поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
25.10.2017 Милләт

"Әгәр дә иртәгә минем телем юкка чыга икән, мин бүген үк үләргә риза"

Рәсүл Гамзатовның “Минем Дагестаным” исемле китабын укыганда туган уйлар.

Рәсүл Гамзатовның “Минем Дагестаным”(1968) исемле китабы бүгенге көндә дә иң борчыган сорауларга җавап бирерлек һәм еллар үткән саен укучыларга тагын да яңарак мәгънәләр ача алырлык сирәк китапларның берсе. Шул ук вакытта, “Минем Дагестаным” – федераль үзәккә күпмилләтле дәүләттә нинди милли сәясәт алып барырга кирәклеген һәм хәтта иң аз санлы милләт өчендә үз теленең ни дәрәҗәдә әһәмиятле икәнен төшендерә алырлык китап.

“Шагыйрь дөнья яралганчы йөз ел элек туган”
Рәсүл Гамзатовның бу сүзләре зур мәгънәгә ия. Һәр халыкның тарихында шагыйрь – ул милли рухны гәүдәләндерүче, туган телне саклаучы. “Бездә – тауларда электр да, шәмнәр дә булмаган вакытта ук махсус билгеләп куелган ут саклаучы кеше була иде. Тукайны да үз халкының утын саклаучы дип атап була. Бу – ярату уты, талант уты, чынбарлык белән килешмәү уты... Тукай ул утны безгә калдырган! Һәм без аны еллар, гасырлар аша сүндермичә саклап алып барырга тиешбез. Безгә Тукай бик кадерле.Хәтта әле аның яшен кебек кенә ялтырап алган тормышы, язмышы  да кадерле. Чөнки Тукай язмышы халкыбыз язмышы белән бәйләнгән”– дип яза Рәсүл Гамзатов.
 
Әйе, шагыйрьбелән халык язмышы кушылып,тарихта эз калдыра ала. Рәсүл Гамзатов үзе дә туган авылының чикләрен бөтен Россиягә чаклы суза алган ут саклаучы. Аның Габдулла Тукайга соклануын мин киң карашлы, гыйлемле шагыйрьнең татар теленә, татар халкына тирән хөрмәте итеп кабул итәм.
 
“Ярлы булуым өчен үземне үзем кызганам. Татар телен белмәгәнгә үземне ярлы итеп хис итәм. Әмма, шул ук вакытта, үземне бай дип тә саный алам, чөнки ул милләтне аңлыйм, аның яратуын, дуслыгын, талантын тоям. Габдулла Тукай кебек бөек улы өчен татар халкына рәхмәт!”– ди Рәсүл Гамзатов. 
 
“Кечкенә яки зур, мөһим яки икенчел дәрәҗәдәге милләт юк, бары тик хаклык кына бар һәм ул хаклыкны һәр халык үз телендә җиткерә” дигән сүзләрне үзенең искиткеч зур хезмәте, бөек таланты белән раслаган Рәсүл Гамзатовны бүләк иткән өчен авар халкына да рәхмәт.
 
“Кешеләрнең телләре төрле булырга мөмкин. Иң мөһиме –йөрәкләре бердәм булсын”
Россиядә яшәгән 160 милләтнең “йөрәкләре бердәм” булсын өчен үз иҗаты белән Рәсүл Гамзатов мөмкин булганның барысын да эшләгән. Шагыйрьнең тууына 90 ел уңаеннан Мәскәү үзәгендә һәйкәл ачканда Владимир Путин болай дигән иде: “Менә ун ел инде без Рәсүл Гамзатовтан башка яшибез.Аның уйлары, шигырьләре, китаплары һаман безнең белән. Алар безнең төпле киңәшчеләребез. Үзебезнең кылган гамәлләрне, киләчәккә планнарыбызны, максатларыбызны да аларга таянып чагыштырабыз, “турылыйбыз”, камилләштереп бетерәбез. 
 
Дагестанның бөек улы һәм гражданины булган Рәсүл Гамзатовның бөтен җаны-тәне белән Дагестанын яратуын һәм аны беренче әнисе, ә Россияне һәм Мәскәүне икенче әнисе санавын, Россия патриоты булуын ассызыклый президент. “Ике әни – ике канат, ике кул, ике күз, ике җыр кебек бит ул”, – ди В.Путин, шагыйрьнең сүзләрен кабатлап.
 
 
Президент чыгышындагы “Рәсүл Гамзатовның төпле фикерле иҗаты  ярдәмендә без үзебез кылган гамәлләрне, планнарыбызны, максатларыбызны чагыштырабыз” дигән фикер аеруча ошады. Мәкаләбез дә шундый чагыштырулардан гыйбарәт булыр.
 
Этнос –тел – мәдәният
Бу классик триада күптән искерде. Махсус тикшеренүләрнең нәтиҗәсе күрсәткәнчә, Икенче бөтендөнья сугышыннан соңгы чордагы икетеллелек, яңа шартларда үсеш алып, шуның кадәр җәелә ки, бүгенге көндә җир йөзендәге 80 процент халык икетелле дия алабыз.
 
Үзенең «Феноменология билингвизма в творчестве русских поэтов» исемле фундаменталь хезмәтендә Сергей Николаев “Күптән кабул ителгән  һәм калыплашкан “этнос –тел – мәдәният” триадасын бүгенге көндә “этнослар –телләр – мәдәниятләр” итеп үзгәртергә кирәк” дигән нәтиҗәгә килә.
 
Бүгенге көндә күреп торабыз: милли телләрнең төрле халыклар  арасындагы матур мөнәсәбәтләргә һәм милли мәдәниятләрнең бер-берсен баетуына китерүен  аңлаган дөнья җәмәгатьчелеге икетеллелекне көндәлек тормышта норма буларак кабул итә һәм максатчан рәвештә милләтара мөнәсәбәтләрне көйләргә омтыла.
 
Рәсүл Гамзатовның “Минем Дагестаным” исемле китабындагы берничә мисалга тукталырбыз.Аларда икетеллелек үзенчәлекләре нәкъ менә мәдәниятара багланышлар, милли  традицияләр һәм Россиядә чын федерализмны үстерү турындагы мәсьәләләр яссылыгында каралган.

Без сайлаган телләр
Путин хаклы: чит телне көчләп укытырга кирәкми. Гомумән, беркайчан да, бернәрсәне дә көчләп тагарга кирәкми. Һәр кеше  үзе аңлап һәм үзе теләп сайларга тиеш. Ә ничек сайланыла соң ул? Моңа тышкы шартлар да, нәрсәнеңдер кирәклеген эчтән тою, аңлау да тәэсир итә. Әлбәттә, беренче чиратта җәмәгатьчелек фикере бик зур йогынты ясый. Тик, җәмәгатьчелек фикеренә иң элек дәүләтнең тәэсир итүе турында онытмыйк. Монда да без В.Путинны һәр сүзе, җөмләсе белән халыклар язмышына тәэсир итәрлек һәм дәүләтнең тел сәясәтен дөрес юлдан алып бара алырлык кеше буларак күрәбез. Президентыбыз үз киңәшчеләренең аналитик язмаларын укыган вакыттааларны Рәсүл Гамзатовның “Минем Дагестаным” исемле китабындагы тормыштан алынган мисаллар, фикер-нәтиҗәләр белән чагыштыра барса, Казандагы, Уфадагы күп кенә аңлашылмаучанлыкларны һәм үкенечле хәлләрне булдырмый калып та булыр иде.
 
Кешеләр үзләренә икенче (өченче, дүртенче...) тел сайларга да мөмкиннәр. Моңа мисаллар аз түгел.  Бу хакта Рәсүл Гамзатов менә ничек яза: “...совет язучылары делегациясе составында Польшага барган идем. Краков шәһәрендә кунакханәдә тукталдык. Бервакыт бүлмә ишегенә шакыйлар. Мин ишекне ачтым. Таныш булмаган кеше чиста авар телендә: –Гамзатов Рәсүл монда яшиме? – дип сорады. Мин ни гаҗәпләнергә, ни сөенергә белмим. Аптырап:–Ничек соң син–авар кешесе– Краковка килеп эләктең? – дим. Көтелмәгән кунакны кочаклап ук алдым, бүлмәгә алып кердем. Без көн ахырына кадәр һәм кич буе сөйләшеп чыктык. 
 
Ә кунагым авар кешесе түгел,әдагестан телләрен һәм әдәбиятларынөйрәнүче поляк галиме икән. Аварча сөйләшкәнне ул беренче тапкыр концлагерьда ике авар әсиреннән ишеткән. Бу тел,аннан да бигрәк, авар кешеләре бик ошаган аңа. Шулай поляк кешесе безнең телне өйрәнә башлаган”.
 
Ярату, мәхәббәт аркасындателне өйрәнүгә тагын бер мисал китерәм. “Тауларда яшәүче яшь егетнең әти-әнисе улларының рус кызы белән ярәшүенә каршы булалар. Ә кыз, күрәсең, бу авар егетен бик нык яраткан. Бер көнне егет аңардан авар телендә язылган хат ала.Һәм, гаҗәпләнеп, шунда укхатны әти-әнисенә күрсәтә. Тегеләр авар телендәге язуны күреп үз күзләренә үзләре ышанмыйлар,һәм, танышасылары килеп, шунда ук улларына бу рус кызын алып килергә кушалар”. Бу үзенчәлекле хатта нәрсә була соң? Яраткан кешеңнең теленә, гореф-гадәтләренә карата хөрмәт!
 
Минем тагын шуны ассызыклыйсым килә: нинди дә булса аз санлы халыклар үзләренең мәдәниятенә, бигрәк тә, теленә хөрмәттоялар икән, бу чынлап та искиткеч көчле интеграция процессына – әлеге  халыкларның берләшүенә, бердәмләшүенә китерә. Алар ачылалар: үзләренеңмилли-мәдәни мирасы белән бүлешер өчен йөрәкләрен, күңелләрен ачалар. Үзбәк базарында рус егетенең үзбәк телендә сатулаша-сатулаша алма сайлаганын күргәнем бар. Беләсезме, аңа базардагы бөтен үзбәкләр алмаларының бәясен төшереп сатарга, нинди сату, бушка бирергә әзер иде.
 
Ә Татарстанга килгәч Владимир Путинның үз чыгышын татар телендә башлавын ишетеп татарлар ничек куанган иде. Берничә сүз яки җөмлә бит инде, әмма шул да халык күңелен җылыта һәм ул кешегә карата тагын да күбрәк җылылык, хөрмәт булып кире әйләнеп кайта. Шуңа охшаш хәлне Рәсүл Гамзатовның “Минем Дагестаным” китабында да табабыз. Ул яза: “Минем әтием 1939 елда Мәскәүгә орден алырга барды. Ул вакытта бу шундый зур вакыйга иде. Күкрәгенә орден тагып кайткан әтиемне авыл халкы бик җылы каршы алды, котлауларга, сорауларга күмде. Барысы да Мәскәү, Кремль турында һәм ул вакытта орденнар тапшыручы Михаил Иванович Калинин турында сөйләвен, үзенең иң көчле тәэсирләре, хис-кичерешләре белән уртаклашуын үтенде.
 
Әти барысын да тәртибе белән, ничек бар, шулай сөйләп биргәч:
–Ә беләсезме, иң мөһиме нәрсәдә?– диде ул. – Михаил Иванович Калинин минем исемемне русча Гамзат Цадаса дип түгел, ә аварча Ц-адаса Хамсат дип әйтте бит!
 
Авылның аксакаллары шаккатып башларын селкеп куйдылар.
– Менә, күрәсезме, диде әти, – сез әле мин сөйләгәнгә дә куанып утырасыз. Ә миңа Кремльнең үзендә һәм Калининның үзавызыннан (!) ишетү ничек булды дип уйлыйсыз?! Шуның кадәр күңелем булды, хәтта орден өчен шатланырга да оныттым”, – диде әти.
 
Төрле мәдәниятләр ареалында күптеллелек
Күптеллелек  турында язасың икән, ирексездән үзеңә үзең сорау бирәсең: ә син шул үзең яза торган билингвизм стандартларына  туры киләсеңме соң? Син – Исмәгыйль Шәңгәрәев, телләр өйрәнүдә үзең нинди нәтиҗәләргә ирештең? Әлбәттә, телләр өйрәнү турында сүз барганда, тулысынча канәгать булу мөмкин түгел, чөнки күпме күбрәк тел беләсең, шуның кадәр күбрәк өйрәнәсең килә. Мин рус һәм гарәп телләрендә иркен сөйләшәм. Татар теле минем туган телем һәм ул миңа башкорт, мордва, үзбәк, казах, кыргыз, төркмән, уйгыр, азәрбайҗан, гагауз, балкар  һәм башка күп кенә төрки телләрдә аралашуга юл ача. Минем үземне дә “Ә кайда инглиз, немец, француз телең?”, – дип тәнкыйтьләргә булыр иде. Моңа мин Рәсүл Гамзатовның гаҗәеп дагестан шагыйре Әбүталиб турындагы хикәясендәге сүзләр белән җавап бирәсем килә: 
 
“Әбүталиб Мәскәүгә кунакка барган. Урамда аңа нәрсәдер сорап шәһәр кешесенә мөрәҗәгать итәргә туры килгән. “Кайда монда базар?” дип сорамакчы булгандыр ул, мөгаен. Иң кызыгы, Әбүталиб инглиз кешесенә туры килгән. Гаҗәп тә түгел, Мәскәү урамнарында чит ил кешеләре аз түгел бит.
 
Инглиз кешесе, әлбәттә, Әбүталибны аңламаган, әйләндереп тагын бер кат башта инглиз телендә сораган. Алай да аңламагач, француз, аннары испан телләрендә (бәлки, тагын башка телләрдә дә) сорап караган.Әбүталиб исә инглиз кешесе белән башта рус телендә сөйләшмәкче була, аннары даргин, аннары кумык телендә. Әңгәмәдәшләр шулай бер-берсен аңламыйча аерылышалар. Ике ярым инглиз сүзе белүче бер бик культуралы милләттәше Әбүталибны акылга өйрәтеп маташкан икән: 
– Менә, күрәсеңме, нәрсә ул мәдәният! Әгәр дә син культуралырак булган булсаң, инглиз белән аралаша алган булыр идең, аңлыйсыңмы?
– Аңлыйм, тик нигә соң әле инглиз миннән культуралырак булып чыкты? Ул да бит, мин аңа сорау биргән телләрнең берсен дә белмәде”, – дип җавап бирә Әбүталиб.
 
Минем өчен халыкларның телләре күктәге йолдызлар кебек. Мин барлык йолдызларның да ярты күк йөзен каплап торган зур бер йолдызга берләшүен теләмәс идем. Аның өчен кояш бар. Әмма йолдызлар да балкысын. Һәм һәр кешенең үз йолдызы булсын иде”.
 
Күпчелек төрки телләрдә аралаша алсам да, француз, немец телләрен белүләрен дә сиздерергә ярата торган инглиз партнерлары белән күрешкән вакытларда мин дә уңайсызланып куям. Күптеллелек Европада, һәм гомумән, бизнеста норма ул. Мондый очракларда миңа телләр белү культурасын аңлаган Әбүталиб ярдәмгә килә, һәм, уңайсызлануымны җиңәргә тырышып, мин әңгәмәдәшемнән: “Рус  яки гарәп теленбеләсезме?” – дип сорыйм. –Юк? Кызганыч. Без әле хәтта татар телендә дә сөйләшә алган булыр идек. 
 
Туган тел
Бүген татар һәм башкорт җәмәгатьчелеге Владимир Путинның “мәктәптә мәҗбүри рәвештә рус теле генә укытылырга тиеш, ә милли телләр теләге булган укучыларга гына укытыла ала” дигән сүзләре уңаеннан тирән борчылуын белдерә.  Бер караганда, монда бернинди куркыныч юк кебек. Гадәттәгечә, илбашы халыкка үз аппаратының чираттагы аналитик язуын җиткергән. Җиткерү бер әйбер, шуның белән бу хакта онытырга да мөмкиннәр иде. Ләкин барысы да алай булып чыкмый шул: президент әйтеп кенә калмаган, генераль прокуратурага үз сүзләренең халыкка ничек тәэсир итүен дә белешергә кушкан. Менә шуннан “түбәтәй алып килергә кушсаң, башың белән бергә үк кисеп алып китерер” дигәнгә туры килә торган процесс башланган да инде.
 
Милли телләрне укыта торган мөгаллимнәребезнең эшсез калуы башка сыймый торган хәл. Бу темага Рәсүл Гамзатовта бик урынлы мисал бар:
“Карыйм, бер авылда ике хатын-кыз әрләшә:
– Аллаһ синең балаларыңны үзләренә тел өйрәтә алырлык кешеләрдән мәхрүм итсен.
– Синең балаларың беркемгә дә тел өйрәтә алмасыннар, Аллаһ шундый кешеләреннән мәхрүм итсен иде”.
 
Туган телне югалту милләтне югалту белән бер. Кеше үзе дә туган теленнән баш тартырга мөмкин. Андый мисаллар да аз түгел. Хәзер,әнә, хәтта дәүләт тә туган телне өйрәнмәскә була дигән хокук бирде. Рәсүл Гамзатов Парижда тамырлары авар булган бер рәссамны очратуы турында искә ала.  Алар тормыш турында сөйләшәләр. Рәссамның сөйләвеннән “мин инде хәзер авар да түгел, туган ягыма кайтуымнан мәгънә дә юк”, дигән фикерне аңлап ала шагыйрь.
 
“Париждан кайткач мин  ул рәссамның туганнарын эзләп таптым, – дип яза Рәсүл Гамзатов. –Аның хәтта әнисе дә исән иде әле. Аларның өйләрендә сөйләшеп утырдык. Туган илен башка илгә алыштырган уллары турында сөйләвемне туганнары бик күңелсезләнеп тыңладылар. Алар аны гафу иткән кебек тә тоелды миңа.  Чөнки якыннары өчен иң беренче чиратта аның исән-сау булуын белү шатлык иде. Шунда әнисе кинәт сорап куйды:
– Сез аварча сөйләштегезме?
– Юк. Без тәрҗемәче аша сөйләштек. Мин – рус, ә улыгыз – француз телендә.
 
Әнисе битен кара фата белән каплады (гадәттә, улларының үлгән хәбәрен ишеткәндә шулай каплыйлар). Өй түбәсенә шыбыр-шыбыр яңгыр ява. Без Аварстанда утырабыз. Җирнең икенче кырыенда – Парижда, бәлки, Дагестанның адашкан улы да яңгыр тавышларын ишеткәндер. Озак кына дәшми торганнан соң әнисе:
– Син ялгышкансың, Рәсүл, минем улым күптән үлгән. Ул минем улым булмаган, – диде”.
 
Татарларның телен бетерсәгез, җирдә андый милләт калмаячак. Хәтта 1552 елда Казанны алган вакыттагы канлы сугыш та алай куркыныч булып тоелмас. Буйлары арба тәгәрмәченә җитмәгән татарларның башларын кисмәгәннәр бит. Иван Грозный әмере белән “Казан ятимнәренең” гомерләрен дә, телләрен дә (!) саклап калганнар. Әле алып барыла торган тел сәясәте кайчандыр Казанны алгандагы кебек, татарларның милли үзаңына балта чабу ул. Тик башны түгел, ә телне кисү...
 
“Минем авар телем! Син минем байлыгым, хәзинәм, бөтен авырулардан ярдәм итә алырлык даруым,– ди Рәсүл Гамзатов.–Әгәр дә кеше җырчы булырлык сәләт белән, әмма телсез булып туа икән, аның тууының, яшәвенең мәгънәсе бармы? Минем йөрәгемдә җырлар бик күп. Минем тавышым бар. Ул тавыш минем туган телем – авар теле! Нәкъ шул тел мине, кечкенә малайны кулыннан тотып барган кебек, авылдан зур дөньяга алып чыккан.Һәм менә мин кешеләргә үз җирем турында сөйлим. Ул мине бөек рус теле белән таныштырды. Рус теле дә миңа үз телем кебек якын, ул мине дөньяның барлык илләренә алып чыкты, мин аңа бик рәхмәтле. Әле мин тагын сөт анам – Арадерих авылындагы хатын-кызга рәхмәтләр укыйм. Ә шулай да, иң кадерле кешем –үз әнием барлыгын беләм”.
 
Икетеллелек хәзер бөтен дөньяда гадәти күренешкә әйләнеп бара. Ул аеруча федератив дәүләтләрдә зур үсеш алган. Россия Федерациясе әлегә шундый дәүләт дип санала. Владимир Путин үзенең «Россия: национальный вопрос»мәкаләсендә «Глубоко убежден, попытки проповедовать идеи построения русского «национального», моноэтнического государства противоречат всей нашей тысячелетней истории. Более того, это кратчайший путь к уничтожению русского народа и русской государственности. Да и любой дееспособной, суверенной государственности на нашей земле» дип язган иде.
 
Милли телләргә карата унитаризм атакасы оештырылды. Без бүгенге көндә икетеллелекнең Россиядәге федерализм үсешенә йогынты ясый торган һәм бермилләтлелек тенденциясен туктата алырлык социо-мәдәни механизм  булуын аңлыйбыз.
 
Прокурор тикшерүләре вакытында да телне саклап кала алу – ул белем бирү системасына да, мәктәптә телләрне укытуга да яңа караш  таләп итә торган мәсьәлә. Протест юлы белән түгел, ә Рәсүл Гамзатовның “Әгәр дә иртәгә минем телем юкка чыга икән, мин бүген үк үләргә риза” дигән сүзләрен истә тотып, тел укытуның яңа алымнарын тәкъдим итү, милли телгә кызыксыну уятуның яңа формаларын табу юлы белән барырга кирәк. 
 
Исмәгыйль Каләметдин улы Шәңгәрәев– җәмәгать эшлеклесе, эшмәкәр. Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендәге «ДАН» компанияләре төркеменең президенты. Евразия телевидение һәм радиоакадемиясе  академигы.

Материал “proufu” электрон газетасыннан алынды.

Тәрҗемәче –филология фәннәре кандидаты Эльвира Сафина.

---
Матбугат.ру
№ --- | 25.10.2017
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»