поиск новостей
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 08 Май
  • Сания Каюмова - актриса
  • Равил Рахмани - әдәбиятчы
  • Җәүдәт Гыйлманов - продюсер
  • Габдулла Кариев (1886-1920) - актер, режиссер
  • Азат Хөсәенов - композитор
  • Айсылу Галиева - журналист
  • Лилия Кадыйрова - журналист
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
Архив
 
22.10.2017 Шоу-бизнес

Лилия Хәйруллина: "Шулкадәр тәнкыйтьләрлек мин бит шәрә чыкмадым!"

Шушы көннәрдә Казанда һәм Чаллыда җырчы Лилия Хәйруллинаның беренче сольный концертлары узды. "Мин дә кошлар нәселеннән" исемле концерт программасында Лилия тамашачысын сәяхәткә алып чыкты. Кешеләр дә кошлар кебек гел каядыр ашыга, талпына, оча. Юл гизү, сәяхәт итү - концертның төп темасы шушы.

"Узган ел репертуарымда Нияз Вәлиев көенә һәм Гөлфия Шакирова сүзләренә язылган "Мин дә кошлар нәселеннән" исемле җыр барлыкка килде. Ул минем өчен ничектер үзенчә якын җыр булды. Тамашачылар да аны яратып кабул итте. Концерт программасын шуңа күрә әлеге җыр белән бәйләдек. Без дә туган илдән каядыр чыгып китәбез дә, кошлар кебек барыбер өйгә әйләнеп кайтабыз. Игътибар иткән булсагыз, концертта чемоданнар бик күп. Чемоданны яңа альбомым тышлыгында да, концертның афишасында да, концертның үзендә дә күрергә була. Алар – төп деталь. Уйлап карасаң, чемоданга кием-салым гына түгел, бар тормыш сыйган бит. Бөтен тормышыбыз юл кебек безнең", - дип сөйләде Лилия.
 
Концертны әзерләүдә тулы бер команда хезмәт куйган. Режиссер, хореограф, биючеләр, тавыш режиссеры, саунд продюсер, ут осталары - барысы да булган. 
 
Концертның музыкаль бизәлеше дә игътибарга лаек иде. Ике сәгатьлек тамаша барышында программаның төп җыры булган "Мин дә кошлар нәселеннән" җырының көенең төрле вариацияләре яңгырады. Мәсәлән, туган илдән киткәндә көйнең моңсу вариантын, ә кире әйләнеп кайтканда күңелле вариантын ишетеп булды. Шулай ук Лилия ретро җырларга да яңа сулыш өрергә булган. Легендар "Сагыну" һәм "Туган авылым минем" җырын тамашачылар яңа яңгырашта ишетә алды. 
 
Концертларда Лилиянең якын дусты җырчы, биюче, пародия остасы Данир Сабиров һәм әнисе, Татарстанның атказанган артисты Гөлдания Хәйруллина катнашты. Алар икесе дә Лилиягә киләчәктә зур уңышлар һәм тамашачылар белән тулы заллар теләде. Гөлдания Хәйруллина тамашачыларга Лилиянең балачагыннан кызыклы мизгелләрне дә сөйләде. Балачак дигәннән, сәхнәгә беренче адымнарын Лилия нәкъ менә әтисе (композитор Рөстәм Хәйруллин) һәм әнисенең концертларында ясаган. Әмма ул аларда җырлап кына алмаган, ә хулахуплар белән цирк номеры да күрсәткән. Лилия бу шөгылен хәзер дә онытмаган әле. Концертларында ул тамашачысын цирк номеры белән дә шаккаттырды. 
 
Лилиянең соңгы арада сәхнәгә кроссовки һәм чалбар киеп чыгуы турында күп мәгълүмат чаралары язды инде. Үз концертында да җырчы бу образында җырлар башкарды.
 
"Сәхнәгә кроссовки һәм чалбар киеп чыгуның бер начарлыгын да күрмим. Сәхнәдә алай итеп киенергә ярамый дигән кагыйдә юк бит. Шулкадәр тәнкыйтьләрлек мин бит җырларга шәрә чыкмыйм! Иҗатым − минем чагылышым. Тормышта нинди булсам, сәхнәдә дә шундый буласым килә. Даими эшли торган үз стилистым бар. Образларны аның белән бергә уйлыйбыз. Татар эстрадасында тәти күлмәк һәм түфли киеп җырлау этабын үтәргә вакыт инде", - диде Лилия бу уңайдан.
 
Концертта җырчының логотибы төшерелгән беләзекләр һәм шоколадлар да тәкъдим ителде. Киләчәктә Лилия үз "KHAIRULLINA" брендын үстерергә теләвен белдерде.
 
 
Концерттан кайбер мизгелләр:
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 

---
Матбугат.ру
№ --- | 22.10.2017
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»