поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
23.10.2017 Әдәбият

"Тугыз тулып ярты гасыр узган..." Фәридә Хәсәнова шигырьләре

Хәсәнова Фәридә Фәрит кызы 1981 елның ямьле июнь аенда туган. Кечкенәдән бик кызыксынучан, яхшы хәтерле булган. Шуңа күрә Яңа Әтнә (РТСның) балалар бакчасындагы тәрбиячесе Бәширә апа Борһанова Фәридәне өлкән группада йөрүче балалар белән беррәттән рус теле дәресләренә кертеп утырткан.

Мәктәптә гел бишлегә генә укыдым дип әйтә алмыйм, “Сызым” мине, мин “Сызым”ны яратмадым. Татар теле дәресендә язуым ямьсез булу сәбәпле, иншалар язганда гел 5/4 була иде. Тора бара төзәлде... бәлки Роза Әхми кызы минем башка өстенлекләремне күреп язуга кул селтәгәндер, мәктәпне алтын медальгә тәмамладым. 1998 ел, әниләр айлар буе хезмәт хакы алмый, иртәге көн билгесез... Укырга керергә кирәк. Хыял – табиб булу. Медуниверситетка якын килә торган түгел, ишектән керүгә “Сез коммерция бүлегенәме?” дип сорыйлар. Кайда ул, 38 мең түгел, 3 меңе дә төшкә генә кергән заман бит ул. Хыялда табиб булсам да, чынбарлыкта мал табибы булу белән канәгатъләнергә туры килде. Хәзерге акылларым булса...”,- дип искә ала үзе.

Иҗатка килгәндә, барсы да такмак язудан башлана. Дәрестә, тәнәфестә, урамда нәрсә күрсә, шуны шигырь итеп язып куя, я булмаса популяр җырларның сүзләрен үзгәртеп, көн кадагына суккан темага такмак яза. Монысы мәктәптә укыган чагы. Казанга киткәч нишләптер онытыла бу шөгыле. “Өч елдан соң кабат илһам килеп, елга берәр генә шигырь язгаладым. Ныклап торып 2003 елда керештем бугай, шул елларда “Әтнә таңы” битләрендә басыла башлады шигырьләрем. Иҗатка мөнәсәбәтем бик әйбәт, минем өчен ул - күңелемне бушату, юану чарасы. Шигырьләрем күбрәк ризасызлыктан туа, шатлыктан язганнары да булгалый. Язам, дип кенә яза алмыйм, үзеннән- үзе туа ул. Бу халәтне сүзләр белән генә аңлата да алмыйм. Минем өчен сер бу. Чып-чын шигырьләр язам, дип тә әйтүе авыр. Дусларыма, укучыларга ошый дип беләм. “Ташла, иҗат синең өчен түгел!” дисәләр, “Минем өчен!” дип әйтеп, дәлилләр идем. Киләчәктә, шагыйрә булмасам да (минем өчен бик зур биеклек), үзем өчен булса да, күңелемне бушатыр өчен булса да язачакмын, Алла боерса!”,- дип сөендерә “Ызандашлар” төркеме әгъзасы.

Куян бүрек

Сирәк кенә төшкә керәсең,
Сагынуым, әти, сизәсең?
Әллә кисәтергә теләдең?
Зур иде шул күрү теләгем...

Гомер иткән куян бүрегең,
Имеш, киеп киттем шәһәргә.
Ник әйтергә кыймадың соң, әти,
Куян бүрек миңа нәрсәгә?

Минем өчен борчыласың бугай,
Инде ничә тапкыр сынадым.
Бәхет поездының тагын, әти,
Соңгы вагонына соңардым.

Юк, борчылма, кызың шөкер итә,
Өмет тулы әле күңеле.
Көч һәм куәт өсти тормышына
Әтисенең куян бүреге...

 
Тугыз тулып унбиш минут

Тугыз тулып унбиш минут кына...
Инде ярты гасыр, гүя, узган.
Өтер куя торган каләмемнән
Очып тора инде бары тузан.

Ә карасы тамып йөрәгемә
Нокта уйды... әйе, һич үкенмим.
Ул тамчыдан, телим, чәчәк ясыйм,
Тиле сыман, көтмә, үкермим.

Тугыз тулып ярты гасыр узган,
Ялган вакыт, ялган хисләр катыш.
Тузан кунган, әмма мәңге тузмас,
Үлмәс йөрәк белән яшәп ятыш.

 
Синең шәүләң калган

Күзләремдә- миләш сагышлары,
Күңелемдә - көзләр салкыны.
Кубарды да давыл бар дөньямны
Хәтерләтә хәзер яу кырын.

Кырылып, аунап ята сүнгән хисләр,
Шыбыр канга баткан, әй, йөрәк.
Мәхәббәтнең көле күккә очкан,
Синең шәүләң калган, мин - өрәк.

Мин һаман да шул ук икән, җимеш,
Син яраткан яшел күзле кызчык.
Көлүем генә ихласлыгын җуя,
Өшетә шул йөрәктәге бозчык.

Мин һаман да шул икән бит, җаным,
Тик назларың миңа инде тансык.
Сөю, йокымсырап, барып ауды,
Әрнүләрдән талчыкканга, әнә, ястык...

Мин һаман да... юк, шул тугел, назым,
Алсулыгын иртә җуйды йөзләр.
Җәй башланмый килде быел көзләр.
Яшьтән яшеллеген коя күзләр.
Бу хәләттән арындырыр инде кемнәр?

 
Ашыгам?!

Язларда мин назга төрендем,
Җуйганда ап-ак кар үз төсен.
Бүләк ит, җаныем, син миңа
Яңгырлы төннәрнең хуш исен.

Әй сайрый талларда былбыл кош,
Таң атты, янәсе, күрмисең.
Исертеп шомыртлар исенә,
Май назлый гашыйк бер тилесен.

Яңгырлы төннәрем хуш исле,
Уләннәр бизәнгән тамчыга.
Назларга төренгән яз төсле
Мин сиңа ашкынам, ашыгам...

 
Ашыкмыйк!

Кояш чыгып, таңнар ату белән
Олы юлга чыга күбегез.
Ходай рәхмәтеннән ташламасын,
Исән-имин генә йөрегез.

Бик зур җаваплылык сезнең өстә,
Моны зинһар истән чыгармыйк.
Яшәр өчен килгән җиребезне
Күз яшьләре белән чылатмыйк.

Тизлек арттырудан бер мәгънә юк,
Ходай кушса барып җитәрсез!
Юлда иминлекне сакласагыз,
Балаларны ятим итмәссез!

Үкенечкә урын калдырмагыз,
Кирегә юл ябыла күрмәсен.
Балалар да, газиз аналар да
Күз яшьләрен илгә түкмәсен.

Ашыккан, бит, ашка пешкән, диләр
Морадына сабыр ирешер.
Ашкынмасак кына безнең юллар
Бәхет юлы белән кисешер.

 
 Фронттан хат

“Әни, җаным, ни хәлең бар?”- диеп,
Кочагыңа сыенып бетәр идем.
Хуш ис килгән печән өсләрендә
Изрәп кенә йоклап китәр идем.

Бик сагынып алам хатларыңны,
Өмет өзмә, әнкәй, кайтырмын!
Без җиңәрбез, бездә хаклык көче,
Халкым көче белән батыр мин!

Өмет өзмә, зинһар, радиодан
Җиңү җыры, беләм, яңгырар!
Ә хәзергә... сагындыра, хәтта,
Җирне изгән көзге яңгырлар.

Искә төшә мәтрүшкәле чәең,
Мич коймагың төшә исемә.
Бакча башындагы шомыртларның
Исерәсем килә исенә.

Сизә күңелем, тиздән, бик тиздән
Җиңү яулап өйгә кайтырбыз.
Бар дошманнар көнләшерлек итеп,
Яңа, матур тормыш корырбыз!

Сау бул,әнием, күршеләргә сәлам!
Җиләк- мәтрүшкәләр җыя тор.
Күп калмады... Алсу таңда тиздән
Сине Җиңү җыры уятыр!

Фәридә ХӘСӘНОВА
Матбугат.ру
№ --- | 21.10.2017
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»