• 25.04 Мунча ташы - "Чамаламадык". Казан. Ленин ис. мәдәният сарае. 18:30
  • 17.05 Элвин Грей концерты. Казан. Спорт сарае. 19:00
Туган көннәр
  • 23 Апрель Гадел Галләмов (1919-1978)
  • 23 Апрель Руслан Сафин
  • 23 Апрель Рәис Гыймадиев
  • 23 Апрель Шәфәгать Тәхәветдинов
  • 23 Апрель Эльнар Сабирҗанов
  • 24 Апрель Усман Әлмиев (1915-2011)
  • 24 Апрель Илсур Метшин
  • 24 Апрель Чулпан Хәйруллина
  • 25 Апрель Асия Галиева
  • 25 Апрель Тимур Акулов
  • Казан шәһәренең Авиатөзелеш районы, Молодежная урамында (ашыгыч рәвештә!) 18 кв.метрлы бүлмә сатыла. Яхшы ремонт, суы бүлмәдә. Янәшәдә генә балалар бакчасы, мәктәп. 89196447691
  • Продаю задний мост Т-40. Находится в Заинском районе. Возможен варианты обмена. + 9872079780
  • Теләче районы Колбагыш авылында (Старый Карбаян) 2 бүлмәле (46м кв) йорт сатыла. 40 сотый җире дә бар. Уты, суы кергән. 89179113219
  • Продаю 2-комнатную квартиру на 2/3 этажного дома в Арске. Площадь 86,60 кв.м. Просторная, уютная квартира с удобной планировкой. Свое газовое отопление. Квартира очень теплая, высокие потолки. Чистый и теплый подъезд. Дом находится в спокойном и красивом районе города. Удобные подъездные пути, Развитая инфраструктура: магазины, аптека, детский сад, остановка общественного транспорта, жд. вокзал Все это в шаговой доступности. Тел. 89272479845 Альфия
  • Хундай гетц сатып алам. 1.4, механика. 2008-2010 елгы. Казан. 89274107709
  • Актаныш куплю цемент. 89600766391
  • Сдаётся 1 комнатная квартира на улице Адоратского, г.Казань 10+ ку 89377737007
  • Апас районында йорт сатам. 89061108949
  • Сдаётся 1комнатная квартира на длительный срок на улице Адоратского, г.Казань. 10 тыс+ку 89625483773
  • Татар телендә оригиналь фәнни эшләр, диплом, курс эшләре. 8-917-885-45-12

 

 

 
Архив
 

               

15.10.2017 Язмыш

Яшьрәк ир белән яшәвемне күпләр “Икенче Пугачева” дип кабул итте

Әнүзә Гыйниятулла кызы гади хатын-кыз түгел. Ул - чын хатын-кыз. Үз бәхете өчен көрәшкән көчле һәм гүзәл зат. Аның тормыш юлы зәңгәр экраннардан без яратып караган һәм күңел биреп укыган мәхәббәт тарихларыннан күпкә кызыклырак.

БЕЛЕШМӘ
Тулы исеме: Анна (Әнүзә) Гыйниятулла кызы Проценко
Туган көне: 29 гыйнвар, 1949 ел
Туган җире Уфа шәһәре
Гаилә хәле: улы Роман, кызы Элина, 5 оныгы бар
Тормыш девизы: “Хатын-кыз бәхетле булырга тиеш, башка беркемгә дә бернәрсә дә ул тиеш түгел”
 
Беренче мәхәббәт, аерылышу, яратмаган кешеңә кияүгә чыгу, аңардан ике бала табып аерылышу, ялгызлык, янә дә сөекле кешең белән очрашу, бәхет һәм мәхәббәтнең тәмен тоеп, яратып һәм яратылып яшәгәндә, тормыш иптәшеңне соңгы юлга озату... Гомеренең алтын көзендә язмышының көтелмәгән борылышы – үзеннән ике тапкырга яшьрәк ялгыз йөрәк белән кавышу. 
 
Язмыш дигәннәре үз тарихын язганда каләмнәрнең ак һәм кара төсләрен генә кулланмый, ул төшергән балачак келәмнәре салават күперен хәтерләтә, яшьлек мизгелләре тагын да гүзәлрәк, тик кайчак сызылып аткан яшьлек таңнарында да соры төсләр пәйда булырга мөмкин. Әмма ничек кенә булмасын, ата-ана үз баласын үстергән, җимешләр өлгергән җәйләрдә тормыш келәмнәрендә чагу төсләр тантана итә. Ә менә гомернең көзе якынлашканда, сагыш һәм моңсулык артыр кебек. Тик офыклар артына кереп барган кояш та шулкадәр матур, шул гүзәллекне күрә белергә генә кирәк. 
 
Әнүзә ханым бүгенгесенә шөкер итеп яши. Иңнәренә нинди генә сынаулар төшсә дә, ул бәхетле хатын һәм ана, бәхетле, мәхәббәтле хатын-кыз! 
 
- Әнүзә ханым! Һәр хатын-кызның үз бәхет ачкычы бар. Гаилә коруның, гаилә учагын саклауның үз сере бар. Сезнең өчен бәхет ачкычы ул нәрсә?
-  Һәр аткан таңга, кояшка, галәмгә рәхмәт әйтү. Үз-үзең белән канәгать булу. “Хатын-кыз бәхетле булырга тиеш. Башка ул беркемгә дә бернәрсә дә тиеш түгел”, - дигән сүзләр ошый миңа. Янәшәгездә булганнарны яратыгыз, Сезгә хыянәт итмәс, нурлы карашлары белән күңелегезне җылытыр, яшәргә көч бирер кешене яратыгыз. Тормышта тышкы кыяфәт мөһим түгел, еш кына алдакчы була ул. 
Без һәрвакыт нәрсәдер көтеп яшибез. Әмма идеаль вакыт беркайчан да килеп җитмәячәк. Я без әле яшьбез, я, киресенчә, инде картбыз. Эшебез чамадан тыш күп, я бик арыганбыз. Яисә башка мең төрле сәбәп табылачак. Без бүген бәхетле булырга тиешбез!
 
- Тормыш сәхифәләрен барлап, балачакка, яшьлек елларына, балалар үстергән мизгелләргә һәм бүгенгегезгә әйләнеп кайтсак, Сез бәхетлеме?
- Матур гаиләдә үстем мин. Әтием Кушнаренконың Әхмәт авылыннан Гыйниятулла Габдулла улы Фәхретдинов - сугыш ветераны. Әнием Бибинур Хәсән кызы Благоварның Каргалы авылыннан башкалага ФЗУга укырга килә. Шулай әти-әнием Уфада сугышка кадәр танышалар. Әтине хәрби хезмәткә алгач, 1941 елның 19 декабрендә абыем дөньяга килә. Әни күкрәк баласын күтәреп, Бөре шәһәренә бара. Сабыен төргән җәймәсе юлда боз булып ката. Әтине сугышка: “Менә улың, син исән кайтырга тиеш”, - дип озата ул. Әти Башкорт кавалерия дивизиясендә хезмәт итә. Кызыл йолдыз ордены белән бүләкләнә. Дим бистәсендәге музейда аның турында да мәгълүматлар бар. 1944 елда яу кырыннан бер аяксыз кайта. Сугыштан соң итекче һөнәрен үзләштерә. Чөнки аңа сул итек кенә кирәк була. “Ни өчен мин бер аягыма пар итек алырга тиеш?” – дип, үзенә-үзе аяк киемнәре тегә башлый. Безне дә ул киендерде. Шулай 1964 елда мин, медучилищега укырга кергәч, беренчеләрдән пима урынына күн итекләр киеп йөрдем.
 
Без Дим бистәсендә үз йортыбыз белән яшәдек. Әти бар эшне дә эшли иде, бакчасын да утыртты, бәрәңгесен дә казып алды. Хуҗалыкны да ул алып барды. Бик тәрбияле кеше булды. Беркемгә дә начар сүз әйтергә рөхсәт итмәде. Әни холкы белән бераз чәнечкелерәк иде, әмма әти аңардан: “Паразит”, - дип тә әйттермәде. “Алай әйтмә, Бибинур”, - дип йомшак кына кисәтә торган иде. Безне дә көнне “Бисмиллә”дән башларга өйрәтте. Гомерем буена аның сүзләрен кабатлыйм. 
 
Әтине бик хөрмәт иттеләр. Җиңү көнен бездә үткәрә иделәр. Без бәлешләр пешердек. Билгеле шәхесләр килә иде. Советлар Союзы герое Кусимовның да бездә булганы булды.  
 
Әти-әни өч балага гомер биреп, аякка бастырдылар. Мин – уртанчысы, энебез Марат 1954 елда дөньяга килде. Әтиебез 1980 елны 67 яшендә вафат булды. Үпкәсенә салкын тиеп, сугышта алган яралары – ярчыклар кузгалып, йөрәгенә кадалдылар. Бәхетебезгә, әнигә озын гомер язылган булган. 
 
- Рус милләтеннән булган кияүләрен милли йолаларны, гореф-гадәтләрне саклаган әти-әниегез ничек кабул итте?
- Әни: “Кызым, токмач кисәргә өйрән”, - дип, мине гаилә тормышына әзерләргә тырышса да, токмач кисәргә өйрәнә алмадым. Бүгенге көнне дә токмач кисмим. “Мин урыска кияүгә чыгам”, - дия торган идем. Әйткәнем юш килгән, күрәсең. Балачактан борщ ашын үз иттем. Унбиш төрле ысул белән пешерә беләм. 
 
Хезмәт юлымны 15 яшемдә санитарка булып башладым. Училищены тәмамлагач, Уфа күз авырулары фәнни-тикшеренү институтында шәфкать туташы булып эшләдем. Билгеле табиб-офтальмолог Габдулла Кодаяров операцияләр ясаганда, һәрвакыт мине чакырта иде. 
Шул елларда бездә Мостай Кәрим дәваланды. Аның палатада ничек шигырьләрен яттан сөйләвен әле дә хәтерлим. Бигрәк тә “Рус түгелмен, ләкин россиян мин, Россияның һыуын эскәнмен, Сағылдарҙа имән нисек үҫһә, Мин был ерҙә шулай үҫкәнмен” дигән сүзләре күңелгә кереп калган.
 
Без бервакытта да милләтләрне аермадык. Әни кияүләрен: “Ул кеше баласы”, - дип, ныграк яратты. Бигрәк тә минем икенче тормыш иптәшемне “Минем алтыным”, дип кенә йөртә иде.
 
- Кияүгә тормыш иптәшегезне яратып чыктыгызмы?
- 1968 елда мин беренче тапкыр гашыйк булдым. Дим бистәсеннән шәһәргә бер генә автобус йөри иде. Шул автобуска ничек тә эләгергә тырыша идек. Бер тапкыр артымнан берәү мине күтәреп диярлек дыңгычлап тулган автобусның тупсасына бастырды. Аннан үзе соңгы кеше булып кереп басты. Этешкән-төртешкән халыктан мәһабәт гәүдәсе белән мине ышыкларга тырышты. Аңардан ниндидер җылылык бөркелә иде. Шулай берничә тапкыр кабатланды. Аннан танышып киттек. Валентинга ул вакытта 24 яшь иде. Өйләнгән булган, балалары булмаган. Картәтисе, әтисе – Питердан, репрессиягә эләгәләр һәм аларны Магаданга җибәрәләр. Валентин Ерак көнчыгышта үсә. Гаиләләренә кайда яшәүне сайлау хокукы бирелгәч, алар Уфада төпләнәләр. 
 
Валентин “Пионерлар сарае”нда инструктор булып эшли иде. Белемгә омтылды. 1970 елда Авиация институтына укырга керде. Мин документларымны Медицина институтына тапшырдым, әмма конкурстан үтә алмадым. Бу хәл безнең мөнәсәбәтләргә киртә булды. Валентин укыган кешеләргә ныграк тартылды, масаеп китеп, шәфкать туташы булып эшләгән кыздан читләште. Аның белән аерылышуны мин авыр кичердем. Ул укыган, эшләгән җирләрдән, бергә үткән юллардан, аны уйлап, кат-кат үтә идем. 1971 елда, үчләшеп, Башкорт дәүләт университетының юридик факультетына укырга кердем. Шулай медицинадан читләштем.
 
Валентинның “Пионерлар сарае”нда бергә эшләгән хезмәттәше, музыкаль белемле, интеллигент кызга өйләнүен ишеткәч, кулымны сораган беренче кешегә кияүгә чыгарга риза булдым. Владимир да БДУда укый иде. 1973 елда туебыз булды. 1976 елны улыбыз Роман туды. 
 
- Беренче мәхәббәтегез белән башка очрашмадыгызмы?
- Декрет ялыннан соң эшкә генә чыккан идем, беркөнне өй янында мине көтеп Валентин басып тора иде. Моңа кадәр шәһәрнең бер башында яшәп тә очрашмадык. “Мин ялгыштым, әйдә, хаталарны төзәтеп, бергә яшик”, - диде. Бу мизгелдә минем күңелдә үпкә хисе көчлерәк булды. “Син үзең мине ташладың. Хәзер минем гаиләм, балам бар. Синең гаиләң, балаң бар. Юк!” – дип җавап бирдем.
 
1979 елны кызыбыз Элина дөньяга килде. 1980 елда мин эшкә чыктым. Бала күтәреп, ирем белән кайтып киләбез. Ишек янында янә таныш сын басып тора. Ирем яшь чакта аның белән йөрүемне белә иде. Валентин аңардан: “Хатыныңа әйтер сүзем бар”, - дип, рөхсәт сорады. Владимир: “Унбиш минут Сезгә”, - дип, кырылган кәеф белән кереп китте. Соңгы очрашуыбызга 3 ел вакыт үткән иде. Валентин: “Әйдә, бергә яшик”, - дип, тәкъдимен янә кабатлады. “Син үзең мине ташладың. Минем ике балам бар”, - дип, кире кактым. Әлбәттә, миңа авыр иде. Тормышым уңмады. Балаларны әтисез дә калдырасым килмәде. Әмма Владимир чын ир һәм әти дә була белмәде. Без әни белән шәхси йортта яшәдек. Бергә яшәгән чорда бер генә кадак какмады ул. 1983 елда аерылыштык. Әнине кунакка җибәрдем дә, югарыдан ниндидер көч алып, өч көндә ремонт эшләдем. Түшәмне буядым, яңа обойлар ябыштырдым, черәгән идән такталарын алыштырдым. “Ракета” тузан суырткычы белән өйне тыштан буядым. Трафарет ярдәмендә чәчәкләр төшердем. Су агып торган йорт түбәсен ямадым. Әни кайткач: “Кем эшләде боларны?” – дип, гаҗәпкә калды.
 
Аннан әнидән аерылып чыгып, шәхси йортның өчтән бер өлешенә фатирга кердем. 
 
1986 ел. Үзәк универсаль кибеткә сугылдым. Валентин эшләгән институтның каршында гына. Радиотехника бүлегендә арты белән басып торган ирне күңелем белән танып алып, янына килдем. Бу юлы сүзне мин башладым. “Мин үзем генә. Әйдә, телисеңме, ничек яшәгәнемне күрерсең”, - дип, үзебезгә чәйгә чакырдым. Ул Авиация институтында фәнни хезмәткәр иде. Ишектән керү белән: “Менә монда китап киштәләре эшләячәкмен”, - диде ул һәм икенче көнне үк бер портфель һәм китаплары белән күченде. Миңа – 37, аңа 41 яшь иде.
Шулай бергә яши башладык. Бергә утын кистек, мич яктык. Охшаш якларыбыз күп булды. Аның янында мин үземне чын хатын-кыз итеп тойдым. Ул мине “Анюша, Анечка” дип кенә йөртте. 1996 елның 12 апрелендә ак күлмәкләр киеп, туй үткәрдек. Мине берничә көн генә күрми торса да, соңыннан карап туя алмый иде. Ул чиркәүдә никахлашырга тәкъдим итте, мин ризалашмадым. Әмма бәхетнең, мәхәббәтнең кадерен белеп, бер җан булып яшәдек.
 
- Әгәр дә 1970 елда ук чәчләрегез чәчкә бәйләнгән булса, гаилә тормышыгызны ничегрәк күз алдына китәрәсез? Аерым-аерым яшәгән 16 ел гомерегез жәл түгелме?
- Бу хакта сөйләшкәнебез булды. Тагын да начаррак булуы ихтимал иде. Сынаулар безне күп нәрсәгә өйрәтте. Без бер-беребезгә уңыш һәм бәхет китердек. Валентин Федоровичның 69 үзе уйлап тапкан фәнни эше бар. 1988 елда ул институттан китте. Илдә иркенрәк тын алып була башлаган еллар. Без “Башинвест” дигән оешма, банк ачтык, үзебезнең кибет, “Арагвия” дигән рестораныбыз эшләп китте. Ирем үзенең акылы белән зур акчалар эшләде. Ниндидер шәхси эшләребезне тартып алучылар да табылды. 1990 елларда газ балоны белән йөрергә туры килде. Мин юрист эшендә уңышларга ирештем. 2002 елда зур йорт төзеп чыктык. Һәр почмагын үзебез уйлап эшләдек.
Без сәламәт тормыш алып бардык. Әмма Валентин чирли башлады. Соңгы 3 елны дәваханәләрдә үткәрдек. 20 көн комада булды. Мин аны җибәрергә теләмәдем. Вафат булгач та кара киемдә йөрдем. Өн белән төнем буталды. Шул вакытта минем янда терәк булырдай кеше пәйда булды. Бүгенге көнне бергәбез, Иордания ярларында балдаклар алыштык, хатын-кыз буларак бәхетлемен, әмма бу мәхәббәт түгел. 
Үземне яраткан кешемә хыянәт иткәндәй тойдым. Елый-елый аңардан гафу үтенеп, паспортын карап утырганда, эченнән яшьрәк чакта төшкән фотосы килеп чыкты. Әлеге фотосурәттә бүгенге ирем Александр аңа ике су тамчысыдай охшаган. Язмышымның бер хикмәте бу. Үземнән яшьрәк ир белән яшәвемне күпләр: “Икенче Пугачева”, “Безнең Алла Пугачева”, - дип кабул итте.
 
- Сезгә - 65 яшь. Йөзегездә яшьлек нуры балкый. Чибәрлекнең сере нидә? Тышкы кыяфәтегезгә зур игътибар бүләсезме?
- Чәчем буялмаган. 32 тешем дә үземнеке. Фитнес-залларга йөрмим. Аллаһы безне яралтканда, фитнес-үзәкләргә йөрегез, димәгән! Бүгенге көнне юриспруденция белән шөгыльләнәм. Кешеләргә ярдәм итүдән тәм табам. Күбрәк җир мәсьәләләре белән бәйле эшләрне хәл итәм. 
Тышкы кыяфәткә түгел, сәламәтлеккә зур игътибар бүләм. Бала биш яшькә кадәр су эчә дә эчә. Ата-анасы аны моның өчен шелтәли, әлеге гадәтеннән арындырырга тырыша. Үләннәр, агачлар, хайваннар да күп су эчәргә кирәклеген белә. 12 ел инде иртән торгач, 42 градус (кешенең эчендәге температура) җылылыктагы су эчәм. Бу вакытта организм уянып бетмәгән була һәм көчен эчкән суны җылытуга түкми һәм сиңа рәхмәтле була. Кичәге ашаганнан бүген арынмыйча өстәл артына утырырга кирәкми. Туңдырма һәм антибиотиклар ашамыйм. Көн дә ит ашарга ярамый. Бөерләргә зыян килә. 
 
Шимбә һәм якшәмбе көннәрне ашказанына бәйрәм оештырабыз. Бер атнаны күп итеп итле ризыклар әзерлибез. Кыздырабыз, пешерәбез. Икенче атнаны балык ашларына чират җитә. Атна уртасында инде бу ризыкларны ашыйсы килми, җиңелрәк аш-суга өстенлек бирәсең. 
 
- Хатын-кызга бәхетле булу өчен нәрсә кирәк?
- Чын хатын-кыз булу! Галәм сине нинди итеп яраткан шундый булып калу. Гадәти яңгыраса да: “Мин бай, мин уңышлы, мин бәхетле” дияргә кирәк.
 
- Әнүзә ханым, әңгәмәгез өчен рәхмәт! Алда да Сезне мәхәббәтле, бәхетле гомер көтсен.
 
СҮЗ АХЫРЫНДА
Бүген Әнүзә ханымның паспортына күз салмаганда, 45 яшь бирергә була. Берничә тапкыр чит ил чиген үткәндә: “Документта туган елыгыз сезнеке түгел”, - дип тоткарлыйлар. Өч катлы мәһабәт йортта яши ул. Хуҗалыкта ярдәмчесе, өен тәртиптә тотучы, ашарга пешерүчесе бар.  Ә бу вакытта Әнүзә Гыйниятулла кызы үзенең яраткан эше белән шөгыльләнә. Матди яктан да үзен тәэмин итә ала. Янында терәк булырдай якын кешесе дә бар. Александрга - 37 яшь. Әмма яшь кенә булуына карамастан, тормышның тәмуг утын да күргән ир-егет үз яшеннән күпкә өлкәнрәк күренә. Чечня сугышында катнашкан, авыр тән җәрәхәтләре алып, тормыш юлында берьялгызы калган.  Аңа да язмышы көтелмәгән бүләк ясый. Теткәләнгән, яраланган ике ялгыз йөрәкне кавыштыра.
 
КУНАК АШЫ – КАРА-КАРШЫ 
“ВОК”
Кирәк булачак: вок (махсус таба), кишер, помидор, суган, зәйтүн мае, ит.
 
Вок – ул юка тимердән эшләнгән, түгәрәк формалы тирән кытай табасы. Аңарда аш-су пешерүнең үзенчәлеге:  кызу утта яшелчә, тана һәм тавык ите, балык, диңгез продукларын тиз генә бар яклап та кыздырып алу. Май да аз сарыф ителә. Вокта пешкән ризыклар, тәмле, сутлы һәм файдалы була.
 
Вокны кызу утка, яисә ачык утка куеп, зәйтүн маенда яшелчәләрне кыздырабыз. Табаның кырыена кисәкләргә бүленгән тана итен тезеп, ике яклап та кыздырып алабыз һәм яшелчәләр белән кушып, пешереп бетерәбез. Бу вакытта таба кырыена итнең яңа кисәкләрен куярга була. Тоз салырга кирәкми.
 
"Диләфрүз" газетасының 43нче саныннан алынды, май, 2014 ел.

Дилә МӨХӘРРӘМ-ХӘЙРЕТДИНОВА
Диләфрүз
№ --- | 15.10.2017
Диләфрүз печать

 
comments powered by HyperComments

Фикерләр

▲ Өскә

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
ТНВ
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Туган як
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Яңарыш
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Идел
Gong-TV
Бөтендөнья татар яшьләре форумы
Себерке
Өмет
Диләфрүз
Татарстан Язучылар берлеге
comments powered by HyperComments