|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
13.10.2017 Криминал
Татарстанда бер әби өчен елмаюлы караш 35 мең сумга төшкәнКөн саен диярлек кырыгалдарларның рәхимсез һәм намуссыз адымнары турында сөйләп торуга карамастан, өлкәннәр эчкерсез елмаюга карата көчсез икән. Әлмәттә төшке вакытлар тирәсендә 85 яшьлек пенсионер яшәгән фатирның ишеген билгесез хатын-кыз шакый, елмаеп исәнләшә һәм үзен тәмле бал сатучы итеп таныштыра. Әби күрше бүлмәгә акча артыннан кереп киткән арада кырыгалдар фатирның өстен-аска китереп эзләнә башлый. Ул киткәч, зыян күрүче 35 мең сум акчасы югалуын аңлап ала һәм полиция хезмәткәрләрен чакырта, дип яза Әлмәт таңнары.
Хәзерге вакытта эзләү эшләре уздырыла.
--- |
Иң күп укылган
|