поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
11.10.2017 Шоу-бизнес

Регина Юльякшина Elvin Greyда эшләп күпме хезмәт хакы алуын әйткән

Инстаграм челтәрендәге постлардан аңлашылганча, хәзер Радик Юльякшинның төркемендә аның апасы да эшли. Регина белән элемтәгә чыгып, аның нәрсә белән шөгыльләнгәнен белдек.

Юльякшиннарның барысыннан да интервью алган булды – Радикның үзеннән дә, әнисеннән дә. Шуны әйтәсе килә: алар барысы да ихласлар һәм алар белән аралашуы шундый рәхәт!
 
- Регина, хәлләрегез ничек?
- Яхшы. Петербургтан киттем. Анда күп еллар банкта эшләгән идем. Көннәрем бик соры иде: өй - эш, өй - эш... Ә хәзер мин энем белән Россия шәһәрләре буенча сәяхәттә – гастрольләрдә йөрим. Моңа кадәр аның белән әни йөргән иде, хәзер аны ял иттерәсебез килә. Әни өстенә йөкләтелгән барлык җаваплыкны үз өстемә алып, эшкә тотындым. Әниебез бүгенге көндә ахирәтләре белән Төркиядә ял итә.
 

- Димәк, сез дә Радикның костюмнары өчен җаваплы?
- Әйе, аларны тәртиптә тоту – төп бурычым. Радик сәхнәдә чиста һәм пөхтә булсын – мин шуның өчен җавап бирәм. Киләчәктә Elvin Grey лейблы төшкән киемнәр сатуга чыгачак. Аларны сатуны да мин үз өстемә алачакмын.

- Хәзер эш хакыгыз күпме булачак? Банкта алганга карата күбрәкме?
- Моңа кадәр аена 40-50 мең сум алып эшләдем. Акчаның күп өлеше фатир өчен түләүгә китә иде. Хәзер дә шундый ук эш хакы алган очракта да, яшәү өчен түлисе түгел. Без йә гастрольдә, йә Казандагы йортта. Әлеге эш хакымның күләме үземнән генә тора. Тырышып эшләргә дә эшләргә!
 

- Хәтер хазинәгездә балачакның нинди истәлекләре саклана? Радик белән булган берәр хәлне сөйләгез әле.
- Энем “Моң” студиясенә эшкә урнашкан иде генә. Беркөнне эштән ашыга-ашыга кайтты да: “Хәзер минем җырны “Юлдаш” радиосында кабызачаклар”, - диде. Радионы кабыздык, көтеп утырдык. Җырын куйдылар. Шул вакыт тәүге тапкыр радиодан аның җыры яңгырады. Радик үзе сөенә, ә без аның өчен! Шул елларны сагынып искә алам.
 
 
Әлбәттә, безнең өчен Радик – горурлык. Бүгенге популярлыгына, халык мәхәббәтенә ул үз тырышлыгы белән килде. Радикны күптән белгәннәр минем белән килешер.
 
Энем белән бергә эшләгәч, күңелем тыныч. Моңа кадәр, төнлә борчылып уянып, аңа шалтырата идем. Әлбәттә, ул миңа һәрвакыт: “Хәлләр яхшы”, - дип җавап бирә. Хәзер генә мин аның ничек арыганын, кайвакыт авырганын да күрәм. Әтиебез үлгәч, 11 яшеннән бирле Радик гаиләбезнең башлыгы, ул һәрвакыт безгә ярдәм итте. Ә хәзер минем аңа ярдәм итәр вакытым җитте. Аллага тапшырып, зур эшне башладым. Хәерлегә булсын!
 

Зоя СОЛОШИНА
Шәһри Казан
№ --- | 10.10.2017
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»