|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
04.10.2017 Язмыш
Бу хәл турында Андрей Малаховка шалтыраттым: “ДНК ясатырга кирәк, – диделәр. – Аның кызы түгелдер”Аны мин белгән шактый хатын-кыз – Саимә апа Ибраһимова, Венера апа Ихсанова, Әлмира апа Әдиятуллина, Роза Туфитуллова, Сәйдә Зыялы, Рәсимә Сибгатуллина, Роза Заһидуллина (ТКИ редакторы), Фәридә Гәрәева – барысы да ярата иде. Әле бит без белмәгәннәре күпмедер. Белгәннәре кайсы язучы, кайсы мөхәррир, кайсы журналист, коллега, сабакташ, иҗатны, талантны аңлый, зурлый, шигърияткә табына торган кешеләр. Ә ул талантлы, тәмле телле, ышанучан, йомшак күңелле шагыйрь иде. Зур хәреф белән языла торган Шагыйрь, аның гомерендә дә кешегә авыр сүз әйткәне, хәтерен калдырганы булмагандыр. Шуңадырмы, ярыйсы ук бәрелде, сугылды. Шуңадырмы, әле менә алда искә алынган ханымнар аны күз уңыннан ычкындырмады. Композитор Салих ага Сәйдәшев еш кына: “Миңа Казанның 40 өендә 40 самавыр кайнап тора”, – дияргә яраткан. Бу шагыйрьгә дә хөрмәт зур иде. Рәсимә кәтлит ярата, ирен, улын ашаткач, үзенә калса, ул аны Шагыйрьгә алып килеп бирә иде. Ул да кәтлит яратты. Шагыйрьне ач-ялангач итмәделәр, гел күз-колак булдылар. Журналист Заһид абый Шәфигуллин аны больницага дәваланырга алып барырга ярата иде. Анда да икенче көнне үк артыннан яхшы ризыклар барып җитә. Эш мәсьәләсендә дә аңа беркайчан каршылык булмады. Затлы-затлы басмаларда, кайда теләде, шунда – “Яшь ленинчы” газетасында, “Казан утлары” журналында, соңгы елларын “Мәдәни җомга”да эшләде. Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреатлары, Татарстан Республикасының халык шагыйрьләре – Ренат Харис, Зиннур Мансуров, Марсель Галиев аны хөрмәт итә, тиң күрә иде. Алдагы икесе белән озак еллар бергә, алар җитәкчелегендә эшләде дә. Шундый талант белән ул алар арасында булырга, шундый дәрәҗәләргә ирешергә тиеш иде. Ләкин шул бер каршылык китереп чыгара торган “ләкин” сүзе булмасын иде дә...
Ләкин дигәне язмышны әйләндерә дә каплый. Аңа сабыр, акыллы, чыдам, матур, шагыйрь сүзенең бөеклеген аңлаган, үзенең дәрәҗәсен горур йөрткән, Ренатның Лилиясе, Зиннурның Розасы, Марсельнең Динәсе кебек хатын җитмәде. Ул талантлы, үзгә, киң күңелле, ярдәмчел иҗат кешесе иде. Аның эш бүлмәсеннән беркайчан кеше өзелмәде. Ул кемнедер китап эшләргә, кемнедер мәкалә, шигырь язарга өйрәтте. Күреп торганым, күзәткән чакларым күп булды, берәү шигырь китерсә, ул аны укып чыгар да бер сүз әйтмәс иде. Минем ишесе булса, көләр, шигырьмени бу, дияр иде, ул – юк. “Шагыйрь”не каршысына утыртыр, форточканы ачып куяр, саф һава керсен, дияр. Кулъязманы чуп-чуар итәр, күбрәк кызыл йә яшел кара белән эшләр иде. Бер очрашуда сабакташы, гомере буена радиода эшләп, “Пар канатлар” тапшыруы белән дан казанган Рәзин Нуруллин: “Без бер бүлмәдә дүртәү яшәдек, дүртебез дә шигырь яза, укырга, шагыйрь булырга килгән идек. Аны күргәч, аны тыңлагач, аны укыгач, шагыйрьнең нинди булырга тиешлеген күрдек. Ул башка иде, без шигырь язуны ташладык, ул ташлый алмады, шагыйрь булып китте”, – дигән иде.Шуңа да аның янына, әйтәм бит инде, кемнәр генә килми иде. Вакыт-вакыт бик ешлыйлар да. Баянчылар Кирам Сатиев, Фәрит Хатыйпов, Риф Гатауллин да шундыйлардан булдылар. Алар үзләре дә каләмгә тотынды. Язу, иҗат эшендә ул бик сак булды, эшен җиренә җиткереп, зур җаваплылык тоеп башкарды. Шуңадыр да, күп эшләде. Шигырьләре гел басылып торды, җырлары халыклашты, китаплары чыгып, тиз арада таралып бетә торган булды. Улын, кызын яратты, укытты, ач-ялангач итмәде. Яхшыдан-яхшы фатирлар да алды. Яхшы шагыйрьнең кесәсендә акча тормый. Акча алган көннәрдә ул берара юк булып тора. Кырып-себереп хатынына кайтарып тапшыра да, үзе хезмәттәше Рәсимә апасының ишеген шакый: “Былтыргы берәр коймак калмаганмы?” Калмыймы соң инде... Шагыйребез бит әле әдәпле, әхлаклы, затлы укытучы гаиләсеннән. Аның күңел матурлыгы, сабырлыгы алардан килгәндер. Шулай да ул беркайчан гаиләсе – хатыны, балалары турында сөйләмәде, зарланмады.
...Ул урамда калмады. Аңа яңа йорттан бер бүлмәле, үзенә генә бер фатир бирделәр. Кызы фатирны үзенә яздырырга йөрде. Яздырды да. Көннәрдән бер көнне ул зарланмый, авырмый, бәхилләшми, хушлашмый да китеп барды. Мәңгелеккә күченде, аңа әле 53 яшь кенә иде. Китаплары, шигырьләре, повесть-хикәяләре, исәпсез-сансыз күп публицистик язмалары калды.Инде менә язмамның иң авыр, йөрәгемне учларыма кысып яза торган урынына җиттем. Ата белән бала, әти белән кыз турында. Күргән, күзәткәнем бар: кызлар әтиләрен күбрәк ярата, ышана төшә, әтиләр дә шулайрак. Үземнең әниемнең дә әйткәне булды, әтиеңне күбрәк яратасың дип. Ә боларның (әйе, әйе, ул да кызын күбрәк ярата, аның өчен утка-суга керергә әзер иде) араларында әллә нинди куркыныч хәл булды. Минем моны ишеткәч, белгәч тә, бу турыда язасым, фаш итәсем, тәүбә иттереп, гафу соратасым килде.
Әтиләре – яхшы нәсел, укытучы баласы, энесе-апалары да – әдәпле, тыйнак, сабыр кешеләр. Энесе 60 яшенә абыйсының ике китабын чыгарасы булды. Үзе җыйды, үзе төзеде, редакцияләде, укыды. Аның беренчесе проза әсәрләреннән – хикәя-повестьларыннан тупланган иде. Ул шундый затлы, калын, нур бөркеп торган, матур, иҗатына һәйкәл иде. Татарстан китап нәшрияты мактаулы эш эшләде. Ике генә китап алып калдым, тиз арада җыештырып та алдылар. Әтисенең энесен, үзенең зур абыйсын, нәшриятны шул кыз судка бирде. Кат-кат бирде, җиңде. Энесе зур суммада акча түләргә тиеш булды. Бюджет өлкәсендә эшләп, армый-талмый әдәбият-сәнгатькә хезмәттә көн күрмәктә булган кешенең нинди акчасы булсын, ул аны каян алсын, ничек түләсен?! Хөкем карарының бик куркыныч урыннары бар: китапларны җыеп алырга һәм яндырырга. Язганда каләмем сөрлегә. Китапларны яндырганда кызы үзе карап торырга, карап яндырырга тели, имеш. Суд карары үтәлгән, диделәр. Кемнәр башкарды, кемнәр карап торды икән... Бер дә беләсем килми.Китап нәшрияты да бик арыды. Алар инде икенче китап – шигырьләре, поэмалары турында сөйләшеп тә тормаслар. Якташлары, җырчы Зөһрә Сәхәбиеваның үзе турында шундый матур, бай эчтәлекле альбомын чыгардылар. Карап чыктым да мөхәррир Роза ханымга: “Аның бит Зөһрә турында бик матур язмасы барын белә идең, ник куймадың?” – дидем. “Әйе, беләм, куйган идем, соңрак кире алдым, кызы судка бирер, дип курыктым”, – ди. Тагын йөрәгем төшеп киткәндәй булды, аның иҗатына тулысынча тыю, табу салынган икән бит.Язучының баласы булса Мәһдиевнең Гәүһәре, Тәүфыйк Әйдинең Айнуры, Габдрахман Әпсәләмовның Альбинасы (оныгы) кебек булсын иде ул. Нинди китапларын чыгардылар. Булмаса инде, Рөстәм абый Яхинныкы, Шәрәф Хөсәеновныкы кебек, бөтенләй булмасын, юкның юк инде, аты җиңел.
Нәрсә инде бу? Нинди мирас калдырган, 30-40 ел хезмәт стажы булган, 1988 елдан Язучылар берлеге әгъзасы, төрле премияләр лауреаты, әле үзе исән чакта китаплары елның иң укылышлы китабы дип билгеләнгән, хөрмәткә, бары тик зурлауга гына лаек булган шәхесебез иң ышанган, яраткан баласы тарафыннан нинди коточкыч язмышка мәҗбүр ителде!Вафатына августта ун ел булды. Иртәнге намаздан соң исемен әйтеп дога кылгаладым. Ул минем төшемә керде, бик нык үпкәләп: “Син дә кеше түгел икән, Рәсимәгә барып әйт, бер-ике генә коймак пешереп китерсен”, – диде.Мин бу хәл – кызының әтисе китапларын яндыртуы, тыю салдырып хөкем чыгартуы турында Мәскәүнең бик популяр “Пусть говорят” тапшыруына, Андрей Малаховка шалтыраттым. Аның кешеләренә сөйләдем. Тема кабатланмаган, уникаль, диделәр. Хәер, бу тапшыру шулкадәр гайре табигый хәлләрне күрсәтә, дөрес түгелдер, болай ук булмас, дип аптырап каласың. Ата – улны, ана кызны белми, әти хатыны – минем хатын, минем хатын – әти хатыны, дигән гайре табигый хәлләрне күрсәтәләр. Мин сезгә сөйләргә азапланган вакыйганы да бик тиз чишкәндәй булдылар: “ДНК ясатырга кирәк, – диделәр. – Ул аның кызы түгелдер”.
Шул чакта әбиләрнең бер сүзе искә төште. Бик явыз кеше турында, корсакта чакта ук җен алмаштыргандыр, диләр иде. Бәлки шулай да булгандыр. Юк, юк, Мәскәүгә чыгармыйбыз, татарлар нинди дип көлмәсеннәр әле. Битараф булырга да ярамый, төшем бүгенгедәй күз алдымда тора. Бу язманы шуннан котылырга дип яздым. Затлы исемен язмадым, ләкин мәкаләне укый башлаган һәр кеше кем турында икәнен аңлаячак, берәү дә битараф калмасын, кызы тәүбә итсен, үзен гомерлек бәхетсезлектән коткарсын, әтисенә җан тынычлыгы иңсен, иҗаты, юллар ачылып, яраткан укучыларына кабат кайтсын иде.
Фәния ХУҖАХМӘТ |
Иң күп укылган
|