|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
02.10.2017 Мәдәният
Татар филармониясе паркында агачлар утыртылачакГабдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе паркта мәшһүр сәнгать әһелләре исеменнән агач утырту традициясен дәвам итә. Беренче агачлар филармония паркында 2015 елның көзендә Россиянең һәм Татарстанның халык артисты, Г.Тукай премиясе лауреаты Илһам Шакиров һәм Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты, Г.Тукай премиясе лауреаты Әлфия Авзалова исеменнән утыртылды. 2016 елның 26 апрелендә паркта Г.Тукайның тууына 130 ел, Татар филармониясенә бөек шагыйрь исеме бирелүгә 70 ел тулуга багышлап зәңгәр чыршы утыртылды.
2016 елның көзендә Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Эмиль Җәләлетдинов һәм Татарстанның халык артисты Флюра Сөләйманова паркта ике чыршы утырттылар.
2017 елның 25 апрелендә филармония паркында атаклы дирижер, СССРның халык артисты, И. Сталин исемендәге дәүләт премиясе Лауреаты Натан Рахлин һәм РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстанның халык артисты, Г.Тукай премиясе Лауреаты Җәүдәт Фәйзи истәлегенә агачлар утыртылды.
2017 елның 3 октябрендә (10.00) Татар филармониясе паркында исемле агачларны Татарстанның халык артистлары Рамил Курамшин, Фәрит Хатыйпов, Рабига Сибгатуллина, сәхнә ветераны Булат Балтанов утыртачак.
Атаклы сәнгатькәрләрнең исемнәрен мәңгеләштерүгә юнәлтелгән чарада Татар филармониясе коллективы, сәхнә ветераннарының "Илһамият" клубы әгъзалары катнаша.
--- |
Иң күп укылган
|