• 11.06 Международный фестиваль "Шаляпин. Нуриев. Казань". ТГАТОИБ им. М.Джалиля. 18:00
Туган көннәр
  • 21 Май Галия Кайбицкая (1905-1993)
  • 21 Май Айгөл Шәвәлиева
  • 21 Май Ринат Суфиев (1939-2007)
  • 21 Май Фәрит Бикчәнтәев
  • 21 Май Чулпан Гарипова
  • 21 Май Альбина Апанаева
  • 22 Май Нәзифә Кәримова
  • 22 Май Фәрит Мөхәммәтшин
  • 22 Май Разил Камалов
  • 22 Май Ринат Шәмсетдинов
  • Биектау узэгендэ вакытлыча яшэп тору очен тэртипле гаилэгэ 2 булмэле яна фатир тапшырыла.Фатир жиhазландырылмаган, яшэргэ кереп торучылар уз жиhaзлары hэм техникалары белэн кученэ ала. Жиhaзландыру момкинлеге дэ бар. Фатир 9 катлы йортнын 5 катында. Белешмэ очен телефон: 89272465094
  • Сдам однокомнатную квартиру в новом доме со всеми условиями Авиастроительный район. 15+ку. 89172525401
  • Бәрәңге сатыла. 15 капчык. Актаныш. 89274768863.
  • Актаныш районында суган орлыгы (сөенчек) сатыла. Бәясе 40 сум/кг. 89196255266
  • Казанда Совет районында ремонт ясалган балконлы булмщ сатыла 18 кв м. 89274412220
  • Казанда Г.Кайбицкая урамында 1 бүлмәле фатирга кертәбез. Уңайлыклар бар. Т.89196307461.
  • Җырлы-уенлы бәйрәмнәр алып барам Розалия 8965 61 92 777
  • Эре һәм симәнә бәрәңге сатыла.т. 89503175183.
  • Грампластинкалар сатам. 78 оборотлы. Патефон өчен. Татар һәм башкорт җырчыларыныкы: Илһам Шакиров, Әлфия Афзалова, Флёра Сөләйманова, Фәридә Кудашева, Усман Әлмиев, Мәгәфүр Хисмәтуллин һ.б. һ.б. Кыйммәт сорамыйм. Тел.: 8 9872961125
  • Раус Гареев урамында урнашкан 2 бүлмәле фатирга кеше кертәбез. Гаилә булса – әйбәтрәк. тел. 89172743769

 

 

 
Архив
 

               

28.09.2017 Киңәш-табыш

Чәй эчә беләсезме?

Татар булып дөньяга кил дә, чәй эчә белмә инде, дияр кай­бе­рәүләр. Әмма сөтләп, кара яндырып чәй эчү турында сүз бармый. Кара көздә, салкын кышта тәнгә сихәт бирүче эчемлекләргә өстенлек бирергә кирәк. Алары кул астында гына. Көзге чорда күп итеп витамин җыеп каласыгыз килсә, бакчаларда өлгергән җиләк-җимешләр белән чәй кайнатып эчү кирәк.

Кышкы айларда салкын тиеп авырыйсыгыз килмәсә, миләш, балан, дүләнә, нарат җиләге, сырганак, гөлҗимеш белән иммунитетыгызны ныгытып куегыз. Яңа өзел­гәннәрен дә, киптерелгән­нәрен дә кулланырга була. Тәмсез бит алар, диярсез. Чыннан да шулай, әмма файдалы. Мәсәлән, авызны корыштыручы миләштә С витамины – лимондагыга, каротин кишердәгегә караганда да күп икән. Дөрес, киптергәннән соң әлеге витамины бераз кими төшә, ә менә анда булган Р витамины (вак кан тамырларын ныгыта) югалмый. Миләшнең бак­терия­ләргә һәм төрле вирусларга каршы торучанлыгын да истән чыгармыйк. Моннан тыш депрес­сиядән котылырга ярдәм итә. Көзге чорда исә бу бик кирәк.
 
Кышка әзерләү
 
Башка җимешләрнең файдалы үзенчәлекләренә тукталып тормыйк, бары тик аларны 40-60 градуслы мичтә киптерергә кирәклеген генә искә төшереп китик. Җимешләр тиешенчә кипсен өчен, духовканы берничә тапкыр сүндереп, суытып алырга да онытмагыз. Моннан тыш матур булып кипсеннәр өчен, духовка ишеген ачып торырга да була. Гөлҗимешне, миләшне, баланны август уртасыннан алып кар төшкәнче җыярга киңәш ителә. Кипкән җиләкләрне агач савытларда яки һава йөри торган капчыкларда сакласаң яхшы. Соңгы елларда күпләр әлеге җимеш­ләрне туңдыргычка куя башлады. Бу рәвешле саклау күпкә отышлы. Әмма аларны бер җебетеп, бер туңдырырга ярамый, файдалы матдәләре юкка чыгачак.
 
Хәл кертүче, җылытучы
 
Иртә белән имбирле, лимонлы, бөтнекле чәй эчәргә тырышыгыз. Имбир тонусны күтәрү сәләтенә ия, стрессларга каршы тора, баш мие эшчәнлеген яхшырта. Имбир тамырын юка гына итеп кисеп яки угычтан чыгарып, иртән бер стакан суга бер чәй кашыгы исәбеннән салырга киңәш ителә. Алда санап чыккан өч төрле табигать нигъмәтен бергә кушып әзерләгән чәй көн дәва­мында көч, дәрт бирү сәләтенә ия.
 
Көзге-кышкы айларда “җы­лылык” өстәүче чәйләргә дә өс­тенлек бирергә кирәк. Бөртекле кара борыч, бераз гына мөшкәт чикләвеге порошогы, дарчин, имбир кушып эчү әйбәт. Бераз гына салкын тиеп киткән кебек тоелса, шунда ук әлеге чәйне эчегез.
 
Витаминлы
 
Безнең әбиләр юкка гына алмалы чәй эчми. Кайнар чәйгә алма салганнан соң, андагы С витамины гына юкка чыга икән. В, Р, А, Е витаминнары, башка микроэлементлар, пектин исә шул ук күләмдә чәйгә чыга. Алманы яшел чәйгә дә, карасына да салырга була. Шулай ук аның янына әфлисун, лимон, мандарин, бөтнек, бал, гөлҗимеш, дарчин, канәфер, тү­гәрәк кара борыч та өстәргә мөмкин. Алмалы чәйне ничек әзерләргәме? Кайнап торган суга барлык әйберләрне салып, 10-15 минут кайнатасың да, витаминлы чәй әзер. Кыш буе үз бакчагызның алмасын чәйгә салып эчәсегез килсә, аны көздән киптереп куярга да була.
 
Тынычландыручы
 
Эштән арып кайттыгызмы, бөтнекле чәй әзерләгез. Лимон бөтнеге, шалфей, ромашка, сукыр кычыткан, сары мәтрүшкә, ала миләүшә, бал кушып ясаган чәй көч кертә. Мондый шифалы үлән­нәрдән торган чәйне даруха­нәләрдән дә алырга була. Тик үзең киптергәне тагын да яхшырак. Әмма шунысы бар: кайбер үләннәр бер-берсенә туры килми, аларны белеп куллану хәерле. 
Чәй әзерләүнең үз сере бар. Җиләк-җимеш, үлән чәйләрен ясаганнан соң озак тотарга ярамый. Зур чәйнеккә салып, 15 минут төнәтергә, аннан соң, эчәргә кирәк. Мондый чәй озак тора икән, аның сихәте югала. Бер литр суга бер чәй кашыгы үлән яки җиләк-җимеш, ике чәй кашыгы чәй салырга киңәш ителә. Ә менә дүләнә, гөлҗимешне төн­гелеккә термоска салып та калдырырга була, бу вакытта бөтен тәме суга чыгачак. Әмма кайнап торган су салырга ярамый, аның температурасы 90 градус кына тирәсе булсын. Тәүлегенә 10-15 бөртектән артык миләш, гөл­җимеш кебек җимешләр куллану да ярамый. Файда урынына зыян килүе бар.

Лилия НУРМӨХӘММӘТОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 27.09.2017
Ватаным Татарстан печать

 
comments powered by HyperComments

Фикерләр

▲ Өскә

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
ТНВ
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Туган як
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Яңарыш
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Идел
Gong-TV
Себерке
Өмет
Диләфрүз
Татарстан Язучылар берлеге
comments powered by HyperComments