|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
19.09.2017 Матбугат
Тозлы-борычлы "коктейль" һәм өсләренә ап-ак он - беренче курс студентларын үзенчәлекле итеп журналистлыкка багышладылар (ВИДЕО, ФОТО)Казан Федераль Университетында татар журналистларын әзерләү бүлегендә күптәннән килгән гореф-гадәт бар. Әбиләр чуагының матур бер көнендә беренче курс студентларын Каменка урманына алып чыгып, журналистлыкка багышлыйлар. Бүген 2017 ел курсын багышладылар. Үзенчәлекле бәйрәмдә шушы факультетны күптән тәмамлаган Зөлфәт Зиннуров, Алия Исрафилова, Данил Сәфәров та бар иде. Айваз Садыйров исә быел магистратурага укырга кергән генә икән. Шуңа да ул бер "ветераннар" янына, бер яшьләр янына басты. "Ант итәм, ант итәм, ант итәм" дигән шигарь дә кабатлаттылар аңа. Багышлау бәйрәменең кульминациясе - беренче курс студентларына тозлы-борычлы су эчертү. Бу традициягә инде 20 еллап бардыр. Быел аңа яңа "мөгез" өстәлде. Үзенчәлекле "коктейль"не эчеп куюга беренчеләрнең башына он тондырдылар. Хәер, башка студентлар да, кунаклар һәм укытучыларга да эләкте ул.
Бәйрәмнең иң кызыклы мизгелләре "Матбугат.ру" фотоларында һәм видеоларында:
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
--- |
Иң күп укылган
|