поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
15.09.2017 Шоу-бизнес

Айгөл Бариева: Улымның тискәре рольдә уйнавын кабул итү бик авыр булды

Күп кенә җырчылардан, артистлардан “балабызның безнең юлдан китүен теләмим” дигән сүзләрен еш ишетергә туры килә. Кемнәрдер моны икейөзлеләнү дип тә атарга мөмкин. Әмма, ничек кенә булмасын, һәр кешенең үз фикере, үз теләге... “Кызым белән улым артист һөнәренә кызыкмаса гына ярар иде” дип яшәгән Айгөл Бариева ни өчен фикерен үзгәртергә мәҗбүр булган? Җәһәт әңгәмәбез шул хакта.

-  Айгөл, улыгыз Камил спектакльләрдә, киноларда уйный башлаган икән. Аңарда актерлык сәләте булуын күптән сизә идегезме?
-   Улыбыз былтыр – унынчы сыйныфта укыган чагында үзе эзләп табып театраль студия-мәктәпкә (Казанда  шундый мәктәп бар: “Школа-студия Качаловой” дип атала) язылып кайткан. Дәресләргә йөри башлагач кына безгә хәбәр итте. Дөресен әйтәм, башта мин моңа бер дә шатланмадым, киресенчә, каршы да килдем әле. Чөнки электән үк балаларыбызның артистлык юлын сайлауларын теләми идем. Шуның өчен кечкенә чакларында махсус рәвештә аларны хәтта концерт-театрларга да азрак йөрттем.
 
Ләкин Камилнең карары нык һәм җитди булган, күрәсең. Чөнки минем каршы килүләремә, үгетләүләремә җавап итеп: “Әни, син минем тугыздан алтыга кадәр офиста утыруымны һәм гомер буе яратмаган эштә эшләп, бәхетсез булуымны, шуның өчен күңелемнән булса да сине гаепләвемне телисеңме?” – диде ул. “Син үзең шул юлдан киткәнсең һәм әти-әниеңнең ярдәменнән башка гына  зур уңышларга ирешә алгансың бит әле. Ә нигә миңа ышанмыйсың? Мин булдыра алмам дип уйлыйсыңмы? ... Күңелемә тиде бу сүзләр. Мин улымны ишеттем...
 
Былтыр мәктәп-студиядә “Евгений Онегин”нан өзек куйган иделәр. Камил төп рольдә уйнады. Шунда аның оста уйнавын күреп, “булдыра икән бит!” дип сөендем һәм ... тынычлана башладым.
 

-  Әле күптән түгел генә аның катнашындагы кинофильмны да карау бәхетенә ирешкәнсез икән...
-  Ә кинода төшүе болай башланды... Мәктәпләрендәге бик талантлы егет үзе режиссер һәм оператор булып  кыска метражлы фильм төшерергә керешкән.  Аларда  “камера ярата” дигән термин бар бит. “Синең әйбәт килеп чыга, камера ярата”, -  дип, Камилне дә чакырган. Шулай улыбыз фильмда төшү белән дә  мавыга башлады. Бу мавыгу чиргә әйләнде.
 
“Хәлимә” фильмына кастинг турында ишеткәч тә, үзе барган, үзе үткән. Анысын да без соңыннан гына белдек. Бу фильмны җәй буе төшерделәр. Улыбыз дүрт атна буе төннәр буе кайтып керми иде – фильмда төшеп, шуның белән илһамланып , янып йөрде. Күрәм –  кинога төшәргә ашкынып китә, куанып кайтып керә. Бик теләп эшләде инде. Шуларны күргәч минем дә фикерем үзгәрде. Хәзер киресенчә, без аның бу сайлавын хупларга һәм бары тик булышырга гына тиеш дип уйлыйм. Быел Камил 11 сыйныфта. Икенче елга, планнар үзгәрмәсә, үзе теләгән юнәлешне сайлар дип торабыз. Чөнки, бәхетле булу өчен иң мөһим әйберләрнең берсе гаилә булса, икенчесе – яраткан эшең белән шөгыльләнү ул.
 

- “Хәлимә” фильмын үзегез карадыгызмы? Улыгызның уйнавыннан канәгать калдыгызмы?
- Карадык, әлбәттә. Бу фильмның Мөселман кинофестивалендә махсус призга ия булуы да бик шатландырды. Тәнкыйтьчеләр дә зур бәя бирделәр. Фильмда төшкән яшүсмерләрнең искиткеч табигый уйнауларына исем китте. Камераны сизмиләр дә, күрмиләр дә диярсең.  Әллә нинди зур тәҗрибәләре булмаган япь-яшь балаларны эш барышында шундый күп нәрсәләргә өйрәткән Юлия Захаровага зур рәхмәтләремне белдерәм.
 
Уйландыра торган көчле фильм булып чыккан ул. Бик зур мәсьәлә күтәрелә. Тематикасы да бик кызык. Тиздән безнең кинотеатрларда чыгарга тиеш. Мин аны бөтен кешегә дә карарга киңәш итәр идем. Бигрәк тә, яшүсмерләргә, укытучыларга. Премьерага туганнарыбыз, дусларыбыз да килгән иде, барысы да уңай фикерләрен җиткерделәр. Фильмны караучы башка тамашачыларның да объектив фикерләрен бик шатланып тыңлар идем. Шәхсән минем өчен улыбызның тискәре рольдә уйнавын кабул итү бик авыр булды. Ләкин, миңа калса,  ул тискәре рольне дә бик табигый уйный алды кебек.

- Шатлыгыгызны уртаклашабыз, Айгөл. Тискәре рольме, уңаймы, Камилегез киләчәктә дә сезне матур уйнавы белән сөендерсен һәм барлык өметләрегезне аклап, горурлыгыгыз булып яшәсен иде дигән теләктә калабыз. 
 

---
Матбугат.ру
№ --- | 15.09.2017
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»