|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
08.09.2017 Ана теле
Ана теле: Термин – иң төгәл сүз. ФикерИнтернетчы Галиянең “публичные слушания терминының дөрес тәрҗемәсе ничек була - җәмәгать тыңлауларымы, әллә гаммәви тыңлаулармы?”, дигән соравына... Мәсьәләне шушы һөнәр (белгечлек) белән шөгыльләнүче оешманың (министрлык, ведомство, җәмгыять, ширкәт, агентлык, компания, редакция һ.б.) термин комиссиясе хәл итә. Сездә булмаса, булдырырга кирәк. Термин – ул аерым бер һөнәри, фәнни өлкәгә караган берәмлек. Димәк ки, теге-бу терминның фәнни нигездә дөрес ясалып тәкъдим ителүе, дөрес кулланылуы өчен шушы өлкә белгечләре җаваплы; Без бу язмада игътибар үзәгенә алган берәмлекләр, башлыча, иҗтимагый-сәяси терминнар. Димәк, аларның “хуҗалары”, беренче чиратта, сәясәт белән, иҗтимагый эшчәнлек белән шөгыльләнүче затлар (сәяси фирка, оешма җитәкчеләре, Дәүләт, Хөкүмәт җитәкчеләре, җәмәгать, фән оешмалары хезмәткәрләре, депутатлар, җурналистлар һ.б.). Бу берәмлекләр иң башта аларның уй-фикерендә, эшчәнлегендә барлыкка килә, гамәлгә ашырыла. Төшенчә -терминнарның халыкка дөрес мәгънәдә барып җитүе, ялгыш аңлашылмавы беренче нәүбәттә аларның үзләренә кирәк.
Уйлап-фаразлап карасак, әгәр Президентыбыз, Дәүләт советы, Хөкүмәт җитәкчеләре, министрлар шушы өлкәгә килеп кергән яңа иҗтимагый-сәяси терминны беренче тапкыр үзләре татарча да дөрес әйтеп-язып куллана башласа, журналистлар аларны ялгыш әйтергә-язарга җөрьят итмәсләр, ничек языйк дип бәхәсләшеп тә утырмаслар иде. Әлеге термин комиссияләре яңа терминны рәсмиләштереп, үз кул астындагы матбугат хезмәткәрләренә даими җиткереп торырга, үтәлүен дә контрольдә тотарга тиеш. Болар бит шушы рәсми оешмаларның штатында хезмәт хакы алучы матбугат үзәкләренең дә вазыйфаи, намус эше.
Инде безгә – гыйльми белгечләргә килгәндә термин комиссияләренә фәнни нигез булырлык, терминология өлкәсенең үзенчәлекләрен истә тоткан фикер, киңәшләр тәкъдим итү. Әлеге сорауга килгәндә “җәмәгать тыңлавы” урынлы булыр. Җәмәгать сүзе күплекне белдергәнгә (халык, күмәк, гаммәви дигән очракларда да) тыңлауга -лар кушымчасы өстәлми. Язмага диккать итүегез өчен рәхмәт.
Илдар Низамов,
филология фәннәре докторы.
--- |
Иң күп укылган
|