поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
07.09.2017 Җәмгыять

Сентябрь алып килгән яңалыклар: ничек, нәрсә үзгәрә?

Россия гражданлыгы алырга теләүчеләр 1 сентябрьдән ант бирергә тиеш булачаклар. Ант буенча кеше илнең Конституциясен һәм законнарын үтәргә, Россиянең тарихын, мәдәниятен хөрмәт итәргә вәгъдә бирә. Аны кабул итмәүчеләр Россия гражданлыгыннан колак кагарга да мөмкиннәр.

Сүз уңаеннан, Украина кешеләре өчен Россия гражданлыгы алу сентябрьдән гадиләштереләчәк.
 
Автомобиль яңалыкларына килгәндә, 25 сентябрьдән гамәлгә керәчәк кагыйдә нигезендә (49 нчы федераль закон) ОСАГО полисына кагылышлы үзгәрешләр бар. Гадиләштереп әйткәндә, машина йөртүчеләр өчен ОСАГОдан файдалану мөмкинлекләре арта. Моңа кадәр бары ике машина катнашында юл һәлакәте булганда, машина зыян күргән очракта гына иминиятләштерү компаниясенә мөрәҗәгать итәргә мөмкин иде. Сентябрьдән ОСАГО акчасын алганда юл һәлакәтенә эләккән машина саны исәпкә алынмаячак. Өч, аннан күбрәк автомобиль катнашындагы авария очрагында да иминиятләштерү компанияләренә барырга мөмкин булачак. ОСАГО бәяләре дә әллә ни артмас кебек. Үзәк банк ОСАГО буенча иминиятләштерү тарифларын елына бер генә тапкыр үзгәртә алачак.
 
Сентябрьдән машина йөртү таныклыгы алуда да үзгәрешләр көтелә. Теория  буенча имтихан тапшыруда кертеләчәк өстәмә биремнәрдән тыш, практик өлештә дә яңалыклар бар: мәйданда күнегүләр саны өчтән бишкә кадәр арта. Мәйданда имтихан биргәндә укучы машинада үзе генә утырачак, имтихан алучы, ЮХИДИ хезмәткәре аны читтән күзәтеп торачак. Машина йөртү таныклыгы өчен дәүләт пошлинасы да 3 мең сумга кадәр күтәрелер дип көтелә.
 
Югары уку йортлары да сентябрьдән яңача эшли башлаячак. Яңа уку елыннан Россиянең 19 югары уку йорты, шул исәптән Казан федераль уиверситеты да мөстәкыйль рәвештә галимлек дәрәҗәсе бирә алу хокукына ия.  Медицина өлкәсендә укучы студентлар өчен исә интернатура бетерелә. Аның урынына студентлар ординатурага кергәндә, махсус тест узарга тиеш булачак.
 
Физик яктан мөмкинлекләре чикле балалар өчен быелдан яңа укыту стандартлары каралган. Хәзер мәктәпләрдә инвалидларга инклюзив белем алу өчен бөтен шартларны да тудырырга тырышалар. Сентябрьдән мәктәләрдә махсус пандуслар, Брайль системасы белән укытуга корылган дәреслекләр, махсус клавиатуралы компьютерлар булдыру күздә тотыла. Ата-аналар балаларын инвалидлар өчен махсуслашкан мәктәпкә бирергәме, әллә гадәти белем бирү йортында укытыргамы икәнен үзләре хәл итәчәк. Элек инвалид балалар аерым мәктәпләрдә яки коррекцион классларда гына белем ала иде.
 
Янгын куркынычсызлыгы өлкәсендә дә 26 сентябрьдән яңа законнар гамәлгә керәчәк. Элек гомуми кулланыштагы урыннарда учаклар ягу, чүп-чар яндыру янгын куркынычсызлыгы көчәйтелгән чорда гына тыела иде. Хәзер беркайчан да учак ягарга ярамаячак. Бина фасадларындагы баннерларга да таләпләр арта. Алар янмый торган материалдан эшләнергә тиеш булачак. Берьюлы 50, аннан да күбрәк кеше сыйдырышлы биналар өчен эвакуация планнары таләп ителәчәк.
 
Сентябрьдән “Балык һәм балык продукциясе куркынычсызлыгы” Евразия икътисади берлеге (ЕАЭС) техник регламенты гамәлгә керә. Аның буенча балыкны саклау, сату таләпләре катгыйлана. Беренче тапкыр катырылган балыкта булган су күләменең нормасы билгеләнәчәк. Балыкны үстерү өчен сәламәтлеккә зыян китерердәй кушылмалар тыелачак. Ә сабыйлар өчен балык ите аерым цехларда әзерләнәчәк.

---
Шәһри Казан
№ --- | 06.09.2017
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»