• 26.10 "Ут чәчәге" премьерасы. Кариев театры. 18.30
  • 30.10 ШТК югары лигасы. Уникс. 19:00
  • 01.11-05.11 Гүзәл Уразова һәм Илдар Хәкимов. Уникс. 18:30
  • 02.11 "Мин Үзгәрдем SHOW". Лилия Хәйруллина концерты. Махсус кунаклар: Нурминский, Хаким. Эрмитаж. 19:00
Туган көннәр
  • 24 Октябрь Софья Гобәйдуллина
  • 24 Октябрь Рәис Шәйхелисламов
  • 26 Октябрь Раил Өметбаев
  • 26 Октябрь Резидә Галимова
  • 27 Октябрь Рәдиф Җамалетдинов
  • 27 Октябрь Шамил Садыйков
  • 27 Октябрь Мансур Кашапов
  • 27 Октябрь Фәрит Таишев
  • 27 Октябрь Рөстәм Вәлиев (1961-2014)
  • 28 Октябрь Шәүкәт Биктимеров (1928-2012)
  • Буаз тана сатыла тел 89874079583 Актаныш районы Табанлыкул авылы
  • Актаныш. Жалюзи рулонные шторы 89375814252 Айдар
  • Актаныш. Натяжной потолок урнаштырабыз. Килеп улчәү, консультация бушлай, светильниклар да куябыз. Актаныш, Актаныш районы буенча эшлибез 8-937-581-42-52 Айдар
  • Тэртипле, тыныч татар кызларына озак вакытка общ булмэ арендага бирэм. 12кв.м. ост, метро якын. куршелэр тэртиплелэр. 5,5+кв.плата 89272469637
  • Актанышта 2 бүлмәле фатир сатыла. Ленин проспектында. Яхшы ремонт. 8 (927) 042-10-88
  • Казан шэхэре, Даурская урамында 18 кв м. булмэ сдавать ителэ. Жихазлар бар. Горки парк янында. Бэясе 8500. 89274430192.
  • Угез ите сатыла (алгы бот) 280 сумнан Казанга китереп биру момкинлеге дэ бар 89506660021
  • Ботлата тана ите сатыла. Апас районы. 89083421187
  • Ике билет сатам Лэйсэн Гимаева хэм Булат Байрамов концертына. 600 сум. Казан. (27.10.18) 89083421187
  • Сдается комната 12.4ка.м. с частичной мебелью. холодильником. пластиковые окна. по ул.братья касимовых д22/7. Плата 7 тысяч.р. 89173960491

 

 

 
Архив
 

04.09.2017 Хатлар

Алтын читлектәге кош: Иренә әйтеп тормады, баласын төшертеп кайтты

Якынын югалткан кешенең йөрәгенә башта кырык шырпы кадала, аннары әкренләп утыз тугызы төшеп бетә, ә берсе - гомерлеккә җанда сызларга кала диләр.

Фәнүзә дә йөрәгенә уелган тирән яра белән ел арты ел уздырды. Һай, ул елларның авырлыгын белсәң икән син?! Аның халәтен бары үзе шундый хәлдә калганнар гына аңлый алыр, мөгаен. Инде байтак еллар узса да, яшьлегендәге ул вакыйгаларның Фәнүзә хәтереннән чыкканы булмады. Ятса да, торса да, исенә төшеп, йөрәген бимазалап, ярсытып торды. Сулар үргә акмаган кебек, үткәннәрне дә кире кайтарып булмый шул.
 
Үз уйларыннан беразга арынып, йокы бүлмәсенә күз салды хатын. Йоклый икән, уянмаган әле Айраты. Гомерлек ярасы, сагышы, мәхәббәте дә булган кеше, әлеге дә баягы, шул Айрат иде. Хатын ирнең өстенә япты, маңгаеннан, бит очларыннан үбеп алды.
 
Олы яктагы кәнәфигә чыгып утырды да, янә яшьлегенә “юл алды” Фәнүзә. Айрат белән җәй көне су коенганда танышты алар. Егет кыз яныннан су чәчрәтә-чәчрәтә йөзеп китте, Фәнүзә аның артыннан:
 
- Әй, ипләбрәк йөз әле, егет! - дип кычкырып калды.
 
Тегесе янә шулай кыланды, үзенең күзе Фәнүзәдә генә иде. Ярга чыгып утыргач кына сөйләшеп китте алар. Сүзләр сүзгә ялганды, карашлар якынайганнан-якынайды. Күпмедер вакыттан соң алар инде күптәнге танышлар сыман гәпләшәләр иде.
 
Кич белән очрашырга сүз куештылар. Егет сүзендә торды - сөйләшенгән вакытка килеп җитте. Айрат Фәнүзәгә бик тә ошады. Бер күрүдә гашыйк булдым диюләре шушы була торгандыр, мөгаен. Егет икенче көнне дә, аннан соң да килде. Әлеге очрашуларны кыз бик көтеп алды. Гомумән, аларның икесе өчен дә бик кадерле сәгатьләр иде ул. Кайбер көннәрдә, егет боегып кала, аз сүзлегә әйләнә, ә кыз моның сәбәбен һич тә аңламый иде. Үзеннән сорарга батырчылык итмәде. “Яратмыйм, башканы очраттым”, - дисә, нишләрсең?!
 
Сәбәп исә бөтенләй башкада иде. Әйтмәсәләр дә, күренеп тора: кыз ныклы, бай гаиләдән. Әтисен ниндидер җитәкче диләр, әнисе - районда данлыклы теш табибы. Ә Айрат кем? Гап-гади колхозчы гаиләсеннән: әтисе трактор иярли, әнисе фермада бозаулар карый. Сеңлесе бар. Йорт-җирләре кечерәк кенә. Төзекләндерәсе урыннары байтак. Айрат үзе техникум тәмамлаган. Киләчәктә төзүче булып эшләргә җыенса да, әлегә колхозда төрле эшләр башкара. Ә Фәнүзә әнисе һөнәрен сайлаган - теш табибы булып эшкә кайтырга әзерләнә.
 
Кызларының кем белән очрашуын белгәч, Фәнүзәнекеләр тавыш куптарды. Имеш, җитеш тормышта үскән кыз ничек шундый егеткә карый алган?! Киләчәктә аларны ярлы, акчасыз тормыш көтә. Алда бернинди үсеш, уңыш күренми. Балалары туа башласа, акчасызлыкка килеп терәләсеңне көт тә тор. Әти-әнисенең нотыгыннан соң, Фәнүзәнең колаклары тонды.
 
- Сине аңа кияүгә бирмибез, аларны ничек кунакларга, туганнарга, дусларга күрсәтик?! Шуны уйладыңмы? Без сине тиңсезгә кияүгә бирергә үстермәдек, әнә Әнәснең (колхоз рәисе) улы Зөлфәт сиңа күптән гашыйк булып йөри. Әгәр дә бүген сорап киләләр икән, бүген үк аңа кияүгә бирәбез. Ә ниндидер Айрат исемле урам малаена бирер кызыбыз юк. Бүгеннән өйдә утырасың! - дип кычкырды атасы.
 
Очрашуга дип килгән егет, ачык тәрәзәдән ишетелгән сүзләрдән соң, өнсез-телсез калды. Борылып китүдән башка чарасы да юк иде аның.
Алар башка очрашмады. Айрат та, күрешү эзләп, кабат килеп йөрмәде. Кызның әтисе әйткәннәр аның йөрәгенә хәнҗәр булып кадалган иде. Егет башы белән гарьлегеннән елады Айрат. Югыйсә, ул тәртипсез түгел, эчми, тартмый. Киләчәккә менә дигән уй-ниятләре бар. Янында сөеклесе булса, ул таулар күчерергә әзер. “И-их, Фәнүзә, Фәнүзә, минем өчен яратылган яр түгелсең икән бит!” Ярлы булсалар ни булган?! Ярлы дип, мохтаҗлык күрмиләр әле. Күпләп мал тоталар, тавык-чебешен асрыйлар. Әтиләренең эштән калганы юк, исеме-рәсеме мактау тактасыннан төшми. Әнисе дә алдынгылар рәтендә йөри. Булганын җиткерергә тырышып гомер итәләр. Улларын белемле иттеләр. Илдә чыпчык үлми, диләр, ач утырганнары юк, ялан өс йөрмиләр. Бар кеше дә хан сараенда яшәмәс инде.
 
Бер якта - кыз, икенче якта егет газапланды. Күпме йокысыз төннәр, сагышлы көннәр берсен-берсе алыштырды. Ләкин кавышыр чара гына күренмәде. Айрат үзалдына бик яхшы йорт җиткерүне максат итеп куйган иде.
 
Ә кыз йортында туйга әзерлек башланды. Кияү булып алар бусагасыннан атлап керүче егет - Әнәснең улы Зөлфәт иде.
 
Яратасыңмы, йөрәгеңә якын ярмы, дип, Фәнүзәдән сорап торучы булмады. Иң мөһиме - кешеләргә күрсәтерлек бит кияү. Үзләре бай, белемле, уллары да әтисе юлыннан китте - җитәкче. Аерым яшәү өчен күз явын алырлык йорт көтеп тора. Килен төшәр дә, бернинди мохтаҗлык күрмичә яши башлар. Зөлфәт нәкъ алар теләгән кияү иде. Һәрхәлдә, ата кеше шундый фикер йөртте. Ә йөрәк авазы беркемне дә кызыксындырмады. Фәнүзә язмышы белән күнде. Күз яшьләре аша Зөлфәтнең хатыны булуына ризалашты. Туй да гөрләп узды. Ә Айрат авылдан чыгып китте.
 
Үзенә калса, төзелеш өчен акча эшләп кайту иде максаты. Туй дигәннән, ике як та сынатырга теләмәде: кыз ягы яхшы бирнә әзерләде - яңа йорт өчен җиһазлар бүләк итте, ә егет ягы - машина һәм җылы якка юллама әзерләгән иде. Боларның берсе дә Фәнүзәнең йөрәген эретмәде.
 
Киресенчә, сөйгәненнән мәңгегә аерылуын көннән-көн ныграк аңлады ул. Гаилә тормышы аңа бер рәхәтлек бирмәде. Ул үзен алтын читлектә канаты каерылган кош итеп хис итте. Ире белән теләр-теләмәс кенә түшәккә ятты, салкынлык күрсәтте. Зөлфәткә бу бер дә охшмады, билгеле. Көн тудымы өйдә тавыш купты. Хатынның күңеле бернигә дә ятмады. Аның бар дөньясын Айрат биләп алган иде, күз алдында гел аның сурәте торды. Алтын-көмеш тә, байлык та, яшәгән хан сарае да Фәнүзәне кызыксындырмады.
 
Ә Зөлфәт кайтып кермәде, гел эшендә тоткарланды. Хатынының битарафлыгы, йорттагы киеренке халәт ирне бик тиз туйдырды шул. Зөлфәт Фәнүзәгә алмаш тапты. Әлеге хәбәрне хатынына тиз ирештерделәр. Бу вакытта йөрәге астында яңа җан яралганын тойган иде Фәнүзә. Иренә әйтеп тормады, баласын төшертеп кайтты. Соңыннан, төшләренә бик матур сабый кереп бимазалый башлагач, бик үкенде, ләкин соң иде шул.
 
Ялгышуын аңлады - баланың ни гаебе бар иде монда?! Ходай башка бала бирмәде аңа. Ир белән хатын сугыша-талаша гомер итте. Зөлфәт сукканда Фәнүзә дә җавапсыз калмаска тырыша иде. Тормышка булган үчен иреннән аласы килде аның. Аерылып китәр иде дә, әнисе каты торды:
 
- Кайтып-китеп йөрмә, кире кертмим, - диде.
 
Ләкин соңрак Фәнүзәнекеләр нинди зур хата ясауларын аңладылар. Кызларының бәхетсез икәнен танымыйча чаралары булмады. Ике гашыйк арасын бозарга кирәкмәгәнлегенә төшенделәр.
 
Эшкә дип киткән җиреннән, Айрат башка кайтып күренмәде. Аның турында ни дә булса белүче булса да, Фәнүзәгә әйтмәделәр. Егетнең хыяллары да тормышка ашмады булса кирәк, шуңа да авылга кайтып, кеше күзенә күренеп йөрисе килмәде кебек.
 
Тормышта хатын-кыздан башка булмый. Айрат та өйләнгән, тик аның белән дә язмышы явыз шаярган булып чыкты. Ничә ел бергә яшәп тә сабый сөя алмаган алар. Әллә җан җылысы, ярату җитеп бетмәгәнме, белмәссең. Йөрәге авылда - Фәнүзәсе янында калган иде бит аның.
 
Айратның тормышында хәлиткеч бер вакыйга була: ир, төзелештә югары каттан егылып төшеп, гарип кала. Гомердә дә аягына басмаячак дип әйтә табиблар. Хатынының авыру ир тәрбияләп ятасы килми, Айратның туганнарына хәбәр сала. Алар килеп, аны туган авылына алып кайталар.
Фәнүзәнең иреннән аерылып йөргән чагы була ул. Ишетеп, ике дә уйлап тормыйча, Айратлар бусагасын атлап керә һәм шуннан кире китми.
 
Нинди булса да, гомергә сөйгәне, иң газиз кешесе, шашып яратканы. Ул аны караячак, һич авырсынмый тәрбия кылачак. Бәлки, аякка да басар әле, кем белә?! Мәхәббәт бар нәрсәгә сәләтле, көчле хис бит ул. Айрат башта Фәнүзәнең калуын теләмәгән иде. Хатын елый-елый ялварды, чөнки Айраты янәшәсендә үзен бик бәхетле тойды. Ирдә көннән-көн яшәү дәрте артты, сөйгәненең яратуы аңа көч өстәп торды.

Лилия САТТАРОВА
Себерке
№ --- | 04.09.2017
Себерке печать

 
comments powered by HyperComments

Фикерләр

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
ТНВ
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Туган як
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Яңарыш
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Идел
Себерке
Өмет
Диләфрүз
Татарстан Язучылар берлеге
comments powered by HyperComments