поиск новостей
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 08 Май
  • Сания Каюмова - актриса
  • Равил Рахмани - әдәбиятчы
  • Җәүдәт Гыйлманов - продюсер
  • Габдулла Кариев (1886-1920) - актер, режиссер
  • Азат Хөсәенов - композитор
  • Айсылу Галиева - журналист
  • Лилия Кадыйрова - журналист
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
Архив
 
23.08.2017 Мәдәният

Вадим Әбдрәшитов: “Татар киносы юк”

Татарстанда дистәләгән кино төшерелә, дибез, ә менә режиссер, Россиянең “Ника” кинематография сәнгате академиясе президенты Вадим Әбдрәшитов, татар киносы юк, мин моңа шаккатам, ди. Ул ни өчен мондый фикергә килгән – бу хакта Аксенов фестивале кысаларында үткәрелгән очрашуда сөйләде.

Режиссер “Время танцора” дигән фильм да алып килгән. Картина 1997 елда төшерелгән. “Империя читендә гражданнар сугышы тәмамланды һәм геройлар тыныч тормышка ияләшергә азаплана. Ләкин алар язмышыннан сугыш һаман да китә алмый. Бу “кечкенә” сугышта язмышларны сындырырлык хәлләр шактый шул”, – диде ул.
 
Очрашуда режиссер сәнгатьнең һәр тармагын арзанлы әсәрләр басып китүгә борчылуын белдерде. “Үзегез күреп торасыз, бөтен дөньяны попса басып алды. Бигрәк тә телевидениедә попса идарә итә. Бу кайчанга кадәр дәвам итәр – мин моны белмим. Ләкин әлеге котчыкмалы күренеш сәнгатьнең эчтәлеген билгели. Театрда, әдәбиятта, ягъни һәр җирдә шул ук хәл. Дәүләт моны ирек дип атый. Ләкин мин монда күз бууны күрәм”, – диде ул. 
 
Кинорежиссер милли кино теле турында да сүз кузгатты: “Милли кино теленең проблемасы шунда: ул бөтенләй диярлек юкка чыкты. Миллилек кино даирәсендә шундый итеп эреде ки, фильмнарда милли кино телен түгел, хәтта билгесен дә күреп булмый”.
 
Вадим Әбдрәшитов, кайчандыр кино сәнгатендә миллилек бар иде, дип искә алды:
 
– Совет чорында, кинематограф СССР Госкиносы ярдәмендә идарә ителгән хәлдә дә, кино теленең милли мәктәпләре, милли кинематограф бар иде. Сез, фильмның титрларын укымасагыз да, аның Балтыйк буенда, йә булмаса Урта Азиядә төшерелгәнен аңлый идегез. Ул киноларда шул җирлеккә хас үзенчәлек кычкырып тора иде. Бу – шаккаткыч. Кинематографчылар семинарлары, бөтенсоюз фестивальләр, очрашулар, смотрлар үткәрелеп торды. Алар бәрабәренә кино теле баеды гына. Менә шушындый мохиттә иң эчтәлеклесе – Грузия кинематографы булды.
Режиссердан татар киносы турында фикерен дә сорадылар. Моңа җавап итеп, ул иңнәрен генә җыерды:
 
– Бу хакта ВГИКта, Кинематографистлар берлегендә сөйләшүләр әллә кайчаннан бирле алып барыла. Берлекнең Татарстан бүлеге әле дә бу мәсьәләне кузгата һәм мин ни өчен һаман татар кинематографы күренеше булмавына шаккатам. Заманча татар әдәбияты бар. Әдәбиятта ниндидер яңа, кызыклы әсәр барлыкка килә икән, шунда ук драматург та пәйда була. Шуннан ул бу әсәрне театр өчен пьесага, кино өчен сценарийга әйләндерә. Чират кинематографчыларга җитә, кино төшерә башлыйлар. Милли кинематография белгечләре кайда? Алар бит Мәскәүдә, ВГИКта, йә булмаса режиссер һәм сценарий осталарының югары курсында әзерләнергә тиешләр. Чөнки анда – көчле педагоглар, көчле потенциал, – диде ул.
 
Режиссер мәсьәләне хәл итү юлларын да күрсәтте. Моның өчен ВГИКка Татарстан төркемен җыярга кирәк, диде ул. Фикерен раслап, Сергей Соловьевның Казахстан студентларын җыюын әйтте. Нәтиҗәдә яңа казах киносы барлыкка килде, диде режиссер. Татарстанда кино факультеты барлыгын искәрткәч, ул: “Шул да җитә, ләкин педагогларның көчле булуы шарт”, – дип өстәде.

Гөлинә ГЫЙМАДОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 22.08.2017
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»