поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
09.08.2017 Киңәш-табыш

Йөз егермегә кадәр яшәргә була, яки Озак яшәү серләре

Биология фәннәре кандидаты, “Возраст. Преимущества, парадоксы и решения” дигән китап авторы Ольга Шестова әнә шундый фикердә. Язучы-галимә озак яшәү серләре турында “КП” хәбәрчесе белән әңгәмә корган. Без дә әңгәмәнең иң кызык өлешләрен укучыларыбызга тәкъдим итәргә булдык.

“Әти-әниләрдән яхшырак тукланабыз”
 
– Җыерчыклар чыга башлаганчы, картаюның беренче билгеләре нинди?
 
– Мин инде карт, дип сөйләнә башлау. Әйтик, сине велосипедта йөрергә чакыралар, ә син, кая инде минем яшьтә шуның кадәр гәүдәне күтәреп,  сәпидкә менеп утыру, дисең. Кар­таюның беренче билгесе бу.Шул ук вакытта хәзер яшь чикләренең нык кына үзгә­рүен дә әйтеп үтәргә кирәк. Элек 40 яшьтәге хатын-кыз инде әби булып саналса, хәзер Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы нормалары буенча 44 яшькә кадәр  кешедә яшьлек чоры хөкем сөрә. 59 яшькә кадәр – өлгергәнлек чоры. 74 яшькә кадәр – өлкәнлек чоры, шуннан соң картлык чоры. Ә инде туксаннан узганнар озын гомерлеләр  дип атала.
 
– Хәзерге  кешеләрнең әтиләре   яки әниләрен­нән яшьрәк күренүләрен фән ничегрәк аңлата?
 
– Фән аек акылга каршы килми. Беренчедән, меди­ци­наның алга китүе нәти­җәсендә озаграк яши башладык. Минем беренче эш урыным Бөтенсоюз гематология фәнни  үзәге иде. Ул чагында, моннан 30 ел элегрәк, лейкоз авыруыннан сырхауларның нибары 35 проценты гына савыкты. Ә хәзер – 85 проценты.
 
Икенчедән, яхшырак тук­лана башладык. Һава на­чарланды, экология пыч­­­ранды, дип сөйләп туя алмыйлар, ГМО белән куркыталар.  Әмма болар барысы да – сафсата гына.  Заманча каза­ныш­ларның өстен­лекләре кимчелек­ләреннән күбрәк. Ризык сыйфаты яхшыра. Әй­тик, без хәзер ата-бабала­ры­бызга караганда чистарак су эчәбез. Косметология өл­кәсендәге каза­ныш­лар­ның да файдасы зур. Гел кояш кү­зендә эшлә­гән­лектән,  әби­ләребезнең бит­ләре бик яшьли җы­ерчыкланган, каракучкыл таплар белән капланган. Ә хәзер без бик акыллыга әйләндек: эсседә киң кырлы эшләпә кимичә, биткә кояштан саклану өчен бил­геләнгән крем сөрт­мичә генә бакчага  чыкмый­быз.
 
– Кешеләр 120 яшькә кадәр яшәргә тиеш, ди­ләр. Белгечләр нишләп нәкъ менә шушы санга тукталган?

 
– Без гомуми физиологик законнарга буйсынабыз. Без­нең класска, ягъни имезү­че­ләр классына ке­рүче хайваннар: маймыл, дельфин, фил­ләрне кеше­ләр белән чагыштырып, нинди яшьтә җенси яктан өлгерүләрен, уртача гомер озынлыкларын караганнар. Шуннан имезү­челәр клас­сында уртача гомер озын­лыгына тапкырлап, якынча 120-150 яшь (ничек итеп санауларына бәйле рәвештә) китереп чыгарганнар.
 
Ген түгел, гадәт картайта
 
– Шулай да без нәрсә­дән картаябыз?
 
– Паспортка язып куелган хронологик яшь биологик яшьне аңлатмый.  Бе­рен­че­сенең икенчесеннән 10-20 елга аерылу ихтималын раслаган тикшеренүләр бар. Әй­тик, 38 яшьлек кеше­нең биологик яше 28 дә, 60 та булырга мөмкин. Нәр­сәләр­дер генетикага, нәр­сәләрдер тыш­­кы факторларга бәйле. Әмма иң күбесе гадәтлә­ребез­нең, тормыш рәве­ше­безнең нинди булуыннан тора.Күңелегезнең нәрсә те­ләгәненә ешрак колак салыгыз. Мәсәлән, иртән тамакка кабасы килмәсә, ирексезләп ашамагыз.
 
–  Безне һаман куркытып торалар: имеш, ши­кәр – агу, тоз – агу, икмәк... Ниш­ләргә, нәрсә ашарга?
 
– Һәр чорның зарарлы са­налган продуктлары бар. Элек тә шулай булган, хәзер дә.  Әмма хакыйкать шунда: продуктларның берсе дә фә­кать зарарлы яки фәкать фай­далы гына була алмый. Ба­рысының да чамасын белү әйбәт. Эчке сиземләү белән туклану  дигән әйбер бар. Организм һәрвакыт безнең бе­лән “сөйләшеп-киңәш­лә­шеп” тора. Без аны кайчак тың­ламыйбыз гына. Мин һа­ман шуны әйтә киләм: тамагы ачкан кешенең бүре кебек ашавыннан зыян юк. Ә менә тамак ачканнан түгел, ә арыганнан, кәеф кырылганнан яки компания өчен, ризыкны әзер­ләгән кешене үпкәләтмәс өчен генә ашау  зыянлы.
 
Эчмәскә, тартмаска, утырмаска!

 
– 40ка кадәр эчкән-тарт­кан, ә менә шушы яшь­кә җиткәч, кинәт кенә озын гомерле булырга теләп, зарарлы гадәт­ләрен ташлаган кеше максатына ирешә аламы?
 

– 40 яшь – чик ул. Бу яшькә кадәр начар гадәтләр организм тарафыннан ки­чере­лергә мөмкин. Шуннан соң инде – юк. Кырык яшь – тормыш рәвеше турында уйлану һәм зыянлы әй­берләрдән котыла башлау өчен менә дигән чор. Шул ук вакытта без кайбер зарарлы гадәтләрне үзебез дә күреп-аңлап бетермибез. Мәсәлән, бер урында озак утыру. Әгәр сәламәт тормыш рәвеше алып барабыз, көн саен  урамда, парк-скверда һава сулап йөрибез икән, атнага 150 минут хәрә­кәтләнергә, дигән ки­ңәшне үтибез. Әмма соңгы тикше­ренүләргә караганда, бу гына да җитми әле! Атнасына 150 минут хәрәкәт­ләнеп, калган вакытны утырып уздыруның сәла­мәтлегебезгә куркыныч белән янавы расланган.Гомумән, кешеләр бу җәһәттән ике зур төркемгә бүленә. Көненә 6 сәгатьтән кимрәк һәм 8 сәгатьтән күб­рәк утыручыларга. Әм­ма бу 8-10 сәгать буе офиста эшли алмавыбызны аң­латмый. Өстәл янында 50 минуттан  артык утырмаска кирәк. Бары шул гына. Һәр 50 минут узган саен 10 минут йөреп килергә. Көненә 6 сәгатьтән күбрәк утырмаган, сәгать саен 5-10 минут дәвамында селкенеп алган кешенең гомер озынлыгы 8 сәгать һәм аннан да күбрәк утыручыныкына караганда 5 елга озынрак булырга мөмкин.


---
Ватаным Татарстан
№ --- | 09.08.2017
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»