|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
08.08.2017 Дин
Мөселманнар Сабан туенда әтисе дә, улы да — баш батыр! (ФОТО)Сабада Мөселманнар Сабан туе үтте. Батырлар арасында тәкә Айрат Исмәгыйлевка, балалар арасындагы төп бүләк исә аның улына эләкте. Бу хакта «Идел» журналына Саба районының яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Ирек Гарипов хәбәр итте. Аның сүзләренә караганда, Мөселманнар Сабан туе Сада районыныкы гына булып санала, әмма соңгы елларда бирегә инде башка районнардан да кунаклар һәм катнашучылар килә. Әлеге Сабан туенда көрәш буенча ярышлар өч категориядә узган. Балалар арасындагы бәйге өч үлчәүдә + мәктәпкәчә яшьтәге балалар арасында үткән. Шулай ук иманда булган дин әһелләре арасында да көрәш булган. Профессиональ көрәшчеләр арасында исә абсолют батыр булып Саба районы Төбәк авылы көрәшчесе Айрат Исмәгыйлев танылган. Сүз уңаеннан, ул иганәче буларак үзе үк куйган тәкә ия булган. Шунысы кызык, балалар арасында җирәбә юлы белән ачыкланган скутер иясе дә Айратның улы. Иманда булган батырлар арасында исә җиңүче — Алабуга егете Ислам Фәлахов.
--- |
Иң күп укылган
|