поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
04.08.2017 Авыл

Салават Фәтхетдинов бу кешедән эт оясына кадәр ясаткан

Чишмә районының Ирек авылы Башкортстанның көньяк-көнбатыш ягына барганда юл өстендә кала. Каюмовларның балкып торган йортын күрми узып китү мөмкин түгел. Аларның капка төбендә туктап, фотога булса да төшәләр, ә агач эшенә гашыйклар декоратив әйберләргә заказ бирә, сатып ала.

Кулларында ут уйнатучы Әлфир Каюмовның агач эше белән шөгыльләнүенә – 10 ел. Дистә ел дәверендә эшләнгән иҗат җимешләренең төгәл санын да белми. Алар республика буйлап кына түгел, хәтта башка төбәкләргә һәм чит илгә дә таралган.

– Элегрәк өй алдында пилорама бар иде, такта эшкәртү белән шөгыльләндек. Берничә елдан тулысынча декоратив әйберләр эшләүгә күчтек. Әлеге хоббидан коммерция эшләү уе бөтенләй юк иде. Үземә дип эшләгән тегермән белән кое бурасын бер ханым күрде дә, ялынып, үзенә саттырды. Акча кирәк чак булгандыр инде, зур сумма тәкъдим иткәч, сатып җибәрдем. Аннан соң ниндидер мавыгу туды һәм сатуга берсе артыннан берсе әйберләр туып торды, – ди оста.



Һәр хезмәтен җиренә җиткереп башкаручы Әлфир Каюмовның төп һөнәре – шофер. Йөк машинасы белән Башкортстан буйлап кибетләргә азык-төлек таратып йөри. Ялларын остаханәсендә уздыра. «Тәүлегенә 24 сәгать минем өчен аз», – ди. Шуңа да төнге 11-12ләргә кадәр агач белән мәш килә. Хатыны белән улы – ярдәмчеләре. Роза ханым барлык станокларда да эшли белә, әмма күбрәк трафарет, эскизлар сызу белән шөгыльләнә. Улы – әтисенең уң кулы, кайбер әйберләрне ул укытучысыннан да остарак башкара. Әлфир әфәнде Рөстәмне кечкенәдән балта тотарга өйрәтә.



– Сүз дә юк, бүген кибеттә бар да бар, чыктың да алдың. Егет кешегә 70 төрле һөнәр дә аз, диләрме әле?! Белсәң, комаучаламас. Еллар үтү белән, кул эше дә кыйммәтрәк бәяләнә. Киләчәктә эшкә урнашу белән авырлыклар булса да, балта эшен белсәң, ач калмаячаксың дип әйтәм улыма. Рөстәм бүген студент, аграр университетта белем ала. Җае чыккан саен, авылга кайтып, миңа ярдәм итешә, – ди әти кеше.

Элек авылларда 10-15 йортка бер генә кое булган. Кемнең ишегалдында кое бар, димәк, ул җитеш тормышта яши. Элекке мода кире әйләнеп кайта дип әйтикме, хәзер дә кеше бакчасына, өй алдына кое казыта. Күпләр кое бурасын нәкъ Әлфир әфәндедән ясата. Заказ бирүчеләр арасында күренекле сәясәтчеләрдән тыш, барыбызга да таныш эстрада вәкилләре дә бар. Салават Фәтхетдинов хәтта эт оясына кадәр Әлфирдән ясаткан. Эстрадабыз мэтрының ихатасындагы тегермән дә, кое да, башка бакча бизәкләре – Башкортстан остасы эше. Зифа Нагаева да Каюмовларда еш була. Бакча тормышын аеруча яраткан композитор ел саен сезон вакытында нәрсәгә дә булса заказ бирә.



– Әйберләр күбрәк җәй көне сатыла, ә кышын агачны әзерләү белән мәш киләбез. Төгәл генә керемне әйтә алмыйм. Барлык чыгымнарны исәпләп, керемне кышкы айларга да бүлсәң, аена 30-40 мең сум тирәсе була.
Соңгы арада остага күбрәк декоратив арба белән машиналарга заказ бирәләр. Арбага чәчәкләр утыртып, аның белән өй алдын бизиләр. Бишек сорап килүчеләр дә күп. «Бер әйберне эшләү күпне вакытны ала?» – дигән сорауга оста төгәл җавап бирмәде, чөнки остаханәдә бар да күмәртәләп эшләнә икән.
Оста кулында һәр йомычка агач кашыкка әйләнә. Декоратив эшләнмәләргә иң яхшысы юкә һәм чыршы агачы икән. Алар белән эш итүе күңелле, агачы шома, ди. Эштә бары тик Башкортстан агачын гына кулланалар. Башка төбәкләрдән дә алып караганнар, әмма сыйфаты буенча Бөрьян урманы агачына берсе дә җитми икән.



Әлфирнең талантына күпләр соклана һәм гаҗәпләнә. Бу сәләт аңа беркемнән дә күчмәгән, моңа аны берсе дә өйрәтми. Агач эше – күңел теләге. Оста әйткәнчә, балта тотарга кем дә өйрәнә ала. Иң мөһиме: сабырлык һәм түземлек кебек сыйфатларга гына ия булырга.



Биюче бии-бии остара, диләрме әле? Еллар үтү белән тәҗрибә җыйган Әлфир Каюмов моңа кадәр эшләнгән иҗат җимешләренә бераз тәнкыйть белән дә карый. «Камиллеккә әле омтыласы да омтыласы!» – дип сүзен тәмамлады оста.


Зоя СОЛОШИНА, Башкортстан
Шәһри Казан
№ --- | 04.08.2017
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»