поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
07.05.2008 Шоу-бизнес

ЗӨЛФӘТ ЗИННУРОВ ХӘЗЕР “ХУҖАБӘК”

Зөлфәт Зиннуровны бүгенге татар яшьләренең формаль булмаган лидеры дисәң дә буладыр. Ник дигәндә, аның “Күңел” дискотекасы кайда гына үткәрелмәсен, һәрвакыт тулы танцпол җыя. Гәрчә рекламасы да юк диярлек. Иманым камил, аны башка кеше оештырган булса, уңыш бу кадәрле үк булмас иде. Ни өчен бу шулай? Чөнки Зөлфәт радиода ди-джей булып эшләп, шактый яшьләрне үзенә каратты. Моннан тыш ул “тәҗрибәле тусовщик”. Зөлфәткә журналистларның бүген биргән сорауларның барысы да “Татар радиосы”ннан китүе һәм яңа альбомы чыгуы турында. Без дә шуннан тайпылмыйк.

– Зөлфәт, синең “Татар радиосы”ннан китүен бик тә көтелмәгән хәл булды. Сәбәбе нидә?

– Син бу сорауны бирүче мең дә беренче кеше. Киткәч тә күп журналистлар аптыратып бетерде. Күбесенә бу сорауга җавап бирүдән баш тарттым.

– Ник?

– Чөнки, барысын да сөйләп булмый. Пәрдә артында калырга тиешле нәрсәләр бик күп.

– Шулай да?

– Шунысын гына әйтә алам, мин беркайчан да үзем белән манипулировать итәргә юл куймадым. “Татар радиосы”ннан, гомумән, аның оештыручысы булган “Барс-Медиа” компаниясеннән китүем дә шуңа бәйле.

– Әмма бит радиодан киткән ди-джей үзе белән берникадәр тыңлаучысын да алып китә.

– Беләм шулай икәнен. Ни өчен аны миңа әйтәсең? Җитәкчелеккә әйт.

– Башка радиостанцияләрдән тәкъдимнәр булмадымы?

– Юк.

– Ә телевидениедән? Син бит элек “Яшьләр тукталышы”н да алып барган идең.

– “Яңа гасыр”да бер проект эшләргә исәп бар иде. Әмма телевидение җитәкчелеге белән уртак тел таба алмадык.

– Хәзер кайда соң син?

– Беркайда да түгел, менә өйдә бәлеш пешерәм. Бәлеш кирәк булса, заказ бирегез. Хуҗабикә мин хәзер. “Хуҗабәк” буладыр инде ир-кеше булгач (көлә).

– Синең бит Сабада кассета-дисклар сату кибетең дә бар иде бугай?

– Сабада гына түгел, Теләчедә дә бар иде. Мин аларны күптән саттым инде.

– Алай икән. Ә “Күңел” дискотекасы табыш китерәме?

– Юк, ул күңел өчен оештырган әйбер генә.

– Башта син яшьләрне “Туган авылым”да биетә идең, ә хәзер “Сафар-отель”нең “Аутхол” клубында. Тегендә дә, монда да халык шактый. Әллә шул бер үк яшьләр күчеп йөриме?

– Андыйлар да бар, яңалары да өстәлде. “Күңел”не бер дә калдырмый йөрүче кешеләр шактый. Алар инде бер-берсен таный башладылар. Әле бездә әби-бабай яшендәге берничә даими тусовщик бар.

– Сиңа концерт-тамашалар алып барып та акча эшләргә була, минемчә.

– Андый заказлар булып тора. Җырларга да чакыргалыйлар. Менә әле кичә генә Әлмәттә җырлап кайттым. Туйлар алып барырга да тәкъдимнәр күп. Тик ул эшне бер дә яратмыйм. Бер туй алып барганчы, биш концерт алып барыр идем. Кем белә, акчага кытлык башланса, бәлки, туйларга да тотынмый булмас.

– Берзаман син Зиннур дигән тәхәллүс астында җырлый башладың. Башта “мин җырчы түгел” дип йөри идең. Карасам, инде альбомың да чыгып куйган.

– Мин әле дә үземне җырчыга санамыйм. Бу минем өчен бер мавыгу гына. Минем җырлар шансон стиленә карый. Аңлыйм, алар беркайчан да попса сыман сатылмаячак. Әмма җырлау миңа ошый, шуңа күрә җырлыйм. Альбомым «Ясин чыктым сиңа, мәхәббәт» дип атала. Аны «Оскар-рекордс» студиясе чыгарды. Әмма барлык җырларыма да милек хокукы үземдә калды.

– Альбом чыгару авыр эшме?

– Авыр дип... кемгә ничектер инде. Мин махсус альбомга дип яздырмадым җырларымны. Җыентыкка минем ике ел дәвамында башкарган җырларым керде. Бу шул ике еллык иҗатымның нәтиҗәсе инде. Унике җырның унысын якташым, дустым композитор Айдар Тимербаев язды. Бу беренче татар шансоны дисәң дә буладыр.

– Альбомың «Ясин чыктым сиңа, мәхәббәт» дип атала. Бар да шулай күңелсезмени?

– Юк инде, бу бит образ гына. Шәхси тормышымда бар да яхшы.

– Карале, бәлки, Гөлшат турында да әйтергә вакыттыр?

– Аның вакыты-ние юк инде. Дөрес, бу турыда матбугатта әле бер сүз дә әйтелгәне-язылганы булмады. Әйе, без Гөлшат белән инде ел ярым очрашабыз. Иң кызыгы шунда, без 3 ел бер бинада, бер үк катта эшләдек, ә мин аны белми идем. Әлфинә Әзһәмова концертларында танышып киттек. Ул администратор иде, ә мин алып баручы. Гөлшат хәзер дә “Барс-Медиа”да җырчылар белән эшли. Элек “Курай” радиосында Язгөлем исеме белән эфирга чыга иде.

– Алай-болай, эш озынга китсә, инде яшәү урыныгыз да булачак дип ишеттем. Төзегән йортың ни хәлдә?

– 2006 елда фундаментын салдым. Бер елдан түбәсен капладым. Биектау районының бер авылында ул, Казаннан 20 минутлык юл. Йорт салу минем күптәнге хыялым. Фатир алырга ният бар иде, әмма мин җир яратам. Ир кеше агач утыртырга, йорт төзергә һәм малай үстерергә тиеш ди бит. Агач утырттым. Йорт төзегән вакытта килеп сорыйлар: “Синең балаларың да бардыр инде?” – диләр. “Берәүнең дә әти дип килеп эндәшкәне юк әле,” – мин әйтәм (көлә)...

 


Данил СӘФӘРОВ
Сәхнә
№ --- | июнь 2008
Сәхнә печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»