|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
03.08.2017 Милләт
Минтимер Шәймиев: Путинның чыгышында сүз туган телләрне кыскарту турында бармадыРоссия Президенты Владимир Путинның телләрне өйрәнүгә кагылышлы белдерүен аңлап бетермичә фараз кылырга ярамый, ул чыгышта туган телләрне укытуны кыскарту турында сүз бармый. Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Бөтендөнья татар конгрессының VI cъездының пленар утырышында туган телләрне саклап калу мәсьәләсенә тәфсилләп тукталды.
Дәүләт Киңәшчесе бу нисбәттән соңгы арада Россия Президенты Владимир Путинның күптән түгел Йошкар-Олада ясаган чыгышына тукталды, дип яза Татар-информ. “Аңлап бетермәс көе төрле фаразлар кыла башладылар. Дикъкать белән карагыз: Россия Президенты чыгышында сүз Россиядәге милләтләрнең туган телләрен кыскарту турында бармады. Киресенчә, һәр халыкның туган телен белү буенча конституцион хокукы бар дип әйтте. Аның борчылуы рус теленә кагылышлы югалтулар белән бәйле иде, ул шуларга игътибар итте. Сүз дә юк, алар безнең барыбыздан да тора, аларны бүген дә уртага салып сөйләшү кирәк. Россия стандартлары буенча бу мәсьәлә каралачак. Сез Энгель Фәттаховның (Татарстанның мәгариф һәм фән министры – Т. И. тискәрмәсе) татар телен саклап калу юнәлешендә тырышлыгын сизеп торасыз. Бу проблемаларны беләбез. Хәзер яңа стандартлар барлыкка килергә мөмкин, булмас дип тә әйтеп булмый. Шушы шартларда хәзер белем бирү системасы, аның ысуллары киләчәктәге 15-20 ел эчендә бик каты үзгәрәчәк. Барлык процессларны исәпкә алып, телебезне ничек саклап калу турында әле бик күп уйлашасы бар”, - дип белдерде Минтимер Шәймиев.
--- |
Иң күп укылган
|