|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
28.12.2009 Җәмгыять
10 ЯШЕМДӘ УРЫНДЫК ЯСАП САТА ИДЕМБуа районы Кишер Аксуында өй җиһазлары ясаучы, шул өлкәдә үз эшен булдырып цех ачкан Хәмзә абый Зиннәтуллин турында ун елдан артык ишетеп беләм. Әмма күрәсем, остаханәсе, эше белән якыннанрак танышасым килсә дә, керергә җай чыкмады. Күптән түгел бу теләгем тормышка ашты. Кышын авыл ниндидер сихри тынлыкка чума. Аксуда да, көндез килүемә карамастан, урамда эт өргәне дә ишетелми иде. Бераз атлагач кына колагыма циркуляр, балта-чүкеч тавышы ишетелде, борынга пычкы чүбе исе керде. Хәмзә абыйның йортындагы зур остаханәдә япь-яшь егетләр мәш килеп эшләп ята иде.
– Мәрхүм әтием Сәлах гомере буе балта остасы булды. Авылыбызда йорт җиткезү, рам ясау һәм башкаларда аның кулы тимәгән өйләр юктыр да. Бу сәләт миңа да күчкән. Әтием эшен дәвам итәм дисәм дә ярый. Кечкенәдән аның кул арасына кереп, агачтан җиһаз ясау серләренә өйрәндем. 10 яшемдә урындыклар ясап, шуларны сата идем. Акча кадерен балачактан белеп үстем. Аннары тәрәзә рамнары, йорт өчен кирәк-ярак ясый башладым. Һөнәремне тагын да ныгыту максатыннан Казан төзелеш техникумына укырга кердем, – дип башлады сүзен Хәмзә абый.
Аннан армия... Кайткач, колхозда прораб вазыйфасын башкара. Гаилә корып җибәрә. Эштән бушаган арада рамнар ясап, гаилә бюджетына аз булса да өстәмә керем кертергә тырыша. Аннары колхоз таркалырга тотынгач, эшен калдырып, 90 нчы елларда йортында цех булдыра. Үзен бу тармакта сынап карарга уйлый.
– 90 нчы еллар барыбыз өчен дә авыр чор булды. Товарга кытлык заман. Эшемне башлау җиңелләрдән булмады. Югарыдан юл куярга атлыгып тормадылар. Артыннан шактый йөрисе булды. Утка рөхсәт бирмичә, гел өзеп аптыраттылар. “ИП” ачтырмый интектерделәр. Моңа карап кына кул селтәмәдем. Тырыша-тырмаша рөхсәт алып, районыбызда беренчеләрдән булып “ИП” ачуга ирештем, – дип искә төшерә әңгәмәдәшем ул елларны.
Башта Хәмзә абый остаханәсендә бөтен эшне үзе генә башкара. Клиентлар арта, заказлар күбәя башлагач, өлгерә алмам дип, бер ярдәмче ала. Аннары тагын икене, дүртне...
– Инде 5 ел дәвамында кул астымда 12 ир-егет эшли. Барысы да үзебезнең авылдан. Бүген эш табу авыр бит. Аларга цех ачуым отышлы булды дип саныйм. Хезмәт хакын айныкын айга биреп барам. 8 сәгатьлек эш көне. Кул астымдагы эшчеләрне рәсмиләштердем, салымнарын түләп барам. Һәр көн өчен 300 әр сумнан исәплим. Атнага ике көн – шимбә һәм якшәмбе ял итәләр, – ди Хәмзә абый.
Эшчеләр арасында бик яшьләре дә бар. Бүген балта осталары безнең тиңнәр арасында юк диярлек бит. Ә монда Аксу егетләренең һәркайсы үз эшенең остасына әйләнгән: берсе шомарта, икенчесе буйый, өченчесе үлчи, дүртенчесе агач ярдыра...
– Беркем дә белеп тумый. Егетләрне эшкә алганда араларында бу өлкәдә бөтенләй сай йөзгәннәре бар иде. Аю да биергә өйрәнә, диләр бит. Бераз гына олылар эшен күзәтәләр һәм үзләре дә әкренләп җиһазны җыя, ябыштыра, буйый башлыйлар. Бүген барысыннан да канәгатьмен. Теләк булса, яшьләр дә бер дигән итеп эшли, – ди Хәмзә абый, кул астындагы егетләрне мактап.
Хәмзә абыйның әзер җиһазлары бик күп. Анда артлы һәм артсыз урындыклар, зур, кечкенә өстәлләр, тумбочкалар, карават... 2007 елда яңа йорт җиткергәннәр. Анда исә барысы да хуҗаның үз кулы белән эшләнгән: икенче катка менү өчен баскыч, стенка, кухня гарнитуры, урындык-өстәлләр, карават... Бөтенесе дә үзенчәлекле итеп бизәкләп ясалган. Күңелен биреп эшләгәне күренеп тора.
Материалга килгәндә, агачны китереп тә бирәләр, үзләре дә урманга барып кисәләр икән. Кайбыч, Буа урман хуҗалыгына мөрәҗәгать итәләр, Яшел Үзәннең фанера заводыннан да алып кайталар. Пилорама үзләрендә булгач, чыгымнары да азрак. Хуҗа әйтүенә караганда, җиһаз ясау өчен имән, нарат, юкәгә өстенлек бирәләр.
Клиентлары да көн саен артып тора. “Чыбыксыз телефон” яхшы эшли: берсе икенчесенә, анысы өченчесенә мактап сөйли. Аннары Хәмзә абый интернетта шәхси сайтын да булдырган. Бүген коттеджларның икенче катына менү өчен баскыч ясату һәм куйдыру буенча заказлар аеруча күбәйгән.
– Баскычларны барып куеп та бирәбез. Кирәк икән, клиент теләге буенча буйыйбыз да. Казан, Әлмәт, Бөгелмәгә хәтле чакыручылар булды. Үземнең “Газелем” бар. Шуның белән җиһазларны клиентның өенә илтәбез. Анысы бушлай. Йөзәр меңлек баскычларга заказ биргәндә, мең сумлык бензинны санамыйм да инде. Аллага шөкер, берничә айлык заказыбыз бар. Кыш дип тормыйлар, эшебез җитәрлек. Апас, Буа, Чүпрәле, Югары Ослан, Кайбыч, Чувашстан, тагын әллә кайлардан заказлар кабул иттек. Рекламаны клиентларыбыз үзләре ясый, – ди Хәмзә абый.
Бәяләре дә базарныкыннан күпкә арзанрак. Анысы агач төренә карап билгеләнә. Әйтик, агач калынрак булган саен, җиһаз да кыйбатрак.
– Бүген күбрәк имәннән эшләнгән җиһазларга сорау артты. Коттеджларда икенче катка менү өчен баскычларны да шуннан ясыйбыз.
Бәяләргә килгәндә, әйтик, артсыз урындык кибеттә мең сум тора, ә бездә – 500 сум. Имәннән ясалган агач карават кибеттә – 7-8 мең, бездә – 4-5 мең сум. Артлы урындык – 1500 сум, кибеттән сатып алганда ул 3 меңгә төшә. Заказларны озакка сузмый ясап та бирәбез. Зур җиһазларны да бер атна эчендә өлгертәбез. Клиентны көтәргә мәҗбүр итмибез, – ди Хәмзә абый.
Цехтагы калдык-постык та әрәм китми. Такта калдыкларын мунчага яксалар, пычкы чүбен күрше-күлән, туган-тумача мал, кош-корт астына дип килеп ала икән.
Хәмзә абыйның эше генә түгел, беренче чиратта киң күңелле, ачык булуы җәлеп итте. 5 минут сөйләшкәч үк, аны әллә ничә еллар дәвамында беләм кебек тоелды. Шушы балта эше белән мавыгып, әрнүләргә дә дучар булган ул. Агач ярдырганда циркулярда ике бармагын өздергән, нәтиҗәдә алар сизми һәм хәрәкәт итми башлаган. Шулай да, агач эшенә булган мәхәббәте, дәрте сүнмәгән.
Бармак авыртуларын оныткан инде ул. Ә менә якынын югалтудан йөрәгенә уелган яра тиз төзәлмәс шул. Берничә ай элек Хәмзә абыйны һәм балаларын калдырып, хатыны Мөнәвәрә апа мәңгелек йортка күчкән. Аны паралич суккан булган. Ул ун елдан артык урын өстендә ятып, авыруга каршы көрәшкән. Әмма рәхимсез үлем үзенекен иткән.
Авылдашлары Хәмзә абыйны бик мактап телгә алды. Аны ихтирам итүләрен, хезмәтенә соклануларын белдерделәр. Шулай булмый ни! Ун ел буе урын өстендәге хатынын тәрбияләгән ул. Ә ир-атлар бик тыныч холыклы, сабыр түгел бит. Моңа күпләр түзмәс тә иде.
– Байлыгыбыз бар. Балалар эшли. Йортны да зур итеп җиткердек. Шул якты бүлмәләрдә гомер итәргә насыйп булмады шул Мөнәвәрәгә, – дип авыр сулап алды Хәмзә абый.
Шулай да, күңел төшенкелегенә бирешмәскә, сагышны эш белән басарга тырыша. Бүген ике кызы Рамилә белән Ләйсән Казанда эшли. Әтиләре янына еш кайталар. Ярый әле Хәмзә абый шушы кыр хәтле өендә берүзе түгел. Эшең ничек кенә гөрләп барса да, ялгызлыкны һични белән басып булмый. Улы Таһир авылдашы Әлфиягә өйләнеп, тормыш корып җибәргән. Бүген алар төп йортта әтиләре янәшәсендә яши. Таһир – остаханәдә Хәмзә абыйның уң кулы. Ул да шунда эшли. Казанда компьютер буенча белем алып кайткан. Сайтка җиһазларның рәсемнәрен кертә, белдерүләр элә һәм башка эшләрне үз җаваплылыгында тота.
Лилия ЙОСЫПОВА |
Иң күп укылган
|