поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
31.07.2017 Мәдәният

Урал Рәшитов: «Хәниянең сумкасында кәбестә, тушенка йөрткән чакларны да хәтерлим»

- Авылда, район үзәгендә яшәгән еллар иде. Җырларым аудио һәм видеотасмаларда тарала, әмма мине танымыйлар, белмиләр. Шәхсән таныш булмасак та, ул вакытта Хәния берничә җырымны башкара иде. Бервакыт, аны эзләп, Казанга кузгалдым. Баксаң, ул да мине эзләгән икән. Видеодан күреп, “Миңа шул егетне табыгыз әле”, – дип күпләргә мөрәҗәгать иткән.

Казандагы концертына бардым. Минем җырны башкарганнан соң, сәхнәгә чәчәкләр чыгарырга булдым. "Концерттан соң минем янга керерсең әле", - диде. Аның чакыруы мине гаҗәпкә калдырды. Эстрадабыз примадоннасы авылдан килгән егеткә шулай дип әйтсен әле?!

Шундук бергә эшләү хакында килештек. "Бәйрәм" төркемендә композитор да, гитарачы да, афишалар ясаучы да, киемнәр тегүче дә булырга туры килде. Нәрсә белән генә шөгыльләнсәм дә, Хәния Фәрхи белән берлектә эшләүе бик ошый иде. Беренче елны афишалар ясатып өлгермәделәр дә, бу җаваплылыкны үз өстемә алдым. Фанера, буяу сорадым да, гаражда бикләнеп афишалар ясадым. Рәссам булгач, минем өчен бу авыр булмады. Хәтерлим, ул елны Казан урамнарында иң матур афишалар "Бәйрәм" ансамбленеке иде.



Яңа концерт сезонына костюмнар кирәк, әмма финанслар чикле. Хәния белән Гәбделхәй нәрсә эшләргә икән дип баш вата. "Соңгы 2-3 елда киелгән костюмнарыгызны алып килегез, мин сезгә аларны яңартам", - дидем. Пиджакларның җиңнәрен кистем, гитаристлар шундый яңартылган жилетта чыгыш ясады. Хәниянең күлмәгенә алтын җепләр белән ике аккош чиктек. Ике аккош - "Бәйрәм" ансамбленең символикасы, Гәбделхәй белән Хәниянең мәңгелек мәхәббәтен аңлата иде. Кыскасы, күлмәкләрнең кайсысын кыскартып, кайсысын озынайтып, аларга аппликацияләр ябыштырып, яңа сезонга гардероб тупладык.

Сүз дә юк, эшли башлаган еллар бик авыр иде. Хәниянең сумкасында кәбестә, тушенка йөрткән чакларны да хәтерлим. Гастрольләрдә бергәләп ашарга пешерә идек. Ул соңыннан гына, йолдызларча, кафеларда ашый башладык.

Хәниянең 30га якын җырымны башкаруы – минем өчен иң зур горурлык. Бервакыт, кичен минем янга килде дә: "Иртәнгә әзер җыр кирәк", - дип, "Əлдермеш"нең сүзләрен бирде. Төн йокламадым, яздым. Ул җыр ничектер җиңел иҗат ителде. Хәния аны беренче тыңлаудан, тәүге нотасын ишетүдән яратты. Миннән башка, тагы 2-3 композиторга мөрәҗәгать иткән булган, әмма минем вариантта тукталды. Хәниягә нәрсә һәм ничек кирәк икәнен мин алдан ук сизә идем. Шуңа да, без иҗатташ кына түгел, ә җан дуслар да булдык. Кайчак шалтыратышып, 2-3әр сәгать аралаша идек. Сәхнәдә – ул патшабикә, ә гади тормышта - туган апам. Берничә дистә еллар элек әйткән киңәше мәңгегә хәтедә: “Беркайчан да мал артыннан кума. Бүлмәңдә биклән дә, иҗат ит. Ә байлык, көтелмәгәндә, ишек кагар”. Нәкъ ул әйткәнчә булды да.

Ул – йолдыз! Йолдызлар шулай кинәт сүнә, алар беркайчан да пыскып янмый. Авыр туфрагы җиңел булсын”.


Зоя СОЛОШИНА
Шәһри Казан
№ --- | 31.07.2017
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»