поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
27.12.2009 Җәмгыять

ХЫЯНӘТ ӘЧЕСЕ

Хәмидә әле хәзер дә чибәрлеге, уңганлыгы белән күпләрдән аерылып тора. Аллаһы юлына бирелгән ханым шигырьләр яза, ике улы, эчми, тартмый, намаз укый, дин юлында. Егетләрнең үз гаиләләре. Хәмидә – оныклар әбисе. Аны барысы да хөрмәт итә. Ул урында яткан мохтаҗларга ярдәмен, догаларын ирештерә. Кылган гамәлләренә рәхмәт сүзләре ишетә, өлкәннәрнең хәер-фатихасын ала.

Бер вакыйга хатын йөрәгендә мәңге төзәлмәслек яра-әрнү булып калган.

 

...Себердә яшәүче абыйсының кызы тугач, Хәмидәне бала карарга чакырып алалар. Бертуган абыйсының үтенеченә кыз каршы килә алмый, аннары әти-әниләре дә сигез класс тәмамлаган кызларын өйдә бикләп тота алмыйлар, әйдә, дөнья күрсен, абыйсына да булышсын, дип, шул якка баручы кеше белән поездга утыртып җибәрәләр.

 

Ул елларда 3 ел бала белән өйдә утыру дигән нәрсә юк. Хәмидә кечкенә Наиләнең тешләре чыгуын да, тәпи йөреп китүен дә, сөйләшә башлавын да үз күзләре белән күрә. Бала аны үз анасыдай кабул итә, ярата һәм күп вакытын Хәмидә белән үткәрә. Абыйсы, җиңгәчие эштә вакытта кызлар икәү ләчтит саталар, балаларча хыялланалар. Наилә, Хәмидәнең кочагына кереп: «Мин сине һәрвакыт яратырмын», – ди. Наиләне балалар бакчасына урнаштыргач, Хәмидә туган якларына кайтып китә дә, әти-әнисе янында бер атна булганнан соң, калага юл ала. Ул укырга керә, эшкә дә урнаша. Үзенә тулай торактан урын да бирәләр.

 

Уңган, чибәр, акыллы кыз егетләр игътибарыннан читтә калмый. Аңа кияүгә чыгарга тәкъдим итүчеләр дә байтак була. Егетенең хәрби хезмәттән кайтканын көтсә дә, язмыш-тәкъдир дигәнең барысын да үзенчә хәл итә. Бер шофер егет аның башын әйләндерә. Хәмидә кияүгә чыга, ике уллары туа.

 

Себердә туган теге кыз да үсә. Укырга кергәндә, изге күңелле Хәмидә аны үзләренә чакырып китерә. Кызны теләгән уку йортына кертәләр. Бу вакытта инде Хәмидәнең ире дәрәҗәле кеше була. Шофер тугрылыгы аны биеккә күтәрә: җитәкчесе дипломлы да итә, үзенә урынбасар итеп ала.

 

Хәмидә исә көн саен эшкә йөри, балаларын тәрбияли һәм җитәкче дәрәҗәсенә күтәрелгән иренә кадер-хөрмәт күрсәтә, көн саен үтүкләнгән чалбар, чиста ак күлмәк... Хатынның бар уй-нияте балаларын, ирен сәламәт, имин, бәхетле итү була. Шөкер, әнә ничек матур яшиләр алар. Ул балаларын, ирен, Наиләне ярата. Адәм баласына тагын ни кирәк?!

 

Себер кызы икенче курста укыганда ук кияүгә чыга, ике кыз тудыра. Әмма кызы мәктәпкә укырга кергәндә иренә авыр кайгы сала, «Башка синең белән яшәргә теләмим», – ди. Бары тик хатыны, кызлары өчен генә яшәүче ир бу сүзләрдән югалып кала. Хәмидәнең ире исә, ял йортына барам, дип чыгып китә дә шуннан өенә кайтмый. Бу хәл улларын да, хатынны да хәвефкә сала. Олы улы кызыксынып эзли башлагач, әнисе белән егерме ике ел гомер иткән әтисенең үзеннән егерме яшькә яшьрәк Наилә белән яшәп ятуын ачыклый.

 

Чынлыкта бу ике гаиләне җимерү планы күптән корылган һәм җай чыкканы гына көтелгән була. Хәмидә, иренең һәр сүзенә ышанучы хатын, имеш, улына фатир булыр дигән документка кул куеп, үзенең аерылышу кәгазенә кул куйган булып чыга. Ир ул фатирны ала анысы, тик өйләнгән улына аны бирми. Шулай итеп, ике әхлаксыз аркасында алты кешенең язмышы чәлпәрәмә килә.

 

Бәхетсезлек үлчәмендә төрле авырлыклар бардыр, әмма иң рәнҗеткәне, мөгаен, ышанып гомер иткән иң якын, иң кадерле кешеләреңнең хыянәтедер. Бертуган абыеңның үз кулларың белән үстергән кызы гомер иткән иреңне тартып алсын әле!

 

Аллаһка инанып, иманлы гомер кичерү генә Хәмидәне туры юлда саклап калдыргандыр. Акыллы, тәүфыйкълы уллары да аңа таяныч булган.

 

Хәмидәгә хыянәт иткән Наилә карт иренә хыянәт итмәс, аны ташлап китмәс дип кем әйтә ала?! Ярый ла ул хыянәтче картлачның соңгы көннәрендә авызына су салырдай кешеләр табылса.

 

Аллаһы Тәгалә хыянәтчеләргә тиешлесен бирә. Аннан инде байлык та, дәрәҗә дә коткарып кала алмый шул.


Сәрмәдия СӨЛӘЙМАН
Шәһри Казан
№ 235 |
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»