|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
17.07.2017 Шоу-бизнес
Салават Миңнеханов тешсез балачак ФОТОларын күрсәттеБалачак барыбызны да сагындыра торган онытылмаслык вакыт. Менә җырчы Салават Миңнеханов та "ностальгия"гә бирелеп Инстаграмда балачак фотоларын элгән. Ә сез беренче карауда ук таныдыгызмы? "Күрәсең фотога төшерүче уенчык селкеп торган, шулай булмаса, мин һичшиксез обьективка туры караган булыр идем", - ди ул беренче фото турында. "Өч ел чамасы тешсез йөргәнмен. Әти-әниләр борчыла башлаган, ләкин юкка" - ди әлеге фото хакында. Ә менә монысы аерым бер тарих. "Бу көнне яхшы хәтерлим. Мине бал кортлары чаккан иде. Фотога төшерүче төрлечә боргалап утыртырга маташса да, муенымның ничек итеп шешкәнен күрергә мөмкин"- ди Салават. Ә янәшәсендә кем дип уйлыйсыз? Исемнәре Эдуард һәм Азамат))) Җавапларыгызны комментларга языгыз, ярыймы?!
--- |
Иң күп укылган
|