поиск новостей
  • 19.03 "Ләйлә вә Мәҗнүн" Кариев театры, 18:30
  • 19.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.03 "Ут чәчәге" Кариев театры, 13:00
  • 20.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт" Тинчурин театры, 18:30
  • 21.03 "Анна Ахматова:Вакыт кайтавазы" Кариев театры, 13:00
  • 21.03 "Эх, алмагачлары!" Тинчурин театры, 18:30
  • 22.03 "Корт" Кариев театры, 18:30
  • 22.03 "Ай, былбылым!" Тинчурин театры, 18:30
  • 23.03 "Йосыф" Кариев театры, 18:00
  • 23.03 "Бәхетле көнем" Кариев театры, 13:00
  • 23.03 "Яратам! Бетте-китте!" Тинчурин театры, 17:00
  • 24.03 "Әлифба:Хәрефләр дөньясында" Кариев театры, 13:00
  • 24.03 "Мәдинә" Тинчурин театры, 17:00
  • 26.03 "Мио, минем Мио!" Кариев театры, 18:30
  • 26.03 "Җилкәнсезләр" Тинчурин театры 12:00 һәм 18:30
  • 27.03 "Гөлчәчәк" Кариев театры, 19:00
  • 27.03 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
Бүген кемнәр туган
  • 19 Март
  • Татьяна Водопьянова - дәүләт эшлеклесе
  • Камил Гайнуллин - актер
  • Ренат Вәлиуллин - дәүләт эшлеклесе
  • Илшат Вәлиулла - язучы
  • Гөлнур Корбанова - шагыйрә
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Кому требуется шпаклевка, обои, по городу Казани также Арск обращаться по тел +7 (917) 266-37-64.
  • Яр Чаллыда 2-бүлмәле фатир сатыла:Яңа шәһәр, 30 комплекс. Мәйданы 52 кв.м. Планировкасы әйбәт - распашонка. Җылы, яхшы хәлдә. Хуҗасы сата. Телефон:8-9631571216
  • Хәерле көн! "Салават Купере 2" торак комплексында бөтен унайлыклары булган 2 бүлмәле квартира арендага бирелә. 3 этажда. Өр-яңа ремонт, мебель. "Бәхетле" артында урнашкан. Тәртипле татар гаиләсе эзлибез. Йорт хайваннарсыз. Төп шарт: тәртип, чисталык, вакытында түләү. Риелторларсыз. Элемтәләр өчен телефон: 89534975861
  • Студентлар өчен өстәмә эш. 8-917-880-94-77
Архив
 
23.06.2017 Язмыш

"Бу оятсызлыкка бөтен авыл халкы рәнҗи"

Татар хатыны ниләр күрми?! Татар әдәбияты классигы Галимҗан Ибраһимов куйган бу сорауга тормыш үзе җавап биреп тора, моңа мисаллар күп. Күршебез Минҗамал апаның гомер юлына күз салсаң да: “Татар хатыны ниләр генә күрми!..” – дип гаҗәпләнерлек. Әнием сөйләгәннәргә нигезләнеп, күрше апа турында язарга утырдым әле.

Кара бөдрә чәчле, җырдагыча, сызылып киткән кара мыеклы Сәлимхан, авылның чибәре, үтә уңган Минҗамалга бер күрүдә гашыйк була. Озын-озакка сузмыйча, кавышып куялар. Яшь гаилә авыл халкы сокланырлык итеп яшәп, бер кыз, өч ир бала үстереп ятканда, Ватан сугышы башлана һәм Сәлимхан, беренчеләрдән булып, сугышка китә. Минҗамал итәгендә дүрт бала: олысы Гөлҗамалга 6 яшь, кечесенә – Тәлгатькә 1 яшь... Алда – дүрт елга сузылган мәхшәр. Авыл халкы сугыш бетәр, якыннарыбыз исән-имин кайтыр дип теш кысып түзеп, өметләнеп яши, тормыш авырлыгын бергә күтәрә. Минҗамал да көне-төне эшли, кечкенә сабыйларын бүтән балалар кебек бик иртә өлгерергә мәҗбүр булган олы кызы Гөлҗамал карый, хуҗалык эшләрен дә шул бала алып бара.

Сәлимхан яудан исән-имин әйләнеп кайта. Шатлыгы эченә сыймаган 5 яшьлек Тәлгать, әтисен беренче мәртәбә күрүе булса да: “Исәнме, әти!” – дип, зурларча кул биреп күрешә. Аннан: “Әтием кайтты!” – дип, әтисенең кызыл йолдызлы пилоткасын киеп, урамга, иптәш малайлары янына йөгереп чыга. Минҗамал, инде тормышыбыз җайланыр, балалар да әтиле үсәрләр дип, сөенеп бетә алмый. Әмма аны сынауларның иң ачысы алда көтә әле.

Сәлимхан җиң сызганып эшкә керешергә ашыкмый. Колхоз эшенә сирәк кенә чыккалап тора-торуын. Тик, зур сугышлар кичеп кайткан фронтовик ачлык, юклык дигән дошман белән көрәшергә үзендә көч тапмый. Үзләреннән ерак түгел генә яшәүче бер балалы, таза тормышлы тол хатынга йортка керә, сугышка кадәр корып киткән оя-гаиләсен акчалы бичәнең җылы кочагына алмаштыра. Бу оятсызлыкка бөтен авыл халкы рәнҗи. Минҗамал тагын бер оя бала белән өч-дүрт терәүле йортта утырып кала. Балалар да әтисез... Тәлгате әтисен юксынып бик озак елый. Зурларының да авыр кичерешләре ана йөрәге аша үтә. Авыр хәсрәттән кешенең чәчләре бер мизгел эчендә агара диләр. Минҗамалның чал төс яңа гына керә башлаган чәче дә бер-ике көндә агарып бетә.

Сугыш вакытындагы һәм аннан соңгы еллар авырлыкларын үз җилкәләренә алган көчле рухлы аналар каршында баш ияргә генә кала. Минҗамал бирешми, мин балаларга кирәк дип, тормышка ябыша, күз яшьләрен күрсәтми. Аның уң кулы, бер эштән дә курыкмаучы Гөлҗамалы бар. Әкренләп ир балалары да кул арасына керә башлый. Үзе колхоз эшеннән кайтып керми. Күрше-күлән дә булдыра алганча ярдәм итә. Колхоз да әкренләп тернәкләнә. Колхоз һәм мәктәп авыр хәлле, тулы булмаган гаилә балаларына елга бер мәртәбә булса да кием-салым белән ярдәм итә башлый.

Башлангыч мәктәпне тәмамлауга, Гөлҗамал колхозга яшь бозаулар карарга керә, аннан сыер савучы булып эшли. Тырышлыгы белән колхозда гына түгел, райондагы сыер савучылар арасында да беренчеләрдән була. Көзләрен эш көненә йөге белән икмәген, күп кенә кыйммәтле бүләкләр дә алып тора. Энеләре дә укуларын тәмамлау белән колхозда эш табалар. Бер канатсыз, тулы булмаган гаилә колхоз ярдәме белән яңа йорт җиткереп керә. Тәлгатькә дә 7 еллык авыл мәктәбен бетерү мөмкинлеге туа.

Буйсынга чибәр, эшкә уңган Гөлҗамалга күп егетләр күз сала, өйләренә яучылар да еш килә. Тик ул ризалыгын гына бирергә ашыкмый: энеләрен аякка бастырырга кирәк, сәламәтлеге таушалган әнисен ничек калдырып китсен? Алга китеп шуны әйтим: ул бөтен гомерен энеләренә, аларның балаларына багышлый. Соңгы көннәренә кадәр аларның, авылдашларының кадер-хөрмәтен күреп яши.
Сабыр төбе сары алтын, ди халык. Тик ул алтынның авырлыгын сабыр иткән кеше генә беләдер шул. Минҗамал мул, таза тормышны да күрә алуына сөенеп туя алмый. Тырыш, эшчән булып үскән балалары әниләренең йөзенә кызыллык китерми. Ана кешегә моннан да зур бәхет бармы?!

Көннәрдән бер көнне Сәлимханны авыр чир аяктан ега һәм икенче хатынына аның кирәге калмый. Кайчандыр хыянәт итүе, балаларын ташлап чыгып китүе өчен оят булса да, ул, тәвәккәллеген җыеп, Минҗамал янына килә. Ни дисәң дә, балаларыбызның атасы инде дип, кызгана аны Минҗамал. Бәлки, берәр вакыт кавышырбыз әле дигән өмет тә яшәгән була күңелендә. Әмма балалары әтиләрен инде кабул итмиләр. Сәлимхан соңгы көннәрен үзенең эш урынында – кибет каравылчысы будкасында үткәрә. Ә соңгы юлга аны, барлык йолаларын китереп, балалары белән бергә Минҗамал озата. Шуннан соң күп тә үтми, үзе дә чиргә сабыша. Урамда уйнап йөргән бала-чага янына барып: “Тәлгать, улым, әтиең кайтты”, – дип, Тәлгатен эзләп йөргәнен күргән авылдашларының аны кызганудан үзәкләре өзелә.

Минҗамал апа авырып озак ятмый. Җәйнең матур бер иртәсендә йоклаган җиреннән ахирәткә китеп бара. Олы йөрәкле ананы якыннары, барлык авыл халкы мәңгелек йортка зурлап озата. Сәлимхан кабере янәшәсенә җирлиләр үзен. Шулай итеп, фани дөнья кавыштырып һәм бик авыр итеп аерган ике йөрәк бакыйлыкта янәшә урын ала.


Клара ВӘЛИШИНА-САБИРОВА, Сарман
Татарстан яшьләре
№ --- | 23.06.2017
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»