поиск новостей
  • 19.03 "Ләйлә вә Мәҗнүн" Кариев театры, 18:30
  • 19.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.03 "Ут чәчәге" Кариев театры, 13:00
  • 20.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт" Тинчурин театры, 18:30
  • 21.03 "Анна Ахматова:Вакыт кайтавазы" Кариев театры, 13:00
  • 21.03 "Эх, алмагачлары!" Тинчурин театры, 18:30
  • 22.03 "Корт" Кариев театры, 18:30
  • 22.03 "Ай, былбылым!" Тинчурин театры, 18:30
  • 23.03 "Йосыф" Кариев театры, 18:00
  • 23.03 "Бәхетле көнем" Кариев театры, 13:00
  • 23.03 "Яратам! Бетте-китте!" Тинчурин театры, 17:00
  • 24.03 "Әлифба:Хәрефләр дөньясында" Кариев театры, 13:00
  • 24.03 "Мәдинә" Тинчурин театры, 17:00
  • 26.03 "Мио, минем Мио!" Кариев театры, 18:30
  • 26.03 "Җилкәнсезләр" Тинчурин театры 12:00 һәм 18:30
  • 27.03 "Гөлчәчәк" Кариев театры, 19:00
  • 27.03 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
Бүген кемнәр туган
  • 19 Март
  • Татьяна Водопьянова - дәүләт эшлеклесе
  • Камил Гайнуллин - актер
  • Ренат Вәлиуллин - дәүләт эшлеклесе
  • Илшат Вәлиулла - язучы
  • Гөлнур Корбанова - шагыйрә
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Кому требуется шпаклевка, обои, по городу Казани также Арск обращаться по тел +7 (917) 266-37-64.
  • Яр Чаллыда 2-бүлмәле фатир сатыла:Яңа шәһәр, 30 комплекс. Мәйданы 52 кв.м. Планировкасы әйбәт - распашонка. Җылы, яхшы хәлдә. Хуҗасы сата. Телефон:8-9631571216
  • Хәерле көн! "Салават Купере 2" торак комплексында бөтен унайлыклары булган 2 бүлмәле квартира арендага бирелә. 3 этажда. Өр-яңа ремонт, мебель. "Бәхетле" артында урнашкан. Тәртипле татар гаиләсе эзлибез. Йорт хайваннарсыз. Төп шарт: тәртип, чисталык, вакытында түләү. Риелторларсыз. Элемтәләр өчен телефон: 89534975861
  • Студентлар өчен өстәмә эш. 8-917-880-94-77
Архив
 
23.06.2017 Шоу-бизнес

Ильвина: «Алты ел бергә яшәгәннән соң, баламны җитәкләп, ике капчык кием белән иремнән киттем-күпләр аңламады»

Ильвина белән очрашып танышуыбызга сигез-тугыз ел булган икән инде. Ул вакытларда җырчы кыз «Барс-медиа» компаниясе белән килешү төзеп, эстрадада тәүге адымнарын гына ясап килә иде. Ниләр хакында әңгәмә коруыбызны чамаласам да, сөйләшкән сүзләребез аермачык хәтердә сакланмаган.

Шәхес буларак ачылу, төпле фикер җитеп бетмәгәндер, күрәсең. Ул аның яшьлеге, тәҗрибәсезлеге нәтиҗәсендә булгандыр, чөнки кайнап торган эстрада «казаны»нда беренче чыныгу алган яшь егет-кызларның тормышка үз карашлары, төпле фикерләре дә тупланмаган була әле... Ә бүген Ильвина башка.

Шул еллар эчендә җырчының иҗатында да, шәхси тормышында да никадәрле үзгәрешләр булды. Бүген ул – саллы гына репертуар туплаган, искиткеч югары дәрәҗәдәге, зәвыклы программа әзерләп, халыкны шаккатырган, үз тамашачысын булдырган популяр җырчы. Боларга түбән тавыш тембрын, гүзәл буй-сынын, чибәрлеген дә өстәсәң, шактый тулы образ барлыкка килә дә куя. Җылы һәм эчкерсез әңгәмәбездә Ильвина иҗатына булган таләпчәнлеге, гаилә кыйммәтләре, элеккеге ире белән мөнәсәбәтләре, үз-үзе белән гармониядә яшәү серен ача.

– Ильвина, балачагыңның иң истә калган мизгелләрен, матур хатирәләрен искә төшерик әле.
– Балачагым ыгы-зыгыда узды, чөнки үз-үземне белә-белгәннән бирле һәрчак нидер эзләндем, нәрсәгәдер өйрәндем. Кечкенә чагымнан ук мөстәкыйльлеккә омтылып, җитди карарларны үзем кабул итә идем. Әти-әнием дә холкымдагы шушы ягымны аңлаганнардыр, күрәсең, беркайчан да каршы килмәделәр. Укырга да алты яшьтән кердем. Беркемгә дә әйтмичә, музыка мәктәбенең баян сыйныфына язылып кайттым. Мәктәптәге түгәрәкләргә, конкурсларга да үзем языла идем. Урта мәктәпне алтын медальгә һәм Казанның 22нче музыка мәктәбен кызыл аттестатка тәмамладым. Шуннан Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетының эстрада актеры бүлегенә укырга кердем.
Бер елдан соң Казан химия технология университетында читтән торып, кием буенча дизайнерлык һөнәрен үзләштерә башладым. Болардан тыш, балачагым дигәндә, әлбәттә инде, Спас районының Тукай авылында яшәүче дәү әти-дәү әни йорты күзаллана. Мин уен-көлке, мәхәббәт тулы гаиләдә үстем. Әби-бабам бик акыллы, зирәк кешеләр. Минем өчен алар ир белән хатын, әти-әни белән бала арасындагы, оныкларга булган мөнәсәбәтләрдә – үрнәк. Дәү әти музыка укытучысы иде. Дәү әниемнең балачагы, яшүсмер еллары исә бик авыр тормышта узган. Ул, 1,5 яшендә үк әнисе ташлап киткәч, апасы тәрбиясендә үскән, шул сәбәпле укый да алмаган. Гел колхоз эшендә булган. Максатчан кеше буларак, Казанга килеп, әнисен эзләп тапкан. Менә шул вакытта инде аны дәү әти күреп алган. Ә егет авылның күз өстендәге кашы: чибәр, мәһабәт гәүдәле, эчми-тартмый, әле өстәвенә гармунчы да. Шуннан бирле алар аерылмаган – тормыш корганнарына быел 55 ел булды. Дәү әти белән дәү әни бер-берсеннән башка яши алмыйлар. Без аларны аерым-аерым күз алдына да китермибез.



– Миңа нишләптер синең тормышыңда барысы да әзергә-бәзер булгандыр кебек тоела иде.

– Барысы да шулай уйлый. Әмма ул алай түгел. Безнең гаилә 12 ел буена ун квадрат метр мәйданлы тулай торакта яшәде. Әтием – полиция хезмәткәре, әнием – башлангыч сыйныф укытучысы. Мин әнигә гел: «Әни, менә күрерсең, безнең барысы да булачак», – дип әйтә идем. Аллаһы Тәгаләгә бик нык ышанам. Ул миңа гел ярдәм итте. Һәрвакыт кирәкле кешеләр белән очраштырды. Ә мин үзем һаман ашыгам, вакытны куалыйм. Концертымнан соң тынычланырмын инде дип уйлаган идем, әмма әле һаман да нидер җитми икән. Әни: «Кызым, сиңа гел нидер кирәк. Алай ярамый, тукталып тор бераз», – ди. Шул ук вакытта бәрә-суга, вата-җимерә дә эшләмим: һәр нәрсә үз җае белән бара. Иң мөһиме: теләгем бар, ә калганы үзеннән-үзе килеп чыга. Монда бәлки психология белән мавыгуымның да өлеше зурдыр. Нинди генә хәл булса да, фикерләремне яхшы якка юнәлтергә тырышам. Тормыштан ямь табып яшим. Нинди генә хәл килеп чыкса да, акыллы фикер йөртергә, ачык, гади булырга кирәклегенә төшендем.



– Ильвина, мин синең иҗатыңны, шартлы рәвештә, ике чорга бүлеп карыйм. Аның беренчесе – «Барс медиа» канаты астында «нужа» күрми генә эстрадага беренче адымнарыңны ясаган, кияүгә чыгып, бәби алып кайткан еллар булса, икенчесе – иҗатыңдагы эзләнүләр, туктап хәл җыйганнан соң, сәхнәгә кабат әйләнеп кайтуың. Халыкның сине чын мәгънәсендә җырчы итеп тануы да шушы соңгы елларга туры килде.
– Дөрес, эзләнү дә, төшенкелеккә бирелү дә булды, чөнки иҗатымның башлангыч чорында халыкка ошар өчен талант, тавыш кына җитмәвенә төшендем. Кияүгә чыккач та эзләнү булды, әмма монысы күңелдәге эзләнү иде. Күпмедер вакыт җырламый торгач, илһам чыганагын иҗаттан алуымны аңладым – күңелне бит алдап булмый. Бу эчке көрәшем акрынлап гаиләдәге мөнәсәбәтләрдә дә чагылыш таба башлады. Гомумән, иҗат кешесе белән яшәү бик авыр дип саныйм. Андый каршылык бездә дә бар иде. Иҗат белән шөгыльләнер өчен илһам кирәк, ә минем аны алыр җирем юк иде.



Алты ел бергә яшәгәннән соң, иремнән киттем. Яшермим, иҗатка кабаттан әйләнеп кайтуымның беренче максаты – акча эшләү иде. Шуңа күрә акрынлап банкетларда чыгыш ясый башладым. Нинди генә бәя тәкъдим итсәләр дә, ике куллап риза булдым: акча гына бирсеннәр! Чөнки мин хәзер ялгыз хатын, балам, аның алдында җаваплылык бар. Дөрес, бүген барысы да җайланды. Финанс мәсьәләләре дә, элеккеге ирем белән мөнәсәбәтләр дә. Мин аңа чиксез рәхмәтлемен, чөнки Булат белән бергә булган вакытлар миңа зур мәктәп булды.

Беренче чиратта, хатын-кыз буларак ачылуда. Шушы хәлләрдән соң миндә җаваплылык хисе тагын да артты, шәхес буларак үстем. Һәм, ниһаять, күптәннән хыялланган тамашамны тәкъдим иттем.

– Күптән түгел генә син «Алда мине» җырына төшерелгән клибыңны да тәкъдим иттең. Аңлавымча, анда сүз ялгызлык турында.
– Әйе. Бу җырны бик яраттым. Без аны Мәскәүдә төшердек, чөнки ул – ялгызлар шәһәре. Анда халык исән калырга тырышып гомер кичерә, эзләнү, нужару, ясалма, файда алырга гына корылган мөнәсәбәтләр белән яши, кешеләр хәтта урамда да ялгызлары гына йөри. Минем иң курыкканым – ялгызлык, хәтта үзем генә өстәл янына утырып ашарга да куркам... Гомумән, минемчә, күпләр уйлап чыгарылган дөньяда, «Кеше ни әйтер?» дип яши. Иремнән китүемне дә күпләр аңламады. Ә минем күңел кушканча яшисем килә. Җанымда мәхәббәт бетте, сүнде, тыным кысыла башлады. Шулай булгач, кешене алдау була бит, ә мин ялган дөньяда яши алмыйм. Булатка да барысын сөйләп аңлаттым. Бүген без бик яхшы мөнәсәбәтләрдә.

Ир белән хатын булудан туктасак та, без яхшы әти-әни. Ике арада мәхәббәт сүнгән гаиләдә тәрбияләнгән баланың да тормышы яхшы булмаячак. Әгәр алга таба да үз-үземне алдап яшәгән булсам, үземне бетерәчәк идем. Әле бу хакта беркемгә сөйләгәнем булмады, беренче тапкыр сезгә ачылам: тормышта чагымда башымда шеш бар иде. Күптән түгел генә узган тикшеренү нәтиҗәләре аның беткәнлеген күрсәтте. Минемчә, кеше шешләрне үзе ясый. Иремнән киткәч, үзем дә үзгәрдем, ышанасыңмы, ул төнне мин рәхәтләнеп, йокым туйганчы изрәп йокладым. Бөтен тәнемнең, күңелемнең ял итүен сиздем, чөнки хәзер миңа беркемне дә алдап яшәргә кирәкми иде: намусым чиста. Холкым буенча, мин бик сабыр. Бөтенесен калдырып чыгып киткәндә дә җиңел булмады, әлбәттә, чөнки гаиләле чагымда бернигә дә мохтаҗлык кичермәдем. Ә Булаттан мин баламны җитәкләп, ике капчык кием белән билгесезлеккә чыгып киттем. Әмма тормышта үзгәртеп булмый торган ситуацияләрдә түзәргә кирәкми.

– Көчле рухлы кешегә йомшак хатын-кыз булу авырмы?
– Хатын-кызның көче нәрсәдә соң, дим мин шушы сорауны бирүчеләргә. Төпле фикерең бар, тормышны яратасың, төшенкелеккә бирелмисең, барысын да булдырасың, диләр... Бәлки, көчледер... Әмма актив булсам да, энергетикам тыныч. Вакытны дөрес планлаштыра белгәнлектән, һәрнәрсәгә дә өлгерәм... Шул ук вакытта үземне кызганып, тәгәри-тәгәри елаган вакытларым да бик еш була. Барысы да яхшы, барысыннан канәгать булганда да... Күрәсең, күңелемә шулай кирәктер...



– Нинди генә көчле шәхес булсаң да, аерылышу, юлларның ике якка китүе һәрвакыт авыр дип уйлыйм. Бу хакта үзең дә яшермисең. Синең хәлдә калган башка хатын-кызларга дә ярдәме тияр, бәлки: яшәү ямен югалтмас өчен, нәрсә эшләргә кирәк дип саныйсың.
– Мин үз мисалымда гына әйтә алам. Беренчедән, иҗат ярдәм итте. Икенчедән, психология белән мавыгуым булышты, чөнки даими рәвештә, профилактика максатыннан, психологка йөрим. Бу сөйләшүләр барлык уйны да позитивка корырга, йоклаганда, ял иткәндә баш миен ял иттерә белергә ярдәм итә. Нинди генә максат куйсам да, төп игътибарны проблемага юнәлтмим, ә планлаштырган эшемнең нәтиҗәсен күз алдыма китерәм һәм чын күңелдән ышанам.



– Хатын-кыз эшендә нинди генә уңышларга ирешмәсен, аның тормышындагы иң зур казанышы – бала үстерү. Ильвина, кызыгыз Раянаны ничек тәрбиялисең? Син нинди әни?
– Таләпчән, тәрбиясезлекне яратмыйм. Үземә куйган таләпчәнлекне баламнан да таләп итәм. Ул биш яше тулганчы ук Халыкара мәктәптә укый башлады. Рус һәм татар телләреннән кала, инглизчә өйрәнә. Бик иртә укырга бирүгә борчылмадым, чөнки аның әзер икәнен белдем. Раяна инглиз телен бик яхшы белә, ачык йөзле, тиз таныша, аралашучан, шул ук вакытта тыйнак. Татарча аңласа да, күбрәк русча сөйләшә.

– Сине хуҗабикә буларак та беләсе килә.
– Өйдәге бөтен эшне дә үзем башкарам. Пешеренергә, аеруча камыр ризыкларын әзерләргә бик яратам, кирәк икән, аш-су бүлмәсеннән тәүлек буена да чыкмаска мөмкинмен. Ашарга әзерләргә үзлегемнән өйрәндем. Әни бөтенләй дә диярлек камыр ризыкларын әзерләми. Кечкенә чагымда дәү әни шифаханәгә киткәч, тавыкларга ризык әзерли, сыер сава, бәпкәләр саклый, дәү әтигә көненә өчәр тапкыр ашарга пешерә идем. Минем үземнән дә кунакның өзелгәне юк. Әгәр йортыбызга кеше килми торса, күңелсез. Аларны каршы алырга, сыйларга, аралашырга, серләшергә яратам. Кешегә бәйрәм ясаудан, яхшылык эшләүдән, бернинди сәбәпсез дә бүләкләр бирүдән тәм табам. Өебездә уңайлы, тыныч атмосфера булсын өчен, барысын да эшлим. Минем өчен ризыкның бизәлеше, эстетика бик мөһим. Бу минем өчен – норма. Ә менә үзем кунакка йөрергә бик яратмыйм. Бик ышанучан кеше булуыма карамастан, вакыт белән сыналган чын дусларым бик аз.



– Ильвина, эстрададагы хатын-кыз җырчылар арасында чибәрлегең, сәхнәдә үз-үзеңне тотышың белән дә аерылып торасың. Гафу ит, синең хакта берничә пластик операция ясаган дигән сүзләр дә йөрде.
– Әйе шул, бу хакта үземнән дә сораганнары бар. (Елмая. – Авт.) Борынын, иренен, тешләрен ясаткан, дип тә сөйләделәр. Юк, мин бары тик дөрес итеп бизәнергә генә өйрәндем. Кияүдә булган елларда үз-үземне бәяләп бетермәгәнмен. «Миннән булмый» дип уйладым. Яши-яши, үз-үзеңә ышанырга, үзеңне яратырга кирәклегенә инандым. Кияүгә чыкканчы, бик җитди юл һәлакәтенә эләгеп, тавышсыз калган идем. Ул вакытта кешеләрдән яшеренеп, дин юлына басасым, яулык ябасым килгән чаклар да булды. Ходайга чын күңелдән рәхмәт әйтәм, Аллага шөкер, ураза тотам, көн саен диярлек дусларымны җыеп, ифтар ашлары үткәрәм. Миңа менә шулай рәхәт!


Зөһрә САДЫЙКОВА
Шәһри Казан
№ --- | 22.06.2017
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»