|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
31.05.2017 Матбугат
Ветеран-журналист Галәветдин Зыятдинов вафатТатар журналистикасында үлем арты үлем. Тагын бер кайгылы хәбәр. Казан телевидениесендә төрле елларда эшләгән ветеран журналист Галәветдин Зыятдинов бүген якты дөньядан киткән. Күпләр аны Галәү Зыятдинов, Алик Зыятдинов дип беләдер. Ул "Авыл" тапшыруын алып бара иде. Галәветдин абыйны легендар журналист дисәң дә була. Аның авыл җиреннән үзенчәлекле интервьюларын күпләр хәтерлидер. Кызганыч, Галәветдин Зыятдинов 77нче яше белән барганда озакка сузылган авырудан китеп барды, яман чирне җиңә алмады. "Матбугат.ру"га билгеле булганча, мәрхүм белән хушлашу иртәгә 1 июнь көнне 09:00 сәгатьтә Казанның Серов урамы 35 йортта узачак. Аннары Теләче районына алып китәчәкләр. Мәрхүм шул яктан иде. Галәветдин Зыятдиновның туганнарының һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклашабыз. P.S. Ни кызганыч, Галәү абыйның фотосын таба алмадык. Әгәр укучыларыбызда булса, редакциягә җибәрүегезне үтенәбез. Рәхмәт.
--- |
Иң күп укылган
|