|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
31.05.2017 Ана теле
“Ана теле”. Бер сүзгә бер кәлимә: “Кайсы”мы, “кайсысы”мы?Бу сорауны да “Ана теле” сәхифәсен ачып җибәргәндә фикерләре белән катнашкан интернетчыбыз Мансур Сәгъдиев кузгаткан иде. Дөрес, ул аны хата дип тамгаламаган, бәлки сөйләм барышында “абына” торган “түмгәк” дип бик оста сурәтләгән. Аңлашу, аралашуга комачаулый икән, димәк ки, барыбер аңа игътибар итәргә, аннан котылырга кирәк. Үткән язмада без сүз, сүзтезмәдән торган хаталардан башлап та аваз (хәреф), иҗектән барлыкка килә торган хаталарга күчүебезнең сәбәбен ачыклаган идек – хата бер генә аваз (хәрефтән) торса да, ул сөйләмдә мәгънә кимчелеге китереп чыгара, урынсыз (артык йә ким) авазны, иҗекне (кушымчаны) тыңлаучы, укучы тоеп, кәефсезләнә, шуны уйлауга вакытын, көчен исраф итә. Мондый хата да безнең сөйләмдә шактый. Татар сөйләмендә аларның булуы табигый, чөнки безнең тел – төп хәсияти үзенчәлекләренең берсе ялганмалык булган тел, анда иҗек-кушымчалар (морфемалар) да бихисап мәгънә төсмерләренә ия, аларны урынлы -урынсыз (артык йә ким) куллану да хатага сәбәп була. Ана телен башка телләргә чагыштырып өйрәнгән, бигрәк тә шулар тәэсирендә уйлый, сөйләшә торган кешеләр телебезнең менә бу асыл хәсияте бирә торган мәгънәви нечкәлекләрен тоюдан, кулланудан мәхрүм, дигән идек. Моны “Кайсы, кайсысы?” соравы мисалында ачыграк төшендерик. “Кайсы студентны җиңүче дип билгеләдегез? Фәләнне. Ә ул кайсысыннан өстенрәк чыкты? Ягъни өстәмә “сы” кушымчасы ике “өстен”нең кайсы “өстен”рәк икәнен өстәмә ачыклау өчен кирәк. Димәк ки, сүз эчендә өстәмә аваз (хәреф) йә кушымча өстәү төшенчәне тәгаенрәк ачыклау, өстәмә мәгънә төсмере бирү яисә аны көчәйтү, кабатлау ихтыяҗыннан барлыкка килә. Иҗек белән эш итү ул – иҗади эш. Мәгънә төгәллегенә ирешү өчен иҗатчыга телебездә төрле алым-ысуллар бар. Аларны татар морфологиясе белгечләре Гыйбадулла Алпаров, Диләрә Тумашева, Вәли Хангилдин, Фуат Ганиев, Фәһимә Хисамова хезмәтләреннән табып була. Без кайберләрен генә барлыйк: а) сүздә шул ук иҗек кабатлана: кайсы, кайсысы; берсе, берәүсе, берсесе; ә) синоним иҗекләр бар: җиткерү – җиткезү. “Бердәм гаилә тойгысы” дигән канатлы сүзне дә илгә беренче булып ул җиткезде. (К.у., 1978, №8, 9 б.); Күрсәтү – күргәзү. “Тел дәресләренең яхшы куелуы балага милли әдәбиятның ишекләрен ача: аны сөендерә. гомергә аның рухын сугарачак бер чишмәгә юл күргәзә (Г.Ибраһимов. Татар телен ничек укытырга. Казан, 1916, 9 б.); Мендерү-менгезү; Шул–шушы-шушысы–шунысы Бүген аеруча актив синоним иҗекләр: -лану/-лашу. “Шулай итеп авыл кайный. тартыша, кычкырыша, шул тартыш, кычкырыш эчендә эш эшләнә, авылның аңы арта, революционерлана, үз файдасын үзе аңлый башлый – эшкә өйрәнә (Эшче, 1920, 3 март). Соңгы елларда -лашу активлашты (дөресе активланды да бит, штамп иҗек әрсезрәк, күрәсең); Галиәсгар Камал яңа әдәбиятка нигез салышкан әдипләрнең берсе (А.Әхмәдуллин. Татарстан радиосы, 1989, 7 гыйнв.). Инде ул да салышкач нигезне кем салган соң!? – -Аш/-әш, ыш/-еш кушымчасы уртаклык дәрәҗәсе дип атала. Димәк ки, ул ике тарафлы хәрәкәтне белдерә: әйтик, телевидение тапшыруын алып баручы белән аны караучы бер-берсенә таба тигез хәрәкәтләнсә, алар үзара якынлаша; әгәр берсе аңа таба килеп, (тапшыруны алып баручы), икенчесе – тапшыруны караучы диванда кырын ятып хәрәкәт итмәсә алар бер-берсенә якынлашмый, ә тапшыру якыная. Менә бу кагыйдәгә буйсынмаган очраклар бүген гаммәви чараларда бихисап: Кыенлыклар белән очрашты. Нинди проблемалар белән очрашкан (Болгар радиосы, Май, 2017). Бер тапшыруда гына урынлы-урынсыз: кыенлаша, авырлаша, хәбәрләшә. Риваятьләр бүген дә килеп җитешкән (җиткән) (“Яңа гасыр”, Альберт Шакиров, март, 2017); Азатлык радиосы Германиянең ICATAT Кавказ, татар, төрки халыкларны тикшеренү институты мөдире Мисте Хотопп-Рикке белән әңгәмәләште (Азатлык, 24 май, 2017). Менә шушындый грамматика ягыннан урынлы да кебек, әмма мәгънә кытыршылыгы күңелгә тигән очракларга юлыгып торабыз. Әйдәгез, аларның ни дәрәҗәдә кирәкле, файдалы яисә зарарлы (кирәксез) икәнен бергәләп ачыклыйк. Тел тоемлавыгызны тикшерер өчен күнегү ясарга янә берничә мисал тәкъдим итәбез: Иҗек иҗаты анда мәгънәне йә арттыру, йә киметү күренеше белән бәйле. Ул кайвакыт урынлы, кайвакыт урынсыз була. Менә бу мисалларда иҗат табышларының сөйләм таләпләренә ни дәрәҗәдә җавап бирүен үзегез ачыклагыз әле: Аннары алар, балалар сыман тотаклашып, болын сукмагыннан атладылар (Г.Бәширов. К.у., 1976, №11, 103 б.); Материал җитми, ялгыш юллар белән табыштырабыз (Татарстан радиосы, 1989, 3 ноябрь. Җитәкче сөйли); Ул Ленин әсәрләрен конспектлаштырып укып чыкты; Ш.Бабич “Шура” журналында языша (Г.Гыйлманов); Бригадир көне буе кешеләрне күзәтергә, әйдәкләргә тиеш булган (Татарстан радиосы, 2016, 17 апр.); Йөрәгем бөтенләе белән урыныннан кубарыла (Татарстан радиосы, 1983, 25 апр.); Хуш, иртәгегә хәтле (Нәни принц. Радиоспектакль. Татарстан радиосы. 2016, 4 гыйнв. Р.Вәлиев тәрҗемәсе); Түбәләү, ягъни түбә ябу (Арча районы Бәрәзәбаш авылы экономисты. Татарстан радиосы, 1991, 6 март); Ирләр өчен җылытылган аяк киеме әзерлиләр (Татарстан радиосы, 1990, 7 сент.); Соңгы ике елда халыкара хәл шактый яхшыланды (Татарстан радиосы, 1988, 13 авг.); Әкият тыңларга җыйналдыгызмы инде? (Татарстан радиосы, 1983, 5 окт.); Актаныш укытучысы (математика бугай, телнеке түгел). 85 яшьлек. Тиеш диясен гел тиешле, ди. Кечкенәрәк балалар (“кечкенә” урынына); Алҗытылган (арылган урынына; Бар икәнлеген (икәнен урынына) (Болгар радиосы, апр., май 2017). Аралык (Л.Лерон) (Ара урынына); Бу иҗат “ачышлары”ның кайсы табыш та, кайсысы хата? Моны тыңлаучы (укучы) гына дөрес бәяли ала. Тыңлаучы ишеткән (укучы уйлаган) шушы сөйләмгә, фәнчә әйтсәк, шушы контекстка бәйле төшенчәгә тулысы белән тәңгәл тел берәмлеге белдерелгән булырга тиеш. Югыйсә төшенмәүдән, икеле-микеле аңлаудан, “урынсыз”, “ялгыш”, “килделе-киттеле”, “буталчык” дигән нәтиҗәдән ризасызлык туа. Бу, бәхәссез, хата! Аралашу барышында “Чырай сыту”, “теш шыкырдатып” куюлар, хәтта тыңлау, укудан туктаулар – шушыңдыйлардан. Сөендерә торган табышлар гына насыйп булсын иде. Илдар Низамов,
--- |
Иң күп укылган
|