|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
18.05.2017 Дин
Рамазан – сынау, пакъләну ае якынлашаБөек һәм мөбарәк булган Рамазан аена керәбез. Бу айда мең айдан да кадерле “Кадер кичәсе”бар. Ул Рамазан аеның соңгы ун көнендә үткәрелә. Ураза тоту мөселманнарга Пәйгамбәр с.г.в. һиҗрәтенең икенче елында фарыз кылынган булса да, аның тарихы Адәм галәйһиссәламгә барып тоташа. Адәм галәйһиссәлам җәннәттә тыелган җимешне ашап гөнаһлы булганнан соң, бу җимешнең тәэсире утыз көн дәвамында тәненнән чыгып бетми. Шуннан соң Аллаһы Тәгалә ураза тотуны боерды. Ураза тәэсире нигъмәте белән Адәм галәйһиссәламнең гөнаһка сәбәп булган җимеш тәэсиреннән котылда. Аллаһы Тәгалә “Бәкара” сүрәсенең 183 аятендә әйтә:”Аллаһы Тәгалә Ураза шәрәфәте белән бәндәләрнең ел дәвамында белеп һәм белмичә кылынган гөнаһлардан пакълый”. Уразаның асыл мәгънәсе: ул рухи һәм җисмани яктан пакъландырыр. Ураза йөрәкне, төрле чирләрдән, рухны яман авырулардан арындыра, тәнебезне шлаклардан чистарта. Ураза ул – җан өчен зәкать, бәдәнебез өчен сынау, яхшылык өчен дәгъвәт, гөнаһлардан тыелу, җинаятьләрдән саклану. Ач бәндәнең йөрәге тигез эшли, акылы тынычлана, күзе үткерләнә, йөрүе җиңеләя. Туклык исә ялкаулыкны арттыра, эшкә сәләтне киметә, ди Пәйгамбәребез с.г.в. Шулай ук укыгыз: 2017 елда дини бәйрәмнәр Чыганак: Безнең Чирмешән
--- |
Иң күп укылган
|