поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
10.12.2009 Мәгариф

КЕМНӘР АЛАР "ЯҢА УКЫТУЧЫЛАР"

Русия вице-премьеры Александр Жуков сүзенә ышансаң, соңгы бер елда укытучыларның уртача хезмәт хакы 5 мең сумга артып, 17 мең 400 сумга җиткән. Дөрес, акчаны төрле төбәктә төрлечә алалар. Әйтик, Мәскәү укытучыларының уртача хезмәт хакы 30-35 мең сум булса (60 мең алып эшләүче инглиз, француз теле укытучылары да бар), башкаладан ерагайган саен, хезмәт хаклары кими. Төбәкләрдә гади укытучыларның хезмәт хакы уртача 5-6 мең.

Бүген Татарстанда мәгарифнең яңа стратегиясе эшләнеп ята. Ул гамәлгә керсә, укытучының хезмәт хакын шактый артачак, имеш. Татарстанның Фән-мәгариф министры Альберт Гыйльметдинов конференцияләрнең берсендә болай дигән иде:

 

– Соңгы ун ел дәвамында яңа мәктәпләр салдык, дистәләгән мең компьютер сатып алдык, аларны интернетка тоташтырдык. Суперзаманча кабинетлар ясадык. Бик яхшы, алгарышлы гамәлләр иде бу. Тик ... Баксаң, реформалары уңышка ирешкән илләрдә төп игътибарны мәктәпләрне җиһазлауга түгел, ә укытучынының үзенә юнәлдерәләр икән. Альберт Гыйльметдинов әйтүенчә, Татарстан мәктәпләрендә “Безнең яңа укытучыбыз” дигән программа эшли башлаячак. Шуның ярдәмендә мәктәпләргә лидер укытучыларның яңа буынын китерәчәкләр, иң көчле укытучыларны гына сайлап алачаклар. Моның өчен махсус тестлар әзерләнә. Аларның кайберләре эксперимент рәвешендә таратылган да инде. Тестлар буенча иң яхшы нәтиҗә күрсәткән укытучы хезмәт хакын артыграк алачак. Тест нәтиҗәсе мактанырлык булмаган укытучыга күрсәткечләрне яхшырту өчен вакыт һәм берничә мөмкинлек бирелә. Шуннан соң да тестны уза алмаса, аңа бүтән эшкә китәргә тәкъдим итәчәкләр. Менә шундый сайлап алу мәктәптә иң көчле укытучыларны гына калдырырга һәм аларның хезмәт хакын да гадел рәвештә арттырырга мөмкинлек бирәчәк икән.

 

Яңа стратегия буенча, мәктәпләргә Казан университетларын тәмамлаган иң көчле белгечләрне чакырачаклар. Проектка сайлап алынган һәркемгә лицензияле программалар белән тәэмин ителгән ноутбук тапшырыла. Һөнәри яктан үссен өчен мең китап бүләк итәләр. Гомумән, мәктәпкә иң сәләтлеләрне генә чакырачаклар. Бу ышанычны аклап укытучы биш елдан кандидатлык, ун елдан докторлык диссертациясе якларга тиеш. Билгеле инде, мәктәптәге фән кандидатлары һәм докторлары акчаны да башкаларга караганда күпкә артыграк алачак.

 

 Авызына бал да май дигәндәй, министрның сүзләре белән килешмичә мөмкин түгел шикелле. Ул бит Татарстанның мәгариф үсеше, мәктәпләребезгә иң көчле укытучыларны китерү турында кайгырта. Ә укытучылар үзләре бу хакта ни уйлый? Тест сынауларына мөнәсәбәтләре нинди? Укытучының хезмәт хакы күпме булырга тиеш? Шушы темаларга мәктәптә 10 һәм 22 ел эшләгән ике укытучы белән сөйләшеп алдым. Аның берсе – шәһәр мәктәбендә, икенчесе авылда укыта. Исемнәрен күрсәтмәвемне үтенделәр, "тынычлап пенсиягә чыгасы бар бит әле” диделәр.

 

 Шәһәр укытучысы:

 

– Мин – завуч, берничә сәгать дәресем дә бар. Министрның: “Сынаулар аша узмаган укытучылар белән саубуллашачакбыз”, – дигән сүзләрен еш ишетергә туры килә. Трибунадан "саубуллашачакбыз”, – дип әйтүе җайлыдыр ул. Ә өч мең хезмәт хакына эшләүче яшь укытучыга без нәрсә дип әйтергә тиеш? Хәзергә беренче булып алар үзләре саубуллаша – хәерчелеккә түзә алмыйлар. Быел безнең мәктәпкә алты яшь укытучы килгән иде. Канатланып, ялкынланып эшкә тотындылар. Тик хезмәт хакы алган көнне сөмсерләре коелды – 3-4 мең акча тоттырып чыгарганнар. Башта түзеп карадылар. Берничә ай узды. Хәзер: “Эш тапсак, шундук китәр идек”, – диләр. Табалар, ник тапмаска! Берсе ниндидер оешмага өстәмә эшкә йөри башлады, икенчесе вузда укыта. Инглиз телчесе фирмага тәрҗемәче булып урнашкан. Бетте, димәк болары да мәктәпкә бүтән әйләнеп кайтмаска дип китәчәкләр.

 

Бездә урта буын һәм өлкән яшьтәге укытучылар гына калып бара. Мәктәптә кайсы 25-30 ел эшләгән, 40 ел стажы булган укытучылар да бар. Хәзер шуларны компьютердагы тестлар белән тикшергән булып, башларын катыралар. Компьютерның үзен тикшерерлек кешеләр бит инде алар! Кайберсе гарьләнеп: “Ник кирәк соң бу миңа, мин пенсиядә инде!” – дип китә дә бара. Ә бөтенесе берьюлы китеп барса, мәктәптә кем калыр?

 

Укытучының хезмәт хакы сизелерлек артмый торып, көчле, яшь белгечләрне мәктәпкә куып та кертеп булмаячак. Мәгарифтә дә алга китеш күзәтелмәячәк. Участок табибларының хезмәт хакы 30-40 меңгә кадәр күтәрелгәндә, нишләп укытучыныкын да арттырмадылар? Бик үпкәләп калдык. Укытучының хезмәте табибныкыннан әһәмиятсезрәк мени? Шуның кадәр хезмәт хакы түләсәләр, укытучы һөнәре үзеннән үзе иң абруйлыларның берсенә әверелер иде. Мәктәпкә вак иләк аша үткәреп, катгый конкурс белән генә эшкә алырлар иде. Әйтик, шул ук тестлар нәтиҗәләре буенча. Ә бүгенге хәерче, болай да нервысы беткән укытучыны ниндидер тестлар белән бимазалый башласалар, соңгы укытучыларның качып бетүе бар. Башта укытучының тамагын туйдырыгыз, өс-башын карагыз, аннары акылын тикшерерсез!

 

Мин дә берара мәктәптән китәргә җыенып йөргән идем. Ирем генә калырга күндерде: “Нишлисең, мәктәпне яратасың бит син!” – диде.

 

Тешемне кысып калдым. Ярый ла минем ирем шундый, күпчелек ирләр хатыннарының укытучы булуына түзеп тормый. Шуңа күрә укытучылар арасында аерылган хатыннар бик күп. Төне буе дәфтәр тикшергән, гел мәктәп, укучылар турында гына уйлап йөргән хатынга кем чыдасын? Шуңа күрә кайбер укытучылар мондый фикердә: “Хет идән юарга керсәң дә, җиңелрәктер ул. Юасың да кайтасың, башың буш.” Минемчә, бүген гади яшь укытучы кимендә 10-15 мең сум хезмәт хакы алырга тиеш. Тәҗрибәле, 10-15 ел стажлысы – 20-25 мең сум. Ә завучлар – 25-30 мең. Авыл укытучысы:

 

– Безне кая кусалар, шунда барабыз инде, чөнки җитәкчелек һәрвакыт хаклы. Теге мәзәктәге шикелле: “Беренче пункт – начальник һәрвакыт хаклы. Икенче пункт – риза булмасаң, беренче пунктны кара”. Мин, мәсәлән, шул мәзәккә таянып яшим, күпчелек хезмәттәшем дә шулай. Ниндидер тест тутырырга кушсалар, берсүзсез тутырырбыз. Хет мең төрле тест белән тикшерсеннәр, мин берсеннән дә курыкмыйм, чөнки үз көчемә, белемемә ышанам, фәндәге яңалыклар белән танышып барам. Мүкләнеп ятмыйм. Мине укучыларым да хөрмәт итә. Эштән генә кумасыннар һәм хезмәт хакын киметмәсеннәр. Авыл җирендә 7-8, 9-10 мең сум акча эшләп алучы тагын кем бар? Укытучы гына! Минем кулга 9 мең 300 сум акча керә.

 

Авыл өчен менә акча бит инде бу, мин зарланмыйм, җитеп бара. Шуннан өзмәсеннәр генә инде. Имеш, алга таба төрле укытучыны төрлечә бәяләп, хезмәт хакын да төрлечә бирәчәкләр икән, “йомшак” һәм “көчле” укытучыларга бүләчәкләр. Моның белән сак кыланырга кирәк, чөнки кайсыдыр укытучы бер яктан көчлерәк, ә кайсыдыр икенче яктан. Бөтенләй көчсез укытучы мәктәптә эшли алмый.

 

Бер коллектив эчендә һәркемнең эшен төрлечә бәяләп, төрлечә акча түләп булмыйдыр ул. Әйтик, безнең мәктәптә 35 хатын-кыз эшли. Бөтенесе дә шул ук эшне башкара, барыбыз да мәктәптә көне-төне балалар белән әвәрә киләбез. Бер үк эшне башкарган өчен берсенә – 15 мең сум, икенчесенә 5 мең сум биреп кара син – кара тавыш, чып-чын сугыш чыгачак бит!

 

Икенчедән, укытучының көчен нинди бизмәнгә куеп үлчиләр бит әле. Тесттагы сорауларга җавап биреп бетерә алмаса да, кайбер укытучылар менә дигән психолог, укучыларны тыңлата, фәнгә мәххәбәт уята белүче менә дигән укытучы. Минемчә, коллективктагы укытучыларның төп оклады нигездә бер чама булырга тиеш. Укучылары республика, бөтенрусия олимпиада-конкурсларда җиңгән укытучыларга ай саен өстәмә кызыксындыру чарасы түләсәләр комачау итмәс иде. Бу безгә тагын да яхшырак эшләргәдә этәргеч бирәчәк.


Лилия СӨНГАТУЛЛИНА
Татарстан яшьләре
№ 67 | 05.12.2009
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»