|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
09.12.2009 Бәйрәм
ЯҢА ЕЛ ТӨНЕНДӘ КУРЧАК МАҖАРАЛАРЫФилармония концерт залында "Татарстан – Яңа Гасыр" телевидениесе Яңа ел тамашасын төшерде. Тамашачылар аны 31нче декабрьдә күрә алачак. Чарада татар эстрадасының иң якты йолдызлары гына түгел, Россиянең әйдәп баручы сәясәтчеләре дә катнаша: Дмитрий Медведев, Владимир Путин, Минтимер Шәймиев... Хәтта Уитни Һьюстон һәм Филипп Киркоров Верка Сердючка белән берлектә татар көйләренә ияреп рәхәтләнеп күңел ача. "Искитәрлек, гаҗәеп концерт"
Җырчылар, телевидение алып баручылары, күпсанлы кунаклар һәм ...курчаклар катнашында гөрләп узган тамаша әнә шулай атала. Концерт чыннан да гаҗәеп булды. Беренчедән, конферансье. Концертны Салават Фәтхетдинов үзе, ә дөресрәге аның курчагы алып бара. Салават курчагының башка җырчылардан ничек итеп шаярып көлгәнен тагын кайда күрергә мөмкин? Икенчедән, җырчылар. Татар эстрадасының 50дән артык (!) йолдызы бер сәхнәдә чыгыш ясый. Һәм әлбәттә инде, VIP-шәхесләр. Россия һәм Татарстан президентлары, премьер-министр Путин һәм легендар Уитни Һьюстон – алар барысы да татарча сөйләшә.
Яңа ел төнендә сәясәткә урын юк
Сценарий авторларының берсе Замирә Гәрәева сүзләренчә, концертның телевизион версиясе 6 сәгатьтән ким булырга тиеш түгел. "Җырчылар гына 50 кеше. Ә бит җырлардан кала әле тагын шаярулар, әңгәмәләр бар... Кыскасы, Яңа ел төнендә безнең каналны кабызган кеше башка каналга күчмәячәк. Күңелле булачак!". Әйтик, Россия премьер-министры Владимир Путин Татарстан илбашы Минтимер Шәймиевкә Мәскәү Кремлендә ничек итеп Сабантуй үткәргәннәрен сөйли...
Дуңгыз гриппы бәйрәм ямен алмаячак!
Узып баручы елның төп геройлары, мөгаен, дуңгызлар. Бер генә төр хайванның да кешелек дөньясына шушының кадәр мәшәкать китергәне юктыр әле. Менә татар эстрадасы йолдызлары да дуңгызларны игътибарсыз калдырмады. "Без инде кемнәрне генә уйнамадык! – дип сөйли "Зө-Ләй-Лә" триосы җырчысы Ләйсән Мәхмутова. – Хәтерлим, моннан өч ел элек "Татарстан – Яңа Гасыр" телевидениесе "Шүрәле һәм башкалар" дигән мөзикл төшергән иде. Мин анда явыз Ялмавыз ролен башкардым. Ә бу юлы без өч дуңгыз баласы җырын җырлыйбыз...".
Сүз уңаеннан, дуңгыз темасын "Туган җир" тапшыруы алып баручысы Рамил Гарипов та читләтеп үтмәде. Яңа ел алдыннан ул әлеге хайваннар белән әңгәмә кора.
2010нчы – Тигр елы
Киләсе елның символыннан башка нинди бәйрәм булсын ди? Тигр сыйфатлары турында концертта конферансье уйлана, ә җырчы Зиннур аны барс белән чагыштырып үзенең хоккейлы хитын – "Ак Барс – чемпион!" җырын башкара.
"Декорацияләр турында аерым әйтәсе килә, – ди Замирә Гәрәева. – Җырчылар да, тамашачылар да, яшереп тормыйм, үзем дә сәхнәдәге гүзәллектән хәйран калдык. Егетләр чын мәгънәдә Кар патшалыгын тудыра алганнар. Ә Медведев, Путин, Шәймиев, Һьюстон һәм башка шәхесләрнең курчаклары, әйтерсең лә, тере кешеләр! Сүз дә юк, актерлар – үз эшләренең чын осталары". Сүз уңаеннан, бәйрәмдә берьюлы дүрт курчак театры катнаша: Казанның "Әкият" театры, шулай ук, Яр Чаллы, Әлмәт һәм Уфа коллективлары.
P.S. Вакыйгадан фоторепортажны ТНВ сайтында карарга мөмкин.
Илһам ВӘЛИЕВ |
Иң күп укылган
|