|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
03.05.2017 Милләт
Зөлфәт Зиннуров : "Президентыбыз милли киемнәр кияргә тиеш"Бүген, 3 майда, «Ләйсән сәйләннәре» милли кием коллекциясен күрсәтүгә багышланган матбугат конференциясе булды. Конференциядә татар язучысы, шагыйрь, күренекле җәмәгать һәм сәясәт эшлеклесе Разил Исмәгыйль улы Вәлиев, «Ләйсән сәйләннәре» милли кием коллекциясе җитәкчесе Ләйсән Хаҗиева, алып баручы, журналист Гөлназ Сәфәрова, татар җырчысы, радио һәм телевидениедә тапшырулар алып баручы Зөлфәт Зиннуров катнашты. «Мин милли рухлы гаиләдә үстем. Шуңа күрә миллилек минем аңга, күңелгә сеңгән. Хәзер милли киемнәр актуаль, әмма алар күбесенчә эстрадада кулланыла. Минем максатым — татар милли киемен гадәти тормышка да кертү. 15 майда «Ләйсән сәйләннәре» милли кием коллекциясен күрсәтәчәкбез. Тамашада Салават Миңнеханов, Гүзәлем, Алсу Әбелханова, Ләйсән Гыймаева һ.б. катнашыр дип көтелә», — дип белдерде Ләйсән Хаҗиева. Чыганак: Идел
--- |
Иң күп укылган
|