|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
24.04.2017 Мәдәният
5 ай буе әзерләнгән «Татар кызы 2017» бәйгесе финалында катнашучылар жюрины нәрсә белән гаҗәпләндергән? (ВИДЕО)Ижау каласында узган «Татар кызы 2017» матурлык бәйгесендә 10 сылу арасыннан Удмуртиянең иң гүзәл һәм уңган кызын сайладылар. Бәйгедә Татарстаннан һәм Башкортстаннан килгән катнашучылар да шактый иде. GONGTV спорт һәм музыка каналы һәм PIXELSOUND PRODUCTION продюсерлык үзәге генераль директоры һәм конкурсның төп иганәчесе Айдар Рәүфәт улы Шәймәрданов финалга әзерләнгән вакытта төрле мастер-класслар, артистлар катнашында иҗади очрашулар оештырып, зур һәм дәрәҗәле чараның программасын тагын да баетты. Дәрәҗәле тамашага Казаннан махсус рәвештә К. Тинчурин театры артисты, алып баручы Рөстәм Гайзуллин, PIXELSOUND PRODUCTION продюсерлык үзәге артистлары Иван Громов һәм Динар Шәймәрданов чакырулы иде. GONGTV спорт һәм музыка каналы биш айга якын әзерләнгән бәйгедән махсус репортаж тәкъдим итә.
Гөлшат МИНГАЗИЗОВА |
Иң күп укылган
|