поиск новостей
  • 19.03 "Ләйлә вә Мәҗнүн" Кариев театры, 18:30
  • 19.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.03 "Ут чәчәге" Кариев театры, 13:00
  • 20.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт" Тинчурин театры, 18:30
  • 21.03 "Анна Ахматова:Вакыт кайтавазы" Кариев театры, 13:00
  • 21.03 "Эх, алмагачлары!" Тинчурин театры, 18:30
  • 22.03 "Корт" Кариев театры, 18:30
  • 22.03 "Ай, былбылым!" Тинчурин театры, 18:30
  • 23.03 "Йосыф" Кариев театры, 18:00
  • 23.03 "Бәхетле көнем" Кариев театры, 13:00
  • 23.03 "Яратам! Бетте-китте!" Тинчурин театры, 17:00
  • 24.03 "Әлифба:Хәрефләр дөньясында" Кариев театры, 13:00
  • 24.03 "Мәдинә" Тинчурин театры, 17:00
  • 26.03 "Мио, минем Мио!" Кариев театры, 18:30
  • 26.03 "Җилкәнсезләр" Тинчурин театры 12:00 һәм 18:30
  • 27.03 "Гөлчәчәк" Кариев театры, 19:00
  • 27.03 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
Бүген кемнәр туган
  • 19 Март
  • Татьяна Водопьянова - дәүләт эшлеклесе
  • Камил Гайнуллин - актер
  • Ренат Вәлиуллин - дәүләт эшлеклесе
  • Илшат Вәлиулла - язучы
  • Гөлнур Корбанова - шагыйрә
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Кому требуется шпаклевка, обои, по городу Казани также Арск обращаться по тел +7 (917) 266-37-64.
  • Яр Чаллыда 2-бүлмәле фатир сатыла:Яңа шәһәр, 30 комплекс. Мәйданы 52 кв.м. Планировкасы әйбәт - распашонка. Җылы, яхшы хәлдә. Хуҗасы сата. Телефон:8-9631571216
  • Хәерле көн! "Салават Купере 2" торак комплексында бөтен унайлыклары булган 2 бүлмәле квартира арендага бирелә. 3 этажда. Өр-яңа ремонт, мебель. "Бәхетле" артында урнашкан. Тәртипле татар гаиләсе эзлибез. Йорт хайваннарсыз. Төп шарт: тәртип, чисталык, вакытында түләү. Риелторларсыз. Элемтәләр өчен телефон: 89534975861
  • Студентлар өчен өстәмә эш. 8-917-880-94-77
Архив
 
21.04.2017 Язмыш

"Тынычлап яшәр идем": 92 яшьлек әби улын юләрләр йортына озатырга ­тели

Газетабызның даими укучысы 92 яшьлек Кәримә әби (үз үтенече буенча исемен үзгәртеп язам) редакциябезгә ярдәм сорап шалтыратты. «Улымны хастаханәгә урнаштырырга булышыгыз әле! Түзәр чамам калмады», – дип башлады ул сүзен. Баласына бер-бер хәл булгандыр дисәм, әби, бер көн булса да тынычлап яшәр идем, дип, улын юләрләр йортына озатырга ­тели икән.

Баштарак Кәримә әбинең сүзләрен 92 яшьлек карчыкның көйсезләнүе, саташуы дип кенә кабул иттем, әмма шалтыратулар, зарлар кабатлана торды. Мондый очраклар турында беренче генә ишетүем түгел. Бер авылдаш апа улын җирләгәннән соң: «Аллага шөкер», – дигән иде. Гомер буе үзен кыйнап яшәгән улының бакыйлыкка күчүенә артык борчылмады. Кызганыч, үзе дә тынычлыкта озак яши алмады, улы вафатыннан соң берничә атнадан гүр иясе булды. Кәримә әбинең дә хәлләре мөшкел. Елый-елый, үз тормышын сөйли.

– Иремнән дә гомер буе рәхәт күрмәдем, кызу канлы иде. Хыянәт итте. Шуны белеп, тешемне кысып яшәдем. Бердәнбер улым да атасына охшаган. Эчми, тартмый, ә менә атасы каны үзенекен итә. Дөрес, хатыннар белән чуалмый бугай чуалуын, тик менә туздырырга, җикерергә булдыра, – ди әби. – Без улым белән икәү генә яшибез. Бөтен пенсиямне ул алып бара. Кушсам, ашарыма алып кайта, аерым пешерәбез. Тынычлык ярата. Өйдә чебен очкан тавыш та ишетелмәскә тиеш. Хәтта телевизорны да тавышын басып, сурәтен генә карыйм. Радионы да колакчыннар киеп тыңлыйм. Әгәр ачуын чыгарсаң, кычкыра-кычкыра, башын идәнгә бәрә-бәрә елый. Мин аңарда психик тайпылышлар бардыр дип уйлыйм. Кайчакта, үзе сизмәгәндә, боткасына тынычландыра торган дарулар да уып салам. Файдасы гына юк бугай. Ничек тә хастаханәгә урнаштырасы иде аны. Үзе бармый. Уколдан, ак халатлылардан курка. Бәлки, сәламәтлегенең начар икәнен күреп, инвалидлык та бирерләр иде үзенә. Киләчәктә яшәргә акчасы булыр иде ичмасам. Мин үлеп китсәм, бер тиенсез кала бит ул.
Укучыбыз сөйләвенчә, баштарак улы тыныч, сабыр булган. Өйләнгән, эшләгән. Тик менә әтисе үлгәннән соң, аны алыштырып куйганнармыни. Тиз кызып китүчәнгә әйләнгән, хатыны белән дә аерылышкан, эшеннән киткән.

– Мине картлар йортына куа. Синнән башка бер генә көн булса да тынычлап яшисе иде, ди. Мин исә, киресенчә, Аллаһыдан үземә тынычлык сорыйм. Кызганыч бала. Авыру инде ул. Шуңа миңа – әнисенә сүгенгәненә, кычкырганына рәнҗемим дә, – ди Кәримә әби.
Әңгәмәдәшемнең өендә булганыбыз, улын да күргәнебез бар. Психик тайпылышлы авыру буларак исәптә тормаган, карап торышка сәламәт кешене хастаханәгә илтеп ябу мөмкин дә, дөрес тә түгел, әлбәттә. Бу мәсьәләдә редакция хезмәткәрләре чарасыз.

Сүзен-сүзгә

Нияз хәзрәт Сабиров, Татарстан Диния нәзарәтенең пропаганда бүлеге җитәкчесе:

– Баланың киләчәктә игелеген күрер өчен, аңа тиешле тәрбия бирергә, Аллаһка мәхәббәт тәрбияләргә кирәк. Балалар үз чиратында әти-­әниләрен хөрмәт итәргә тиешләр, әниләрнең догаларыннан күп нәрсә тора. Әниләр балаларыннан риза булмаса, Аллаһы да ул балалардан риза булмый. Бала ул – әманәт. Һәр баланы Аллаһы бу дөньяга саф күңел белән китерә, ата-ананың бурычы – шул сафлыкны саклап калу, кечкенәдән сабыйга догалар өйрәтү, намазга бастыру, хәләл ризыклар белән генә тукландыру. Бала, губка кебек, бар нәрсәне сеңдерә. Балачагында күргән гамәлләр, әйтик, әти-әнисенең хәмер эчкәне, бәхәсләшүләре – барысы да киләчәк тормышында чагыла. Бу гаиләгә үзләре тирәсендәге мәчеттән бер хәзрәтне чакыртып әңгәмә уздырырга, вәгазьләр тыңларга киңәш итәм. Әби үзе дә намазларын, догаларын калдырмасын, Аллаһ барыбызга да тынычлык бирсен иде.

Элина Галиуллина, авыр хәлдә калган хатын-кызларга ярдәм итә торган «Умиление» кризис үзәге җитәкчесе:
– 92 яшенә җиткән әбинең бу рәвешле азапланып яшәве аяныч, әлбәттә. картлар йортына урнашса, бәлки аңа тынычрак булыр иде? Шулай ук социаль яклау бүлекләренә мөрәҗәгать итәргә, үзенә социаль хезмәткәр билгеләүне сорарга була. Төрле социаль үзәкләрдә, шул исәптән безнең кризис үзәгендә дә өлкән кешеләргә ярдәм итүче волонтерлар бар. Әгәр улының әнисенә карата мөнәсәбәте тагын да начарланса, полиция хезмәткәрләрен, табибларны чакыртырга була, әмма моны редакция хезмәкәткәрләре эшли алмый. Ә менә күршеләр тавыш ишетеп, тиешле хезмәтне китертә ала.

Люция Закирҗанова, психолог:
– Әлеге мәсьәләдә берьяклы гына җавап бирүе авыр. Мөгаен, бу гаиләдә мондый киеренке мөнәсәбәт күптәннән киләдер. Әни белән улы бер-берсенә түзеп яши. Һәрберсенең үз холкы, үз тайпылышлары. Әгәр бу ир-атка тавышлар, артык яктылык тискәре тәэсир итә икән, аның нерв белән бәйле авырулары булырга мөмкин. Гомумән, әнисенә дә, улына да психолог белән сөйләшергә, неврологка күренеп карарга киңәш итәр идем. Бу белгечләрдә бушлай да тикшеренергә була.
 


Эльвира МОЗАФФАР
Шәһри Казан
№ --- | 06.04.2017
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»