поиск новостей
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 08 Май
  • Сания Каюмова - актриса
  • Равил Рахмани - әдәбиятчы
  • Җәүдәт Гыйлманов - продюсер
  • Габдулла Кариев (1886-1920) - актер, режиссер
  • Азат Хөсәенов - композитор
  • Айсылу Галиева - журналист
  • Лилия Кадыйрова - журналист
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
Архив
 
20.04.2017 Милләт

Быелгы "Мин татарча сөйләшәм"нең ТУЛЫ ПРОГРАММАСЫ

26 апрель, сәгать 16:00дә Казан шәһәрендә «Мин татарча сөйләшәм” акциясенә нәтиҗәләр һәм гала-концерт узачак. Быелгы акция берничә чарадан тора: республика мәктәпләрендә бәйге уздыру, «Татар-дозор» квест-уены, «Тяжело с татарским» антипремиясен тапшыру, яшь архитекторларның арт-объекты, татарча стлизацияләнгән кием ярминкәсе һәм Бауман урамында гала-концерт үткәрү.

Татар-дозор
22 апрельдә “Мин татарча сөйләшәм!” акциясе кысаларында тугызынчы “Татар-дозор 2017” квест-уены уздырала.

Акциянең төп максаты – Татарстан Республикасында икетеллелек турындагы законның үтәлешен тикшерү, милли мирасны саклау, татар теленең даирәсен киңәйтү, укучыларның иҗадилыгын арттыру.

"Мин татарча сөйләшәм!" акциясе кысаларында үтүче квест үзенә күрә гражданлык инициативасын белдерү.

Маҗаралы уен быел тугызынчы тапкыр үткәрелә, катнашырга теләүчеләр саны елдан-ел арта бара. Быел, сайлау турыннан үтеп, Казанның һәм Татарстанның гомуми һәм профессиональ белем бирү йортларыннан, югары уку йортларыннан 50 команда катнаша.

Өч йөздән артык кеше, командаларга бүленеп, алдан билгеләнгән маршрут буенча йөреп, сәүдә нокталарында һәм кафеларда татар теленең кулланылышын тикшерәчәк.

Уенның программасы бик күп иҗади биремнәрдән тора. Алар татар телен популярлаштыру, татар символларын фотога төшерү - милли орнамент бизәкләре, татар хәрефләре, хаталы элмә такталарны, реклама баннерларын, юл күрсәткечләрен фотога төшерү һ.б. белән бәйле.
Командалар Казанның тарихи урыннарын үтеп төрле иҗади биремнәр эшләргә тиеш булачаклар (мәсәлән: флешмоб, шәһәрнең тарихына кагылышлы табышмакларга җавап бирү һ.б.). Һәр пункттагы бирем Казан тарихы һәм татар әдәбияты белән бәйле булачак - быелгы квест-уенның үзенчәлеге шунда: ул «DӘRDEMӘND» дип исемләнгән яңа кызыклы форматта узачак. ХХ гасыр башының бөек татар шагыйре, татар әдәбиятының классигы, җәмәгать эшлеклесе, меценат Закир Рәмиев (тәхәллүсе - Дәрдемәнд) тарихыбызда тирән эз калдырган шәхес. “Татар-дозор 2017” уенының икенче этабы нәкъ менә аның тормышы һәм иҗатына багышланачак.

Башлана – югары һәм урта белем бирү уку йортлары студентлары өчен сәгать 11:00дә, мәктәп, гимназия, лицей укучылары өчен - 13:00дә башланачак.

Квест җиңүчеләре 26 апрельдә “Мин татарча сөйләшәм!” акциясенең төп өлешендә бүләкләнәчәк.

«Тяжело с татарским» антипремиясе
Оештыручылар тарафыннан акция дәвамында кибетләр, сәүдә һәм сервис тармакларында татар телен инкарь иткән оешма исемлеклекләре төзелә.

Акция оешмаларның эшчәнлегенә уңай тәэсир итә. Мәсәлән, элекке елларда «Тяжело с татарским» дигән антипремиягә лаек булган оешмалар (Опера һәм балет театры сайты, Симфоник оркестры сайты һәм “Әкият” курчак театры сайты) татар телен кулланылышка кертте.
Быелгы премия лауреаты әлегә сер булып кала. Аның исеме гала-концерт вакытында билгеле булачак. Ел саен антипремия үз нәтиҗәләрен күрсәтә, оешмалар ике дәүләт телен дә файдаланып эш итә башлыйлар.



Яшь архитекторларның арт-объекты

“Мин татарча сөйләшәм!” акциясе кысаларында 26 апрель Бауман урамында яшь архитекторларның “Ә” арт-объекты тәкъдим ителәчәк.
Бер ай алдан яшь архитекторлар арасында “Ә” арт-объектын җитештерү буенча конкурс игълан ителде. 2016 елны Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетыннан студентлар беренче тапкыр татар кульязмасына багышланган архитектур формаларның урам күргәзмәсе ясаганнар иде. 2017нче елда «Ә» арт-объекты эскизларын эшләү архитектура факультеты өчен гамәли дәресләркысаларында үтте. “Qullar” студиясе әлеге конкурста җиңүченең “Ә” арт-объектны җитештерәчәк.

Гала-концерт
“Мин татарча сөйләшәм” акциясенең гала-концерты  26 нчы апрель (чәршәмбе) - Габдулла Тукай туган көнне узачак. Бу көнне 16:00 сәгатьтә Бауман урамында концерт кына түгел, ә яшь архитекторларның арт-объекты, төрле конкурслар, буклетлар һәм акция логотиплары ясалган ябыштыргычлар тарату һәм башка чаралар узачак.

Шулай ук Россиянең бүтән регионнарыннан да кунаклар - Башкортстанның татар һәм башкорт яшьләре, Марий-Эл һәм Удмуртия республикасыннан, Саратов, Ульяновск һәм Киров өлкәләреннән һ.б. шәһәрләрдән актив яшьләр килер дип көтелә.

Традиция буларак, "Мин татарча сөйләшәм!" концерт программасы быел да тере татар музыкасына һәм яшь башкаручыларга багышлана.
Акциянең музыкаль бизәлеше - лейбл Yummy Musicтан. K-Ru&Ittifaq, Илгиз Шәйхразиев, Оскар&C7C5, Рәдиф Кашапов, Зарина Вилданова һәм CheekLaWeek, Juna, Илүсә Хуҗина һәм Altan һ.б. ул көнне бер сәхнәдә чыгыш ясаячаклар. Шулай ук акция кысаларында тере музыка конкурсы да үткәрелгән иде. Аның нәтиҗәләре буенча инде үз тамашачысын табарга өлгергән  Адилә Загидуллина, Рамилә Галәүтдинова һәм Радик Мусин да чыгыш ясаячак.

"Мин татарча сөйләшәм!"акциясенең оештыручылары - ТРның фән һәм мәгариф министрлыгы, ТРның мәдәният министрлыгы, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты ярдәме белән - Бөтендөнья татар яшьләре форумы.
Партнерлар:
«Qullar” студиясе, “Түбәтәй” милли хәләл фастфуд челтәре
Акциясенең мәгълүмати партнерлары:
“ТНВ-Татарстан!” һәм “ТНВ-Планета” телерадиокомпаниясе, Мәгълүмати портал “Азатлык радиосы”, Мәгълүмати портал “Matbugat.ru”, “Татар радиосы”, Телеканал “TMTV”, “Болгар радиосы”, Мәгълүмати портал “Tatar today”.
Видеоанонс акции -  https://youtu.be/Blua5YKPGOQ
Казан татарча сөйләшә - https://youtu.be/mD2u2omJOBQ


---
Матбугат.ру
№ --- | 20.04.2017
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»