|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
14.04.2017 Мәдәният
Татар рухлы мастер-классКүптән түгел мәркәзебез Казанда татар теле укытучыларының “Туган тел” дип аталган Бөтенроссия мастер-класс конкурсы булып узды. Бу бик мәртәбәле һәм җитди конкурска Түбән Новгород өлкәсеннән дә укытучылар чакырулы иде. Мәктәп сайтына урнаштырылган материаллар буенча сайлап алу туры узды. Бу турда җиңүчеләр булып рус Пожары урта мәктәбенең Камка филиалы татар теле укытучысы Гөлнур Мангушева һәм Уразавыл мәктәбе укы- тучысы Мәрзия Харрясова җиңүчеләр дип табылды. Конкурс чыннан да бик җитди иде. Бу чарада Татарстаннан һәм Россиянең татарлар күпләп яши торган төбәкләреннән йөздән артык татар теле һәм әдәбияты укытучысы катнашты. Конкурсның беренче этабында 10 минутлык мастер-класс күрсәттек. Анда һәр укытучы үзенең иң яңа методикаларын кулланып, дәрес фрагментын бирде. Укучылар ролен конкурста катнашучы укыту- чылар үтәде. Ә жюри составында университет, институт галимнәре утырды. Шундый мәртәбәле жюри каршында эшләү бераз каушатты, әлбәттә. Ләкин без үз дәрес фраг- ментларыбызны матур итеп күрсәтә алдык дип уйлыйм. Икенче этап – милли костюм презентациясе иде. Бу этапны да уңышлы гына уздык. Мастер-класс һәм милли костюм буенча баллар куелды һәм шул баллар нәтиҗәсендә җиңүчеләр билгеләнде. Без өлкәбез данын лаеклы якладык һәм ике номинациядә дә дипломнарга лаек булдык. Аз гына булса да конкурс турында фикерләремне язып үтәсем килә. Башта уңай якларын билгеләп үтәм. Казан безнең өчен һәрвакыт белем-тәҗрибә чыганагы булып тора. Бу юлы да бик күп яңалыклар, белем алып кайттык, коллегалар белән аралашып, күңелдә җыелган уй-фикерләребез белән уртаклаштык. Казанда төбәкләрдән килгән татар укытучыларына зур ихтирам, хөрмәт белән карыйлар, һәрбер сорауга җавап бирергә, ярдәм итәргә тырышалар. Үз өлкәбездә күрмәгән игътибарны һәрвакыт күрәбез без анда. Шуңа күрә оештыручыларга, безнең өчен янып-көеп йөргән хезмәткәрләргә зур рәхмәт. Аларның телебезне саклап үстерүгә юнәлтелгән хезмәтләре иң югары мактауга лаек. Мин язмамның башында ук конкурсның бик җитди икәнен искәрткән идем инде. Әйе, бу эшне башкарып чыгу бик зур көч таләп итте. Татарстаннан һәм төбәкләрдән килгән укытучыларны җитәкчеләре үзләрен генә чыгарып җибәрмәгән, һәрбересенең янында директорның укыту буенча урынбасары яисә мәгариф бүлеге белгече килгән иде. Алар үз укытучыларына һәрдаим ярдәм итеп тордылар. Безгә мондый игътибар турында хыялланырга гына әлегә. Мастер-классны әзерләгәндә дә методистлар укытучыларга зур ярдәм күрсәттеләр, алар безнең кебек “Нишлим икән?” дип аптырашып йөрмәделәр. Милли костюмга килгәндә дә шул ук хәл. Төбәкләрдән килгән укыту- чылар безнең кебек авыллар саен йөреп, йөзләрчә километр юл үтеп, костюм эзләп йөрмәгән, аларга аларны үз үлчәмнәре белән тектереп биргәннәр. Юл уңаеннан, миңа милли костюм биреп торган Бозлау клубы җитәкчеләренә һәм Спас районының мәдәният бүлеге белгече Гүзәлия Зиннәтуллинага зур рәхмәтләремне белдерәм. Тагын әйтәсе килгәнем шул. Мондый конкурсларда күбрәк яшь укытучыларыбыз катнашсын иде. Аларның көчләре дә, белемнәре дә күбрәк булырга тиеш бит. Тик нигәдер конкурсларда катнашуга эш килеп терәлгәч, моны өлкәнрәк кешеләргә йөкләргә тырышалар. (Монда татар теле турында гына сүз бармый). Мондый Бөтенроссия конкурсларына әзерләнгәндә укытучыларга ярдәм кирәк, үзеңә генә башкарып чыгу мөмкин түгел. Шуңа да ышанычлы терәкләре булган укытучылар гына мактаулы урыннар яулый ала. Туган телебезне саклап калу өстендә бергәләп эшләсәк кенә, ниндидер нәтиҗә булыр. Безгә барыбызга да киңәшләшеп, аралашып, бер-беребезгә ярдәм итеп яшәргә кирәк. Гөлнур МАНГУШЕВА,
--- |
Иң күп укылган
|