поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
03.12.2009 Язмыш

САЛИХ ТА СУГЫШТАН КАЙТТЫ...

Сарман районы, Сарсаз Тәкермән авылында яшәүче Гөлҗиһан апага быел көз Смоленск өлкәсенең Духовщина районы, Озерный поселогында гомер итүче Татьяна Самсоновадан түбәндәге хат килеп төште:

“Исәнмесез, Гөлҗиһан Хәсәншовна! Әлеге хатны сезгә таныш булмаган хатын  – Татьяна Александровна яза. Безнең туган авыл – Жилинщина район үзәге Белыйдан 7 чакрым ераклыкта. Нимесләрнең Мәскәүгә юллары турыдан-туры шушы тирәдән – Смоленск-Белый-Жилинщина-Ржев-Тверь-Калинин аша үтте. Бу юлларда коточкыч бәрелешләр барды. Безнең авылда артиллерия батареясы торды, хәрбиләрне фатирларга тараттылар. Безгә батарея капитаны В.Докучаев, лейтенант А.Ханкин һәм өлкән лейтенант Салих Шәехов урнашты. Мин ул чакта өч яшьлек кечкенә кыз идем. Салих абыйны бик яхшы хәтерләүче апам да исән, аңа 84 яшь. Ул сезнең абыегыз һәлак булган  Жилинщина авылында гомер кичерә. Килә алсагыз, безнең якларга кунакка килегез, үз туганнарыбызны каршылаган шикелле бик шатланып каршы алырбыз, чөнки Салих безгә дә чит кеше түгел иде, гаиләбездә  аның якты истәлеген саклыйбыз. Әни белән апам минем Салих абыйны ничек яратканымны сөйлиләр иде. Батареядән кайткач, ул мине кулларына алып, бүлмә буйлап йөртә торган булган. Мин, өч яшьлек кыз, аңа: “Сине Вася абый кебек яратам”, – дип әйтәм икән. Вася  – минем абый, ул да сугышта, ул да – лейтенант иде. Әни, үз улы өчен кайгырган кебек, Салих абыйлар өчен дә бердәй  кайгыра иде.  Нимесләрне безнең тирәләрдән чигендергәч, үгезләр җигеп, мәетләрне арба-арба ташыдылар. Вакытлыча күмелгән җирләрне дә ачып, барысын бергә уртак кабергә күмделәр. 1955 елда монда  бронзадан солдат һәйкәле куелды. 1932 солдат арасында Сезнең абыегызның да исеме бар. Минем Вася абыем да сугыштан кайтмады. “Хәбәрсез югалды” дигән язу гына килде. Әни, бичаракаем, үлгәнче аны көтте”.

 

Сугышка китеп, хәбәрсез югалган абыйсы турында 67 ел буе берни  белми яшәгән Гөлҗиһан апага, бер карасаң, шатлыклы да, икенче яктан, бик моңсу да яңалык әнә шулай килеп иреште.

 

Татьяна Самсонова Гөлҗиһан апаны ничек таба алган соң? Сугышта хәбәрсез югалган Вася абыйлары турында бернинди мәгълүмат таба алмыйча газапланулары Татьяна Александровнаны уйга сала: “Үз абыем шикелле якын күргән Салих абыйны да, бәлки, кайдадыр газиз якыннары эзлидер, көтәдер?! Аның кай җирләрдә сугышып йөргәнен, үлгән урынын беләләр микән?” 

 

Шуннан соң Татьяна Самсонова Салих Шәеховның туганнарын эзләргә тотынган. Интернетны яхшы белә торган балалары да ярдәмгә килгән. Бергәләшеп “Мемориал” сайтына юлыкканнар. Әлеге сайт  Русия президентының “Ватанны саклаганда һәлак булганнарның истәлеген мәңгеләштерү турында” карары нигезендә Саклану министрлыгы тарафыннан оештырылган. Монда сугышта катнашкан, һәлак булган һәр кеше турында мәгълүмат тупланган. 

 

Менә шушы “Мемориал” аша Татьяна Александровна һәм аның балалары лейтенант Салих Шәеховның Сарсаз Тәкермән авылыннан  чыгуын, Ворошилов исемендәге хәрби комиссариат тарафыннан сугышка алынуын һәм хәбәрсез югалуы турындагы мәгълүматны табып укыйлар. 

 

“Хәбәрсез югалмады Салих! Батырларча һәлак булды, аны үз кулларыбыз белән күмдек!” – дигән хәбәрне җиткерер өчен Татьяна Александровна Казанның  “Ватан” дигән төбәкара мәгълүмати-эзләү үзәгенә чылтырата, Салихның туганнарын табарга ярдәм итүләрен сорый. Әлеге үзәк  хезмәткәрләре исә Сарман районының Сарсаз Тәкермән авылыннан Салих Шәеховның бертуган сеңлесе Гөлҗиһан апаны бик тиз арада эзләп табалар.  

 

“Абыемның кабере табылганын ишеткәч, ниләр уйларга да белмәдем, – ди Гөлҗиһан апа. – Аннан военкоматка киттем. Тизрәк юлга чыгарга ашкындым. Военкомат, юлга тиешле документларны биреп, хәерле юллар теләп, озатып калды. Мәрхүм ирем Нәкыйпнең туганы Рәйхана белән чыгып киттек. Казан-Смоленск поезды белән бер тәүлек бардык”. 

 

Смоленскида Гөлҗиһан апаларны теге хатны язган Татьяна Александровнаның якыннары каршы алган. “Урыс халкы белән гомеремдә әллә ни аралашканым юк иде, – дип сөйли Гөлҗиһан апа, – алардан да яхшы кеше юк икән, дип кайттым.” 

 

Жилинщина бүген ике-өч кенә йортлык авыл икән. Сугыш вакытында, аннан соң да халыкның кайсысы кая китеп беткән. Күпләрнең йортлары җимерелгәч, янәдән күтәреп тормаганнар. Бәрелешләрдән соң мәетләр белән түшәлеп калган җирләрне хәзер Үлем даласы дип йөртәләр, шуңа күрә монда кайтып яшәргә ашкынып торучылар да юк. Гөлҗиһан апаларны 84 яшьләр тирәсендәге әби, аның улы, килене каршы алган. Авылда алардан башка кеше яшәми икән. Ни хикмәт – сугыш чорындагы йорт һаман исән, бүгенгәчә шунда яшәп яталар. “Салих менә шушында йоклый иде дип күрсәткәч, йөрәгем өзелмичә ничек чыдагандыр”, – дип сөйли Гөлҗиһан апа. 

 

Кочаклашып-күрешеп,  озак кына  елашканнан соң, марҗа әби сугыш чорында ниләр булганын сөйләгән. Кунакларны каршылаган  бу әби –   Салих торган йорттагы хуҗаларның кызы. Аңа ул чагында 17 яшь булган. 

 

“Ашап-эчеп, бераз ял иткәннән соң, абый күмелгән җиргә киттек, – дип сөйли Гөлҗиһан апа. – Әйләнә-тирәдә бер җан әсәре күренми. Җире сазлыклы, урыны-урыны белән сулар җыелып тора. Барып җиткәнче, бер йорт әсәре күренмәде. Кан аккан, мәет белән тулы җиргә йорт салмаганнардыр инде. Атлый торгач, агачлыкка барып җиттек. Шунда кергәч, зур алан күренде. Ә анда – челтәр койма белән әйләндереп алынган каберлекләр. Кулына автомат тоткан солдат һәйкәле тора. Каберлек өсләренә күп итеп чәчәкләр, веноклар куелган. Каберлекләрне безне каршы алган карчык, аның улы, килене карап, тәртиптә тота икән. Исләребез китте: ник бер чүп әсәре булсын! Шулай итеп, абыем турында гомерем буе берни белмичә яшәп, ниһаять, аның күмелгән урынын булса да барып кочакладым. Күңелем тулып еладым. Әнкәебезнең кабер туфрагын да үзем белән алып барган идем,  аны Салих абый күмелгән җиргә салдым." 

 

1942 елның июль ае... Бомба ташлап, өйләр биеклегеннән генә самолетлар оча, танклар гөрселди,  автоматтан ата-ана мотоукчылар   килә... Алар үз юлларындагы бөтен нәрсәне җимереп барган. 

 

Атыш, бомбага тоту бераз тынгач, авыл кешеләре җир өстенә чыкканнар. Салихның җансыз гәүдәсен  аларны фатирга керткән апа күреп алган.  Чит якларның чит бер хатыны, үз улыдай якын күргән  татар егетенең җансыз гәүдәсен кочаклап, әрнеп-әрнеп  елаган... 

 

...Сугышка кадәр  үзләренең  авылларыннан ары җиргә чыкмаган татар балалары – гайрәтле ирләр, сөлектәй егетләр сугышка  киткәннәр дә, юк булганнар. Яу кырларында күпме Хәмзә, Гомәр, Рамазаннар, Риза, Назыйф, Фәйзрахманнарның сөякләре ята. Сарман районының Сарсаз Тәкермән авылыннан  26 яшьлек укытучы егете Салих та – шулар арасында. Гөлҗиһан апа сөйли: “Минем  абый Алабугада укытучылыкка укыды. Институттан соң, Сарманда эшли иде. Аннан фин сугышы чыкты. Абыйны армиягә  алдылар. Герман белән сугыш башланды. Ул шуннан кайтмады инде. Әткәй дә Смоленск тирәсендә булган, ул да юк. Абый сугышка алданрак китте, аннан әтине алдылар.Салих абый безгә бик ярдәм итте, акчалар җибәреп торды. Командир булгач, аларга биргәннәрдер инде. Абый үлгәч, Мәскәү банкыннан да чылтыратып әйттеләр – әни исеменә дә акча салган булган. Ул акчаларны да кайтарта алдык.  Янгын чыгып, бик нык яндык та бит әле. Берниебез дә калмады. Шулчакта Салих абыйның безгә җибәргән акчасы өй салырга ярдәм итте. Абый велосипед алган иде, Сарманга эшкә шуның белән  йөрде. Киткәч, әнкәй аны өй түбәсенә менгереп куйган иде, үзе кайтканчы торсын, дип. Әни бик елады, Салихымның велосипеды янды, кайткач, ни белән йөрер инде, дип. Әти белән абыйны әнкәй көтә-көтә яшәде. 1968 елда вафат булды”.

 

Жилинщинада Гөлҗиһан апалар  дүрт кич кунганнар. “Марҗа әби сөйли дә сөйли, без елыйбыз. Киләсе елга да, килегез, дип чакырып калдылар. Белмим инде, барып булырмы-юкмы” – диде ул. 


Рәйханә МИРСӘЕТОВА
Татарстан яшьләре
№ 66 | 03.12.2009
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»