|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
04.05.2008 Шоу-бизнес
ҖЫРЛАМА, ЛӘЙЛӘ!Соңгы вакытта үз тирәсендә сүз куертучы, үзләрен таныту өчен әллә ниләр уйлап табучылар артып китте. Үз тирәләренә танылган шәхесләрне туплап та популярлык яулап йөриләр. Әле күптән түгел генә Ләйлә Дәүләтованың концертын караганнан соң туды бу фикер. Хәер, ул әллә концерт, әллә тамаша, әллә иҗат кичәсе булды шунда – аңламадым. Тамашачы да нәрсә караганын аңламады бугай. Радио-телевизордан әйләнгән саен яңгырап торган реклама шәп иде. Алып баручылар Айдар Галимов белән Фидан Гафаров булачагын әйтү генә дә ни тора! Халыкның легендар Фиданны карарга агылып киләчәгенә шикләнәсе дә юк. Зал шыгрым булачак дип фаразлаулар чынга ашты: концерт карарга теләүчеләр “Уникс” залына сыймыча, Ләйлә шул ук көнне көндезгә дә тамаша вакытын билгеләде. Миңа бу концертның көндезге вариантын күрергә насыйп булды.Шигырьләр белән үрелеп барган концертта Ләйлә Дәүләтова җырлап җибәргәч, тамашаның яме китте. Залны күзәтәм. Янымда утырган урта яшьләрдәге апа авызын кулы белән томалабрак, гаепле кеше сыман: “Җырлый белми инде анысы, белми, - дип әйтеп куйды. - Фиданны күрергә килгән идем мин”. Бу бер тамашачы фикере генә түгел. “Ник җырлый инде?!” – дигән сүзне шактый ишетергә туры килде. Хәер, бу сүзләрне моңа кадәр дә шактый ишетергә өлгергән Ләйлә бу концертында да җырлаячагын яшереп тормады. “Сүксәләр дә, сүкмәсәләр дә җырлаячакмын, чөнки җырчы булу – минем электән килгән хыялым”, - дип “куркытып” куйды. Ә концертында бу хакта сорау биргән тамашачыларга: “Минем урыным шигърият дөньясында”, - дип җавап бирде. Урынын үзе бераз чамалый икән тагы. Аннан килеп, җырчыларның да үзләре генә белә торган эчке кагыйдәләре бар бит, шуңа күрә шагыйрьләрнең анда буталып йөрүе кирәкми. Фонограммага җырлау өчен дә зур осталык кирәк, мәсәлән. Шигырь сөйләргә чыккан саен кием алыштырган Ләйләбез исә бу кагыйдәләрне әллә онытып җибәрде, әллә артык дулкынланып китте. Костюмын җайлап маташканда, Әлфия Авзалова әйтмешли, “җыр тегермәне” Ләйләнең катнашыннан, аның җырлавыннан гына башка әйләнә бирде. Микрофонны авызга китерү дә онытылды. Бу вакытта кием мөһимрәк иде бугай. Халык нишләсен инде. “Әй, фонограмма икән”, - дип авыр сулап куярга гына мәҗбүр булды. Тамашачы бит аңгыра түгел, барысын да күреп тора. Ә менә сәхнәдә күптәннән күренмәгән Хәмдүнә Тимергалиеваны тамашачы алкышларга күмде. Сагынганнар җырчыбызны. Халыкның кул чабуыннан да кемгә нинди бәя бирүен аңларга мөмкин. Кайвакытта спектакльдә дә алкышлар күбрәк төп геройга түгел, ә рольне яхшы уйнаучыга була бит. Бер сәгатьтән тәнәфескә чыккан тамашачының канәгатьсезлеге йөзенә чыккан иде. “Бик тиз төгәлли болар. Биштә булачак концертка өлгермибез дип куркалардыр”, - дип сөйләнделәр. Концерт ахырында Ләйлә Дәүләтова үзе дә: “Концертка килүегез өчен рәхмәт. Моны репетиция дип әйтемме инде?!” - дип ычкындырды. Кызык, хәзер тамашачы 300-400 сум түләп репетиция карарга тиеш микәнни? “Тимәгез инде аңа. Җырласын, бәйләнмәгез”, - ди Ләйләнең бер танышы. Тимибез. Шигырь язсын. Аның иҗат иткән җырларын башкарсыннар. Әмма җырламасын инде. Бер җырчыга да: “Бер үк сөйли күрмәгез, җырлагыз гына. Сандугач сайрарга тиеш”, - дип әйтелгән тәнкыйть сүзе ярап куйды бит. Хәзер ул сөйләми диярлек. Тәнкыйть – кирәкле шәйдер, дип Тукай тикмәгә генә әйтмәгәндер. Һәркем үз урынын белеп, “күпкырлы” таланты арасыннан берәгәйлесен, затлысын гына күрсәтергә тиештер.
Лилия ЗАРИФ |
Иң күп укылган
|