• 28.03 Айгөл Сагынбаева. Филармония. 18.30
  • 28.03 "Шәй-бу! Шай-бу! премьера. Кариев тетары. 18.00
  • 29.03 "Шәй-бу! Шай-бу! премьера. Кариев театры. 18.30
  • 30.03 Әнвәр Нургалиев "Бәхет сере". УНИКС. 14:00
  • 01.04-02.04 Зинира һәм Ризат Рамазановлар концерты. Филармония. 18:30
  • 01.04-02.04 Данир Сабиров концерты. УНИКС. 18:30
  • 06.04 Сиринә Зәйнетдинова һәм Рөстәм Насыйбуллин концерты. Филармония. 18.00
  • 11.04 Булат Нигъмәтуллин концерты. Филармония. 18:30
  • 13.04 Дуслык күпере. Пирамида. 17:00
  • 17.04 "Мунча ташы" театры. Филармония. 18:30
Туган көннәр
  • 22 Март Сергей Погодин
  • 22 Март Ди-джей Радик
  • 22 Март Ләйсән Рәхимова
  • 22 Март Вадим Кешнер
  • 23 Март Ранил Нуриев
  • 24 Март Алексей Еременко
  • 24 Март Хәсән Сарьян (1930-1978)
  • 24 Март Эльнар Яркәев
  • 24 Март Венера Ганиева
  • 24 Март Рамай Юлдашев
  • Казанда Советский площадь янындарак уземэ снимать итэргэ бер булмэ эзлим. Вредный привычкаларым юк.Егет кеше. 21 яшь. Жду звонки от собственника, риелторы мимо.89083489977 Рамиль.
  • Сдаю посуточно 2 комнатную квартиру в Центре (2 тыс.) 89276766077
  • Массажистка эзлим мед образование белэн ойгэ килеп ясарга татар хатын кызы булсын тел.89178840723
  • Казанда Глушко урамында яна йорттан бер булмэ кызларга арендага бирэм. Яна холодильник, стиральная машинка, микроволновка. +79179361290 (ватсаптан языгыз яки шалтыратыгыз). Риэлтор тугел. 7000 мен сум
  • Муса Җәлилнең совет чорында чыккан шигырь җыентыкларын Казандагы музее китапханәсе өчен алабыз. тел. 8(843)238-50-48
  • Сатам болын печэне тубэ астында 89874227660
  • Сдаю 2 комн.квартиру на ул. Спартаковской 88Б,хороший ремонт,мебель,бытовая техника.т.89276766077
  • 1 булмэле фатир Жк Салават Куперендэ тэртипле гаилэгэ арендага бирелэ.собственник. 89509488227
  • Әлмәт шәһәрендә бер бүлмәле квартираны сдавать итәбез, кыйбат түгел 9274897219
  • Әлмәттә бер бүлмәле квартираны сдавать итәбез, мебель белән. 89274897219

 

 
Архив
 

28.03.2017 Шоу-бизнес

ИлГәрәй: Яз башы безгә көтелмәгән сынаулар алып килде

Җырчы ИлГәрәй олы кызы Адилә белән аллергиягә каршы дәваланып йөрүен тәмамлады. Ул табибларның салкын канлы булуларына шаккаткан. «Әйтерсең, алар табиб булып мәҗбүри эшләп утыралар. Дәваланучыларга ярдәм итү хисе бер дә белдермиләр. Барысыда түгел, әлбәттә, тик күбесе», - ди ИлГәрәй. Ләкин моның белән генә җырчының хастаханә сукмакларын таптау һәм андагы эшләүчеләргә шаккатуы бетмәгән.

- Март ае минем өчен бик катлаулы булып чыкты әле... Сәламәтлек ягыннан яз башы безгә көтелмәгән сынаулар әзерләгән дип тә әйтсәң була, - дип сөйләп китте “Матбугат.ру” хәбәрчесенә Илгәрәй, - Әнинең ике тапкыр кинәт кенә кан басымы бик югары менеп, хәле китте. Бу 4 көн эчендә булды... Без инде әни өчен бик борчылдык, курыктык. Шуңа курә болай гына калдырмаска булдык һәм тулы тикшеренү үтәр өчен хастахәнәгә юл тоттык. Шул вакытта мин табибларның шулкадәр битараф булуларына тагын бер кат инандым. Тик дөнья яхшы кешеләрсез түгел диләрме әле? Безгә дә бер бик яхшы табиб, үз эшенең белгече, остазы эләкте. Нәкь менә ул барысын да аңлатып, әнине тикшереп, сәбәпләрен бәйнә-бәйнә әйтеп бирде. Әни хастахәнәдә бер атна дәвамында бик яхшы дәвалану алды. Хәзер, Аллага шөкер, барысы да яхшы. 
 
Әмма сынаулар моның белән генә бетми. Илгәрәйнең нәни кызының өстәге теше шешә. Алдыртырга туры килгән. Тормыш иптәшенә дә бик каты салкын тигән. Моның белән дә бетми әле... 
 
- Үзем дә 10 көн дәвамында муен авыртуыннан дәваландым, - ди Илгәрәй, - “защемление шейного нерва” дигән диагноз куйдылар. Әле дә муеным авыртудан туктамый. Бик авырта һәм башыма бәрә. Боларның барысының да сәбәбе стресс, эш дип чабу, дөнья куу. Тик менә авырганда, якыннарың, балаларың авырганда бер әйбер дә кирәк түгел. Бары сәламәт булу кирәк. Әни бер атна дәвамында хастаханәдә яткач, шулай бер көнне без гаилә белән аның хәлен белеп кайтырга булдык. Аллага шөкер, гаиләм зур. Дәү әниләрен күреп кайтырлар дип, кызларыбызны да үзебез белән алдык. Балалар дәү әниләрен шулкадәр сагынганнар, күрәмсең. Бездән алдан сорау өстенә сорау биреп, бер атна эчендә булган хәл-әхвәлләрне сөйләп, яңа алган аяк киемнәрен күрсәтеп, бер-ике сикереп тә күрсәттеләр. Шул вакыт сакта торучы ханым безгә бик калын тавыш белән: “Заканчиваем посещение больных с детьми!” - дип кычкырды. Бу сүзләр турыдан-туры безгә атап әйтелгәнне аңладык. Чөнки балалар белән без генә идек. Әлбәттә, бу сүзләр күңелгә бик нык тиде. Тик сүз катышып тормадык. Әкрен генә киендек тә, хастахәнәдән чыгып киттек. Бик шаккатырлык хәл! Чөнки гомеремдә беренче тапкыр хастахәнәгә дәваланучының хәлен белергә балалар белән килергә ярамый икәнлеген ишетәм. Бар кешегә дә сәламәт булырга телим. Үз-үзегезне, якыннарыгызны саклагыз. Хастаханә сукмакларын таптарга язмасын! Язса да бары тик гаилә ишәю сәбәбе буенча гына булсын!
 
 

Эльза ГАЗИЗОВА
Матбугат.ру
№ --- | 28.03.2017
Матбугат.ру печать

comments powered by HyperComments

Фикерләр

▲ Өскә

www.work-zilla.com

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
ТНВ
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Urazova.ru
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан Язучылар берлеге
Түгәрәк уен
Татарстан китап нәшрияты
RAFINA/D