поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
27.03.2017 Киңәш-табыш

Сыерчык ояң әзерме? (КИҢӘШЛӘР)

Җылы яклардан кошлар кайта. Ә кайткач нишләрләр? Элекке кебек, оя ясап каршы алучылар саны сирәгәя бара. Таш калада алар күпме генә тырышса да, үзенә оя корырлык агач таба алмый инде. Шул ук вакытта кайберсенә әзер “йорт” кирәклеген дә онытмыйк. Кошлар өчен ясалма оялар беренче тапкыр нәкъ менә безнең илдә барлыкка килгән.

Данлыклы сәяхәтче Петр Симон Паллас Русия крестьяннарының сыерчыклар өчен агач кайрысыннан цилиндр рәвешендә оя ясавы турында үзенең сәяхәтнамәләрендә дә яза.

Без, гадәттә, кош ояларын язгы чорда куярга кирәк дип уйлыйбыз. Орнитологлар исә бу эшне елның теләсә кайсы фасылында башкарырга киңәш итә. Иң яхшысы — көзге чорда элү икән. Нәрсәдән ясарга? Кошлар артык купшы “өй”ләрне яратып бетерми икән. Оялары 2-2,5 см калынлыктагы кипкән тактадан эшләнгән булса яхшы. Иң мөһиме: тактаның эчке ягы шомартылмаган булырга тиеш. Ә менә картон, фанер, пластмассадан кош оясы ясарга ярамый. Бу материаллар тавыш үткәрүчән, салкын көннәрдә ояда салкын, бик эссе вакытта артык кызу булачак. Мондый ояларның эчке ягы кош тырнаклары өчен уңайлы түгел. Алар өчен кытыршы өслек кирәк.

“Өй”нең зурлыгы да әһәмиятле. Ояның биеклеге 35 сантиметрдан ким булмаска, киңлеге — 20 см, “ишеге”нең диаметры 5 см итеп ясалырга тиеш. Дөрес, мондый ояга, сыерчыктан тыш, чуар тукран яки яр карлыгачы да төпләнергә мөмкин. Ә менә кечерәк итеп ясалган очракта, анда песнәк, чебенче (мухоловка), чыпчык кебек кошлар ияләшүчән була. Элүнең — үз тәртибе Гадәттә, ояларны теләсә кайсы урынга эләргә ярый дип уйлыйбыз. Алай түгел. Баксаң, кошлар үзләренә куыш эзләгәндә кешеләргә караганда да таләпчәнрәк. Кеше һәм машиналар күп йөри торган җиргә урнаштырылган ояны да яратмыйлар.

Кошлар тыныч урынны үз итә. Кош оясын артык түбән һәм артык биек итеп тә эләргә ярамый. 2-3 метр биеклеккә генә эләсез икән, бала очырганда, мондый ояны песи сагалап торачак. Артык биек булса, баласын ашатканда, кошның өскә күтәрелгәндә хәле бетәчәк. Орнитологлар ояны 3-8 метр биеклеккә эләргә киңәш итә. Куе агачлар арасына оя кертеп кую башкарган эшне юкка чыгару гына булачак. Аны ялгызы торган агачка, кояш төшә торган җиргә эләргә кирәк.

Моннан тыш, ояны төньякка яки төньяк-көнчыгышка каратып элү дә дөрес түгел. Бу яктан салкын җил исеп торачак. Шуңа күрә кошлар көньякка, көнчыгышка карап торганына өстенлек бирә. Орнитологлар сыерчык оясын агачка йомшак тимерчыбык белән яхшылап бәйләргә киңәш итә. Ояны бераз гына алга авыштырырга тырышыгыз. Бу кар, яңгыр керүдән саклаячак. “Йорт”ларны бер-берсенә якын кую да дөрес түгел. Кошлар “тулай торак”тагы кебек өелеп яшәүне яратмый. Ояларның ераклыгы бер-берсеннән 30-40 метрдан ким булмасын. Ояларны буярга ярыймы?

Күңел җылыгызны биреп эшләгән оя кошларга озак хезмәт итсен дисәгез, тышкы ягын гына агач кәүсәсе кебек төсләргә буярга була. Ә менә башка төсләр кошларны куркытырга мөмкин. Кош оясын йорт тирәсенә, бакчаларга кую үзегез өчен дә файдалы булачак. “Канатлы дуслар”ыгыз бакчадагы корткыч­ларны чүпләячәк. Пар сыерчыклар чирек миллион корткычны юк итәргә сәләтле.

Шәһри Чаллы


---
Матбугат.ру
№ --- | 27.03.2017
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»