|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
17.03.2017 Тарих
Төрки халык тарихы КФУда бушлай укытылаКазан (Идел буе) федераль университетында төрки халыклар тарихын укырга 30 студент бушлай кабул ителә. Бу хакта КФУның татар халкы тарихы hәм мәдәнияте кафедрасы мөдире, тарих фәннәре докторы, профессор Искәндәр Гыйләҗев сөйләде. «Моннан берничә ел элек Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты Татарстан Президентына безнең бүлектә бушлай уку өчен 30 урын сорап хат язган иде, ди – И. Гыйләҗев. — Рөстәм Миңнеханов әлеге үтенечне канәгатьләндерде. Менә инде дүртенче ел шул юнәлештә эш алып барыла. Быел да университетка Россия төбәкләрендә, чит илләрдә яшәүче, халкыбыз тарихы белән кызыксынучы 30 милләттәшебезне бушлай белем алырга чакырабыз. Алар 4 ел эчендә бакалавр дәрәҗәсенә җитеп, диплом алып чыгачак, алга таба укырга теләүчеләр магистратурага керә ала». Хәзерге көндә бүлек составында ике кафедра эш алып бара – татар халкы тарихы кафедрасы (җитәкчесе – профессор Искәндәр Гыйләҗев) һәм төрки халыклар тарихы һәм мәдәнияте кафедрасы (җитәкчесе — доцент Камил Әхсанов.)
--- |
Иң күп укылган
|