09.03.2017 Шоу-бизнес
Салават белән Элвин Грей 8 Мартны ничек билгеләп үткән? (ФОТО, ВИДЕО)
Салават белән Элвин Грей, Фирдүс Тямаев белән Гүзәл Уразова һәм башка "йолдызлар" 8 мартны ничек билгеләп үтә? Intertat.ru электрон газетасы татар җырчыларының социаль челтәрләренә күзәтү ясаган.
Айгөл һәм Ришат Шәйхетдиновлар
Кайсы җырчы зарланып йөрде әле эстрадада акча эшләп булмый дип? Җырчы пар акчалардан котлау язган. Иң кыйммәтле котлау номинациясе булса, һичшиксез, болар беренче урын алыр иде. Без санаган буенча, ким дигәндә, идәндә 40 мең сум акча ята. Билгеле, Ришатның акчалары чындыр, "фантик" акчалар белән Айгөлнең күзенә төтен җибәрмәгәндер дип фикер йөртик.
Фирдүс Тямаев
Фирдүс Тямаев әллә ниләр уйлап чыгарып маташмаган. Хәтта "Фирдүстямаевча" кулларын алга куеп биеп тә күрсәтмәгән. Бер сыздырып җырлап кына котлаган.
8 март бэйрэме белэн!!!!
Публикация от @firdustamaev_official Мар 8 2017 в 1:48 PST
Гөлназ Солтанова
Гөлназ Солтановага кызы иртәнге аш әзерләгән. Әни кешегә шушыннан да зуррак бүләк булуы мөмкинме?
Сөмбел Билалова
Сөмбел Билалованың аккаунтына керүчеләргә сорау – Сөмбел Билалова матурракмы, чәчәкме? Безнең бу сорауга җавабыбыз билгеле, әмма сезнеке безгә кызыграк.
Гүзәл Уразова
Гүзәл Уразова табын артында котлый, тамашачыларының "таза-сау" булуларын тели. Аш бик тәмле күренә, әмма кызларның бер дә таза буласылары килмидер дигән фикер бар. Кемнең инде бәйрәм көнне тазарасы килсен?
Илсаф
ИлСаф – классик. Җырлавы буенча түгел, 8 мартта котлавы буенча. Ул илдәге 99,9 процент ирләр кебек, лалә чәчәкләре бүләк итәргә уйлаган.
Ләйсән Гыймаева – Булат Бәйрәмов
Җырчы пар ышанычлы ысул белән котлашкан. Акча да, чәчәк тә мөһим түгел, иң зур бүләк – яхшы мөнәсәбәтләр! Арзан да, рәхәт тә.
Марат Шайбаков
Марат Шайбаков үзенең видеокотлавында, традицион теләкләрдән тыш, кияүдә булмаганнарның кияүгә баруларын тели. "Без сездән башка тора алмыйбыз", ди Марат. Шик юк, Марат хак сүзләр әйтә.
Фәнис Җиһаншин
Кояш елмаюы йөзегездән, лаләләрнең матурлыгы күңелегездән, кошларның сайравы телегездән китмәсен дип сайрый Фәнис. Фотодан күренгәнчә, бу әйберләрнең барысы да Фәниснең үзендә бар.
Салават Фәтхетдинов
Салават хатын-кызларны үзе генә котларга курыккан. Котлауда ул бер ир белән. "Матур затларны, әниләрне, хатын-кызларны 8 Март белән тәбриклибез!" – дип, ул ирләр исеменнән котлый. Кулындагы букеты зур, аны үзенә биргәннәрме, кемгәдер бирергә җыенамы – билгесез.
Элвин Грей (Радик Юлъякшин)
"Самый шулай" җырчы авыл апасын котлый – өч кызыл розалы чәчәк букеты һәм кызыл тартма бүләк итә. Һич тә мондый бәхетне көтмәгән башкорт апасы сөенеченнән елап җибәрә. Әмма интернет кулланучылар Элвин Грейның бу адымын тиешенчә бәяләмәгән – "букетың бигрәк бәләкәй" дип, Элвинны саранлыкта гаепләгәннәр. Кем белә, алар кызыл тартма эчендә нәрсә икәнен белсәләр, бәлки, алай әйтмәсләр дә иде... Әмма башкорт апасы өчен иң мөһиме Элвин Грейның ҮЗЕ килеп котлавы икәне күренеп тора.