|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
06.03.2017 Ир белән хатын
Хатын янында, өскә авыр таш төшкән кебек, хәтта суларга авырАз да түгел, күп тә түгел, безнең тормыш коруыбызга да 20 ел вакыт үткән. Вак-төяк мәшәкатьләрне санамаганда бер-беребезне аңлап, дус-тату яшәдек. Арага җил кертергә тырышмадык, гайбәтләргә колак салмадык, бер-беребезгә ышанычыбызны югалтмадык. Артта калган бу бәхетле көннәрне сагынып сөйләргә генә инде. Хәзер мин үземне икенче дөнья кешесе, дип тоям. Бер ел элек хатынымны югарырак урынга утырттылар. «Кешене кресло боза», - дигәннәре шулдыр инде. Минем хатын да 180 градуска үзгәрде дә куйды. Акчасы минекенә караганда хәйранга күбәйде, йөртер өчен шофер белән машина да бирделәр. Үзен «королева» кебек тоеп, җирдә түгел күктә очып йөргәндәй канатлана. «Нигә борчыласын, андый бәхет сирәк эләгә, шатлан гына», -диләр танышлар. Медаль ике яклы шул. Бер ягы шома булса да, икенче ягы кытыршы. Минем хатын – директор ярдәмчесе. Матур яңгырый бит. Ул директор, ә мин гади эшче. Машинам булса да, шоферым юк, үзем йөртәм. Миңа ул кирәкми дә. Уеннан, чыннан да, уймак чыга икән. Үрмәкүч ятьмәсенә эләккән чебендәй хис итәм үземне. Сарык та исән, бүре дә тук булсын өчен нәрсә эшләргә икәнен генә белмим. Шушы яшеңдә яраткан хатының куып чыгарса, кая барырсың. Сөяркәләр – вакытлыча гына, җайларыннан гына тормасаң, акчаң да булмаса, кабул итәргә әзер тормыйлар. Кәүсәрия ШӘЙДУЛЛИНА, Туган як
--- |
Иң күп укылган
|