поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
05.03.2017 Әдәбият

“Тормыш авыр! Ә син түз, бала!” (Гөлнур Васыйлова шигырьләре)

Гөлнур Зариф кызы Васыйлова – Мамадыш районы Түбән Ушмы авылында туып-үскән, мәдәният хезмәткәре, дүрт китап авторы, Шәйхи Маннур исемендәге премия лауреаты. Бүген "Матбугат.ру" укучыларына Гөлнур Васыйлованың берничә шигырен тәкъдим итәбез.

Кемдер...

Кемдер мине ялгышлардан саклый,
Гел артымнан йөри сак кына.
Бик аз гына сизсә, шаян уйны – 
Төзәтергә диеп ашкына.
 
Тормышымда абынып китсәм, әгәр,
Кемдер ипләп кенә кул суза.
Юлларымда адаштырмас өчен
Караңгыда айлы юл сыза.
 
Мин ялгызым түгел – Иләһем ул!
Юлларымны якты итүче.
Кай тарафка таба атласам да,
Мине саклап, яклап йөртүче.
 
 
Кеше булып кал!
 
Гайрәтле тау, әйтче миңа,
Ничек синдәй горур калырга?
Вак җаннарны күрми, ишетмичә,
Зур эшләрдән кыя салырга?
 
Әйтче, ташкын! Сүзләр – ялкын.
Өтә җанны, телә бәгырьне.
Ничек кенә синдәй көчле булып, 
Ургып сүндерергә мәкерне.
 
Әй, адәми зат! Аңла шуны,
Табалмассың син башка  юлны.
Кеше булып кал син! Сабыр бул!
Гайрәтең һәм горурлыгың шул!
 
 
Якты уй
 
Якты уйлар, күздә нурлар
Йөзгә елмаю тула.
Кәеф күтәренкелеге 
Якты уйлардан тора.
Якты уйда – яхшы караш,
Сөенеч балкып тора.
 
Якты уй - уңыш чаткысы,
Дусларның якынлыгы.
Якты уйларда чагыла
Тормышның  яктылыгы.
Якты уйда – яхшы караш,
Сөенеч балкып тора.
 
 
Сүз
 
Сүз хәнҗәрен кирәкмәгән чакта,
Тартып алабыз да кыныннан.
“Дәшмәү – алтын”  гыйбәрәсен онытып,
Бик нык үкенәбез соңыннан.
 
Сүз бик көчле, йөрәк түрендәге,
Иң нечкә кылларны тибрәтә.
Җанны – тәнне айкап, йөрәкләрне
Ачу ялкынында көйрәтә.
 
Бәллүр кебек затлы, татлы сүзләр,
Туңган йөрәкләрне эретә.
Җылы сүзләр кирәк  безгә бары,
Татлы сүзләр мәңге сөйдертә.
 
 
Каенкаем
 
Каенкаем, син бик тыныч бүген -
Күзләремне алмый карыймын.
Күз тимәсен зифа буйларыңа,
Бик гүзәлгә сине саныймын.
 
Кичә генә әле бәргәләнеп,
Усал җилләрдән син  сакландың?
Нәфис гәүдәң аттың уңга – сулга,
Җаның куяр урын тапмадың.
 
Лепердәшеп яфрак – алкаларың,
Бүген серләшәләр үзара.
Баш очыңда нәни ябалдашың,
Батыраеп саллы сүз ала:
 
“Тормыш авыр! Ә син түз, бала!”
 

---
Матбугат.ру
№ --- | 05.03.2017
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»