|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
27.02.2017 Спорт
Камка батыры истәлегенә спартакиада үтте19 февральдә Сергач районы Камка авылы мәктәбе базасында моннан өч дистә еллар элек Әфган сугышында батырларча һәлак булган Марс Мангушевның якты истәлегенә багышлап һәм Ватанны яклаучылар көне уңаеннан традицион районара спартакиада оештырылды. Мәктәп укучылары һәм авыл яшьләре арасында үткәрелүче кышкы спартакиаданы быел Сергач районы администрациясенең яңа гына билгеләнгән мәгариф бүлеге җитәкчесе Ирина Курасова үз контроленә алды. Районара булган бу ярыш узуга берничә көн кала дигәндә, Ирина Борисовна оргкомитет утырышын уздырды. Биредә спартакиаданы югары дәрәҗәдә оештыру һәм үткәрү өчен һәр сорау җентекләп тикшерелде һәм өйрәнелде, төп максатны хәл итәр өчен аерым кешеләргә конкрет йөкләмәләр бирелде. Спартакиада көнне иртә белән үк Камка мәктәбе тирәсе махсус автобуслар белән тула башлады. Быел алар бигрәк күп иде, чөнки спартакиадада катнашырга нибары ике йөзгә якын кеше җыелды, шуларның 150се – спортчылар. Сергач районыннан Камка, Грибан, Шөбиле, Янау, Лопатин, Печә, Мөтеравыл, Ачка авыллары спортчылары, Сергач балалар спорт мәктәбе, балалар иҗаты үзәге һәм “Лидер” физкультура-сәламәтләндерү комплексы тәрбияләнүчеләре катнашты, Кызыл Октябрь районыннан Уразавыл, Чүмбәли, Яндавишча һәм Карга авыллары спортчылары, Спас районы Та¬тар Моклокасы мәктәбен яклап килгән Тукай, Моклока һәм Бозлау спорт яратучылары көч сынашты. Спартакиаданың тантаналы өлешендә егетләрне һәм кызларны өлкә татарлары автономиясенең башкарма директоры Рамил Салихҗанов, Сергач районы администрациясенең мәгариф бүлеге җитәкчесе Ирина Курасова, спорт һәм яшьләр бүлеге җитәкчесе Дмитрий Блаженов, рус Пожары мәктәбе директоры Ирина Лазарева, Камка мәктәбе директоры Рафаил Әбүбәкиров, авыл администрациясе башлыгы Мөнир Шәймәрданов, Марсның туганы Рафек Мангушев тәбрикләделәр, катнашучыларга уңышлар теләделәр. Укытучы-ветеран Дамир абый Башкуров Марсның сугышчан батырлыгы, биографиясе белән таныштырды. Байрак күтәрелеп, Россия гимны яңгыраганнан соң, мәктәп каршындагы Марс Мангушев истәлегенә булдырылган хәтер тактасына чәчәкләр куйдылар. Шуннан соң спортчылар һәм җанатарлар бәйге мәйданнарына юнәлде. Ярышлар волейбол, милли көрәш, шашка, шахмат, гер һәм чаңгы спорты, кул көрәше, өстәл теннисы, пневматик мылтыктан төз ату һәм автоматны вакытка сүтеп җыю кебек спорт төрләре буенча оештырылды. Һәр җирдә көрәш җитди һәм кызу барды, җанатарлар күп иде. Берүк вакытта мәктәпнең спорт залында старт алган во¬лейбол турнирында призлы урыннар түбәндәгечә бүленде - беренчедә Камка, икенчедә Яндавишча, өченчедә Уразавыл командалары. Бу төрдә җиңүче билгеләнгәч, Татар Моклокасы белән Камка кызлары командалары иптәшләрчә волейбол уйнадылар. Теннис өстәле артында сигез команда ярышты. Беренче урынны хуҗалар, икенчене Ачка теннисчылары, өченчене Уразавыл командасы яулады. Шашка һәм шахмат уеннары өчен аерым бер класс бирелгән иде. Шахмат яратучылар арасында өч призлы урын да Сергач балалар иҗаты үзәге командасыныкы. Шашка буенча ярышта алты команда арасыннан беренче урынны камкалылар алды. Икенче урында Татар Моклокасы, өченчедә Сергач командасы булды. Армспортта берничә дистә спортчы арасында камкалы Әхмәт Какушкин, ә гер күтәрүдә Камка егете Надир Мангушев җиңеп чыктылар. Автоматны сүтеп җыюда һәм төз атуда биш команда катнашты. Беренче урынны 57 очко җыеп хуҗалар яулады. Икенче һәм өченче урыннарны Татар Моклокасы һәм Янау командалары алды. Халыкның аеруча яраткан спорт төре - милли көрәш биш үлчәмдә барды. 40 килограммга хәтле авырлыкта тугыз көрәшче арасыннан беренче һәм өченче урыннарны Камка егетләре Азат һәм Сабир Орловлар алды, Никита Сидельников (Сергач) икенче булды. 2017 ел кышкы спартакиаданың абсолют батыры исеменә Грибан егете Илгиз Хафизов лаек булды. Егетләр белән беррәттән дистәгә якын кыз да келәмгә чыкты бу көнне. Әйтергә кирәк, спартакиада быел да зур оешканлык белән үтте. Призлы урыннар яулаучылар район спорт комитеты исеменнән грамоталар һәм медальләр белән бүләкләнде. Кичке сәгать бишләрдә генә спортчылар шат күңел белән өйләренә таралыштылар.
Румия ХАМЗИНА |
Иң күп укылган
|