поиск новостей
  • 19.03 "Ләйлә вә Мәҗнүн" Кариев театры, 18:30
  • 19.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.03 "Ут чәчәге" Кариев театры, 13:00
  • 20.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт" Тинчурин театры, 18:30
  • 21.03 "Анна Ахматова:Вакыт кайтавазы" Кариев театры, 13:00
  • 21.03 "Эх, алмагачлары!" Тинчурин театры, 18:30
  • 22.03 "Корт" Кариев театры, 18:30
  • 22.03 "Ай, былбылым!" Тинчурин театры, 18:30
  • 23.03 "Йосыф" Кариев театры, 18:00
  • 23.03 "Бәхетле көнем" Кариев театры, 13:00
  • 23.03 "Яратам! Бетте-китте!" Тинчурин театры, 17:00
  • 24.03 "Әлифба:Хәрефләр дөньясында" Кариев театры, 13:00
  • 24.03 "Мәдинә" Тинчурин театры, 17:00
  • 26.03 "Мио, минем Мио!" Кариев театры, 18:30
  • 26.03 "Җилкәнсезләр" Тинчурин театры 12:00 һәм 18:30
  • 27.03 "Гөлчәчәк" Кариев театры, 19:00
  • 27.03 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
Бүген кемнәр туган
  • 19 Март
  • Татьяна Водопьянова - дәүләт эшлеклесе
  • Камил Гайнуллин - актер
  • Ренат Вәлиуллин - дәүләт эшлеклесе
  • Илшат Вәлиулла - язучы
  • Гөлнур Корбанова - шагыйрә
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Кому требуется шпаклевка, обои, по городу Казани также Арск обращаться по тел +7 (917) 266-37-64.
  • Яр Чаллыда 2-бүлмәле фатир сатыла:Яңа шәһәр, 30 комплекс. Мәйданы 52 кв.м. Планировкасы әйбәт - распашонка. Җылы, яхшы хәлдә. Хуҗасы сата. Телефон:8-9631571216
  • Хәерле көн! "Салават Купере 2" торак комплексында бөтен унайлыклары булган 2 бүлмәле квартира арендага бирелә. 3 этажда. Өр-яңа ремонт, мебель. "Бәхетле" артында урнашкан. Тәртипле татар гаиләсе эзлибез. Йорт хайваннарсыз. Төп шарт: тәртип, чисталык, вакытында түләү. Риелторларсыз. Элемтәләр өчен телефон: 89534975861
  • Студентлар өчен өстәмә эш. 8-917-880-94-77
Архив
 
22.02.2017 Шоу-бизнес

"Ирем бит, аңа ышандым. Кая кул куярга кушсалар, шунда куйдым. Укып та карамадым"

"Ирек мәйданы" газетасында Илсөя Бәдретдинова һәм Илфак Шиһапов арасында килеп чыккан низаг турында язма чыкты. Берничә көн элек Илфак Шиһапов фикерен бирдек. Бүген - Илсөянекен.

Илсөя Бәдретдинова:

— Яшермим, Илфакны алиментка судка бирдем. Кулымда, ул 25 % алимент түләргә тиеш, дигән карар бар. Акча җитмәгәнлектән бит инде бу. Кайберәүләр, акчага туена алмады бу, дияр. Тик аны чит илдә ял итеп кайтырга сорамыйм бит, кулга бирмәсен, бала счетына күчерсен, интернетына, мәктәбенә түләсен... Мин үземне ашатырлык хәлдә. Әмма ул бит аның да баласы. 

Иҗатка килгәндә, хәзер 100 % җырлар да үземнеке. Әйе, “солянка”лар белән йөрдем. Керемнең 50 %ы — миңа, 50 % аңа, дигән шарт белән. Ә малай турында бер дә сүз юк. Бу улым белән миңа 50 % дигән сүз. Ул гел ниндидер килешү турында сөйли. Илфак минем продюсер икән, яңа җырлар, яңа клиплар булырга тиештер бит. Ә мин җырларны үзем сатып алам, бурычка батып клип төшерәм. “Җырларны үземә бирмәссең микән? Банкетларда җырлар кирәк. Ул — минем багажым, бернәрсәсез калдым. Аларны сатмыйм, берни эшләтмим”, — дидем. “Юк”, — диде. “Сат, бурычка акча табам”, — дидем. Булмады. “Башка артистларга бирәм”, — ди. Ә миңа сатарга да риза булмады. Күңелем тулган чак. 
 
Элек килешүгә лояль карадым. Ирем бит, аңа ышандым. Кая кул куярга кушсалар, шунда куйдым. Укып та карамадым. Кияүгә чыгарга тәкъдим итмәгәнен дә уйламадым. 13 ел яшәдек. Ул минем өчен идеал иде. Алайса: “Исемле продюсерга кияүгә чыкты. Ул Илсөяне кеше ясагач, монысы ташлап китте”, — диләр. Миңа хәтле Илфак продюсер түгел иде. Беренче җырларын ул миңа язды. Икебез дә авырлык белән күтәрелдек. Илфак турында башкалар начар сүз әйтсә дә, аларны туктатам. Яшермим, бик авыр. Ул әңгәмәләрендә: “Илсөя “почти” минем хатын кебек кеше инде”, —  ди. 13 ел буе бергә яшәгән кешегә, балаңның анасына, хатын кебек бернәрсә, дип ничек әйтеп була?! Әле тагын: “Ул минем өчен проект булды”, — ди. 20 яшьтән алып мине кулланган дигән сүз бит бу? Мин — проектмы? Ул минем әти дә, абыем, дустым, сөяркәм, ирем дә иде. Дусларым да булмады. Авылга да сирәк кайта идем. Бөтен дөньям Илфак булды. Бик матур яшәдек. Идеаль гаилә, дип уйлый идем.
 
Имеш, Татарстан, Башкортостанда мин йөрмәгән ир калмаган икән. Шуның өчен Илфак аерылган икән, дип сөйлиләр... Кеше фикеренә карамыйм, кемгәдер нидер исбат итәсем килми. Бер Ходаема таянам. Үземнең кем икәнемне беләм. Әмма 14 яшь тулып килә торган улым бар. Аның күзлегеннән карыйм да, бу — түбәнлек. Улым өчен авыр.  “Әни, бу дөресме?” — дип кайтып сорый. Балалар да әшәке. Ата-ана өйдә сөйләгәнне баласы мәктәпкә килеп әйтә. Тик һәрчак әтисен яклыйм. “Юк, авызыңны ачып сүз әйтәсе булма, дөрес сүзләр түгел”, — дим. Күпме түзәргә була?! Без аерылганга ике ел. Дөньяга чыгарасым килмәгән иде. Һаман тынычлык юк. Арыдым! Әйтерсең без генә аерылышкан. Улым белән мине тынычлыкта калдыруларын таләп итәм. Минем дә концертлар куясым бар. Мин бер кешегә дә зыян итмим бит. Илфак: “Ул законсыз концертлар оештыра. Алар булмас та әле”, —  ди. Ни сәбәпле булмаска тиеш? Инде өстәмә көннәргә билетлар сатыла. Тамашачының ни гаебе бар?! Илфак җырларын башкарсам, аңлар идем. Юк, алар — минем җырлар. Шунысын әйтәм: Илфакка ачуым да, үпкәм дә юк. Ни генә булса да, мин аңа рәхмәтлемен. Бала хакына, матур тормыш хакына. Бәлки, мин аның өчен проект булганмындыр. Тик мин аны өзелеп яраттым. 13 ел буе бик бәхетле идем. Ул төрле әңгәмәләрдә төрле җиргә яраткан кешесе янына баруын әйтә: әле Балтачка, әле Башкортостанга... Аның өчен шатмын. Ә минем сөйгән ярым юк. Кирәк тә түгел. Минем өзелеп сөйгән ярым иртән бутербродын тутыра да мәктәпкә китә. Бердәнберем, миннән ике башка зур, 42 нче үлчәмле аяк киеме кия. Мине хәзер бер кулы белән күтәреп йөртә ала. Ул — Илфак малае! 
 

Лилия ЙОСЫПОВА
Ирек мәйданы
№ --- | 22.02.2017
Ирек мәйданы печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»