поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
23.02.2017 Җәмгыять

Үткәнен белмәгәннең киләчәге юк

Бу мәкальне һәр кеше ишеткәне бардыр. Чыннан да шулай бит, гади мисал: кәүсәсез тамыр яши ала, ул хәтта яңа үсентеләр җибәрә, ә агачның тамырдан аерган өлеше нинди матур булса да, 1-2 көн үтүгә үк шиңәчәк. Шуны аңлаган әти-әниләр балаларын нәсел агачы – гаилә шәҗәрәсе белән таныштыралар, шушы максат белән кайбер мәктәпләрдә дәрестән тыш чаралар оештыралар.

Буыннар чылбырын саклауны кайгыртып, без дә балалар бакчасында кечерәк кенә музей бүлмәсе оештырырга булдык һәм 2011 елның март аенда башладык бу эшне.

Иң беренче булып хезмәттәшләребез ярдәмгә килде. Ә.Аймалетдинова, Р.Мусина, Ә.Ибраһимова, Н.Маликова, Ш.Айнетдинова, С.Абдулхаева, Г.Ахсянова, Р.Салахетдинова, М.Аллямов, М.Измайлова күпләп төрле-төрле көнкүреш әйберләре китерделәр. Шулар арасында самавырлар, каткыч, орчык, чүлмәк, утюг, бишек, тирмән ташы, чабата, чуеннар һ.б. бар иде. Ә Р.Аллямова фронттан килгән солдат хатларын тапшырды.

Безнең бу эшебездән авылдашлар да читтә калмады – Х.Сафиуллова, С.Якубова, Ә.Фәйзрахманова, Р.Фәйзрахманова, Г.Беляева, Ф.Ахсянова, Исхаковлар, Каюмовлар гаиләләре кием-салым, савыт- саба, кулдан тукылган сөлгеләр, бәйләгән шәлләр, подзорлар, хәтта сандык, урындык ише әйберләр китерделәр. Авылыбыз осталары ясаган тумбочка, буфетлар да бар.

Һәр крестьян өендә иң кирәкле җиһаз ап-ак мич булганны истә тотып, ата-аналар ярдәмгә килделәр. А.Халилуллин белән А.Калимуллин бер көн эчендә агачтан мич ясап куйдылар. Чаршау, кашагалар элеп, янына табагач, ухват, чуеннар да тезеп куйгач, аны чын мичтән аеруы да мөмкин түгел.

Шушы музейдагы әйберләргә карыйсың да, сокланып куясың – нинди авыр заманнарда яшәгәндә дә кешеләр үзләренә уңайлы, фай- далы, озак еллар хезмәт итәрлек әйберләр уйлап чыгарганнар. Шул ук самавырлар, утюглар, каткычлар, орчыклар – барысы да гади җир кешеләренең уйлап чыгару сәләтенә ия булуларын дәлилләп тора.

Бүгенге язмабызда телгә алынган һәр авылдашыбызга бик зур рәхмәтләребезне җиткерәбез һәм бүтәннәренә: “Бу иске әйберләр кирәкми инде дип, аларны чыгарып ташламагыз, музейга китерегез”, - дип мөрәҗәгать итәсебез килә. Шәхсән мин махсус башлаган дәфтәргә һәр әйберне һәм аны кем китергәнне терки барам. Безгә йөрүчеләр юк түгел, хәтта авылга килгән кунаклар да еш кына музее- бызны карап чыгалар.

Әйдәгез, үзебезнең үткәнгә битараф булмыйк, яшь буынны тәрбияләү эшенә бергәләп өлеш кертик. Без тәрбияләгән яшьләр кулында киләчәк булганын истә тотыйк.

Сания АДИЯТУЛЛИНА, Сафаҗай балалар бакчасы тәрбиячесе.
 


Сания АДИЯТУЛЛИНА
Туган як
№ --- | 22.02.2017
Туган як печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»