поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
19.02.2017 Ир белән хатын

Танышу өчен иң яхшы урын кайда?

Хатын-кызның чибәрлеге – көчле корал. Тик бүген матурлык белән генә ерак китеп булмый. Баксаң, ир-атлар тормыш йөген икәү бертигез итеп тартып бара алырлык хатын-кызларны эзли. Шуңа күрә гүзәл затларның тышкы кыяфәтенә генә түгел, аң-белем дәрәҗәсенә дә игътибар итәләр. Ә менә хатын-кызларга барыннан да бигрәк намуслы ир-атлар кирәк. Булачак тормыш иптәшен кайдан эзләргә, дигән сорауга да җавап тапканнар.

Бөтенроссия халык фикерен өйрәнү үзәге үткәргән сораштыру нәтиҗәсеннән күренгәнчә, гүзәл затларның иң яхшы сыйфаты – чи­бәрлек. Сораштыруда катнашкан һәр өч ир-атның берсе әнә шулай дигән. Икенче урында исә – акыл дә­рәҗәсе. Респондент­лар­ның 17 проценты әйтүенчә, аң-бе­лемле ха­тын-кызлар белән яшәү­нең өстен­лекле яклары күбрәк. Ир-атлар гү­зәл затларда эчкерсезлек һәм гаделлек (һәркайсы 15 процент) кебек сыйфатларны да хөрмәт итә икән. Шулай ук кешелеклелек, акыл­­лылык, тугрылык, хуҗалык алып бару һәм аңлый белү кебек сыйфатларны да еш телгә алганнар.

Белмәсәгез белегез: ир-атлар­ның нибары 1 процентына хатын-кызларда иркәлек, гадилек һәм тыңлаучанлык мө­һим. Сораштыруда катнашучы­лар­ның 12 проценты, гомумән, әле­ге сорауга ни дип җа­вап би­рергә дә белмә­гән. Болар – мөс­тә­кыйль яшәүне өстенрәк кү­рү­челәрдер, мөгаен. Белгечләр алдында  җавап тоткан  һәр сигез ир-атның  берсе  әйтүенчә,  алар хатын-кызны нәрсә өчендер ярата, тик бу хакта сүз белән әйтеп аңлатып бирә алмый.
 
Психолог Анетта Орлова сүз­ләренә караганда, мондый җавап­ларга әллә ни гаҗәпләнәсе юк. “Бүген мода бик нык үзгәрде. Элег­рәк ир-ат үзе янәшәсендә баш­ка­ларның күз явын алырлык чи­бәр хатын-кызны күрергә теләсә, хәзер күпчелек матур булу белән бер­рәт­тән, социаль яктан да уңышка иреш­кән гүзәл зат турында хыяллана. Ә моның өчен иң мөһиме – ха­тын-кызның акыллы булуы, әлбәттә. Шуңа күрә респондентлар аң-белем турында сүз кузгаткан да инде. Алар дус-ишләре алдында ха­тынының акыл дәрәҗәсе белән дә горурланырга тели”, – ди белгеч.

Хатын-кызларга исә намуслылык әһәмиятлерәк. Сораштыруда катнашучыларның 23 проценты шун­дый фикер белдергән. Ир-ат­ларда кешелеклелек һәм тугрылыкны да яраталар. Беренче унлыкта әдәплелек, кыюлык, хезмәт сөючән­лек, эшкә сәләтлелек, акыл һәм фикерле булу кебек сыйфатлар да бар. Ә менә иң сирәк телгә алынганнары арасында – чисталык, пөх­тәлек, түземлек, сәламәт­лек, эчкерсезлек, тәвәккәллек, гаделлек, яр­дәм­гә килергә әзер булу һәм тормышта нәрсә кирәк икәнен төгәл белү. Тик кайбер белгечләр әйтү­ен­чә, хатын-кызлар үзләренә нәрсә кирәк икә­нен төгәл белми.
 
“Сүздә гадел һәм кешелекле ир-атлар турында сөй­лиләр, ә чынбарлыкта исә каба­хәт кешеләргә тартылалар”, – ди бел­геч­ләр төр­кеме җи­тәк­чесе Константин Калачев. Аның фике­рен­чә, хатын-кыз­лар мактап телгә алган сый­фатларның барысын бер ир-атта тупласаң да, гүзәл затлар аның артыннан чабып йөр­мәячәк. “Чөнки хатын-кызлар өчен хыял һәм чынбарлык – икесе ике нәрсә. Алар бер төрле уйлый, тик капма-каршысын эшли”, – дигән белгеч. Шуңа күрә ир-атларга нәрсә киңәш итәргә дә белмәгәннәр. Нинди булсагыз, шундый булып калыгыз!

Танышу өчен иң яхшы урын кайда? Белгечләр бу сорауга да җа­вап табарга тырышкан. Илдә яшәү­че­ләр­нең яртысы әйтүенчә, булачак тормыш иптәшен дуслар, та­ныш-белешләр арасыннан эз­ләргә ки­рәк. Ни хикмәт, болай фикер йөр­тү­челәр елдан-ел бер үк дәрәҗәдә саклана икән. Танышу өчен тагын бер шәп урын – эш яки уку йорты. Өчен­че баскычта – ки­тапханә, спортзал кебек аерым бер кызыксынуга бәй­ле урыннар. Рес­пон­ден­т­ларның 18 проценты шулай дип җавап биргән. Соңгы бер­ничә елда сөйгән ярын концерт яки театрда эзләп табарга теләү­челәр дә арткан. 2013 елда андыйлар саны  9 процент булса, хә­зер 17 процентка җит­кән. Ни дисәң дә, аң-белем турында сүз кузгату юкка гына түгел. Кинотеатрда яки җәмә­гать транспортында бер күрү­дә гашыйк булу турында уйлап та йөр­мәгез. Сораштыруда катна­шу­­чы­ларның нибары 2 проценты мон­­дый мөмкинлек турында әйт­кән.


Эльвира ВӘЛИЕВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 17.02.2017
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»