19.02.2017 Мәдәният
Камал театры 23 февраль һәм 8 март бәйрәмнәренә үзенең спектакльләренә чакыра
Ватанны Саклаучылар һәм Халыкара Хатын-кызлар көннәре уңаеннан Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры казанлылар һәм шәһәр кунаклары өчен бүләк әзерләде – 23-26 февраль һәм 8 март көннәрендә театр тамашачыларга 9 спектакль тәкъдим итә. Афишага 111нче сезонның премьералары, төрле фестивальләрдә катнашкан спектакльләр һәм иң популяр спектакльләр кертелгән.
Афиша:
23 февраль. 18:00, Зур сәхнә – К.Тинчурин “Зәңгәр шәл”. Спектакль татар театрының символы һәм “визит карточкасы” булып тора. Пьеса 1926 елдан татар театры сәхнәсеннән төшми һәм тамашачының кызыксынуы аңа карата әлегәчә кимеми.
24 февраль, 12:00, Зур сәхнә – З.Хәким “Искән җилләр көенә”. Рамай исемле яшь егет турында романтик комедия. Мәхәббәт ничек туа? Чын хисләрне табу мөмкинме? Бу сорауларга тормыш бары үзе җавап бирер. Өметсез мәхәббәт хисен кичергән Рамай үзенең чын ир-егет булуын исбатлар өчен армиягә китеп бара.
24 февраль, 18:00, Зур сәхнә – Т.Миңнуллин “Диләфрүз- Remake”. Көннәрдән бер көнне авылның иң чибәр кызы Диләфрүзнең рәсеме төшкән “Рlауbоу” журналы егетләр кулына килеп эләгә...
24 февраль, 19:00, Кече сәхнә – Х.Туфан “Агыла да болыт агыла...” Премьера! Спектакльнең нигезендә - Хәсән Туфанның Новосибирск шәһәрендә сөргендә язылган шигырьләре һәм күренекле драматург Туфан Миңнуллинның шагыйрьнең тормыш юлы турында иҗат иткән биографик пьесасыннан эпизодлар. Шагыйрьнең әсәрләрендәге туган ягын, сөйгәнен, балаларын өзелеп сагыну хисләре спектакльнең төп темасын билгели. 12+
25 февраль, 12:00, Кече сәхнә – С.Юзеев “Хафалы биюләр”. Спектакль кешенең әхлакый сыйфатлары һәм ихтыяр көче темасын күтәрә. Сюжет беренче карашка гади күренә – игълан буенча чакырылган, бер-берсен бөтенләй диярлек белмәгән түрәләр өчен күңел ачулар оештыручы өч ир-ат чиновникларга, я бизнесменнарга, я политикларгадыр (төгәл генә әйтелми) мәҗлес оештыралар. Геройлар “профессияләренең” үзенчәлекләре, кино, хатын-кызлар турында гәп саталар. Соңрак аларга чакыру буенча килгән биюче (бәлки стриптиз биючедер) кыз да кушыла. Инсафлымы ул яки бозыкмы – безгә бу турыда билгесез.
25 февраль, 18:00, Зур сәхнә – Г.Камал “Банкрот”. Тапкыр “банкрот” Сираҗетдин ролендә – Татарстанның атказанган артисты Радик Бариев. Сатирик комедия 2014 елда “Алтын битлек” Милли театраль премиянең лонг-битенә кертелде.
26 февраль, 18:00, Зур сәхнә – Нәкый Исәнбәт, Саадала Ваннус “Хуҗа Насретдин”. Фәрит Бикчәнтәев куелышындагы 109 сезонның иң данлыклы премьерасы. Баш рольдә - Татарстанның атказанган артисты Фәнис Җиһанша.
8 март, 12:00, Кече сәхнә – С.Юзеев “Хафалы биюләр”.
8 март, 18:00, Зур сәхнә – З.Хәким “Бармы ришвәттән дәва?..” Премьера! Эшеннән куылган химия укытучысы Сәйфи ришвәткә каршы дару уйлап таба һәм аны үзе яшәгән районда гына түгел, бөтен дөнья буйлап таратырга уйлый. Әлеге яңалык район җитәкчеләренә аяз көндә яшен суккандай тәэсир итә...
Касса: (843)293-03-74.