поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
17.02.2017 Мәдәният

Камал театрының Әлмәт һәм Туймазы шәһәрләрендә гастрольләре уза (ФОТО)

2017 елның 14-17 апрелендә Әлмәт (Татарстан) һәм Туймазы (Башкортостан) шәһәрләрендә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының (Казан шәһәре) гастрольләре уза. Гастрольләр афишасында 5 спектакль, шулар арасында 3 премьера. Спектакльләргә билетларны бүгеннән үк Камал театры сайтының “Афиша-Гастрольләр” сәхифәсендә сатып алырга мөмкин. Ашыгыгыз, билетлар саны чикле!

Әлмәт, «Нефтьче» Мәдәният йортында

14 апрель, 19.00, И.Зәйниев “Көтәм сине...”.  «Көтәм сине...» спектаклендә вакыйгалар шәһәр хастаханәсендә бара. Драматург һәм режиссер Илгиз Зәйниев бала көтүче берничә пар үрнәгендә безнең җәмгыятьтәге бозыклык һәм гаделлек үрнәкләрен ачып бирә; “нәселебезне, халкыбызны, кешелекне дәвам итү хокукына ия булыр өчен кулыбыздан килгәнне эшләдекме без?” - дигән сорауга җавап эзли. 12+

15 апрель, 18.00, К.Тинчурин “Җилкәнсезләр”.  Әсәрдә сүз татар милләтенең инкыйлаб алды һәм инкыйлабтан соң сайлаган юлы хакында бара. Гасырлар буена төшенкелектә яшәгән халык иркенлек тою белән таркала, бердәмлеген югалта... 12+

16 апрель, 18.00, Т.Миңнуллин, “Гөргөри кияүләре”. Керәшен татарлары тормышы турында этнографик комедия җыр, музыка һәм биюләргә бай. Тамашачыларның иң яраткан спектакльләренең берсе булган әлеге әсәр – 20 елдан артык аншлаг белән бара. Спектакльнең режиссеры – Марсель Сәлимҗанов.  12+

Әлмәт, Татар дәүләт драма театры.

15 апрель, 12.00, Х.Туфан, Т.Миңнуллин “Агыла да болыт агыла”. Спектакльнең нигезендә - Хәсән Туфанның Новосибирск шәһәрендә сөргендә язылган шигырьләре һәм күренекле драматург Туфан Миңнуллинның шагыйрьнең тормыш юлы турында иҗат иткән биографик пьесасыннан эпизодлар. Шагыйрьнең әсәрләрендәге туган ягын, сөйгәнен, балаларын өзелеп сагыну хисләре спектакльнең төп темасын билгели. 12+

Туймазы, “Родина” Мәдәният йорты

17 апрель, 19.00, И.Зәйниев, “Бабайлар чуагы”. Әлеге лирик комедиядә татар сәхнәсенең барлык мэтрлары: Россиянең һәм Татарстанның артистлары Ринат Таҗетдинов, Әзһәр Шакиров, Равил Шәрәфиев, Россиянең атказанган, Татарстанның атказанган артистлары Наил Дунаев һәм Наилә Гәрәева катнашалар.


---
Камал театры
№ --- | 16.02.2017
Камал театры печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»